поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.11.2018 Милләт

Самарада татар рухы мәңге яшәячәк

Үткән гасырның егерменче елларында Самарада туган Фаикъ Хәйрулла улы ДАВЫДОВ татар халкының данлыклы әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен ишетеп һәм күреп белгән, шулар арасында үскән милләттәшебез иде. Ул күпләргә рус телле шагыйрь Владимир Мирный исеме астында таныш.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оешкач, соңрак “Бердәмлек” татар газетасы барлыкка килгәч, “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән шагыйрь аларның эшчәнлеге турында өлкә газеталарына да язып тора иде.
 
Быел Фаикъ Хәйрулла улына 93 яшь тулган булыр иде. Булыр иде генә шул, чөнки ул әле 2000 елда җитмеш биш яшендә вафат булды. Шагыйрь соңгы елларында ялгыз яшәгәнлектән, аның мәетен җирләү мәшәкатьләрен “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм хәбәрчесе Исхак Апанаев (икесе дә мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын) үз өсләренә алып, Юзовская урамындагы зиратка, әнисе Наһәр апа янына күмеп кайтканнарын хәтерлим.
 
Фаикъ Давыдовның күп еллар караучысыз торган кабере җир белән тигезләнгәнлектән, аны табуы мөмкин түгел иде кебек. Шулай да, ике ел элек, сеңлесе Зәйнәп Әһлиуллинаны җирләргә баргач, баш мөхәрриребез ул каберне эзләп тапты һәм Фаикъ Хәйрулла улына һәм Наһәр апага рәшәткә кую, исемнәре язылган такта элү өчен аны белгән кешеләрдән акча җыя башлады. Хәтерләвемчә, редакторыбыз үзе, мин, Эльмира Шәвәлиева, татар тарихчысы Шамил Галимов, “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең беренче җитәкчесе Илгиз Колючев һәм тагын берничә кеше биргән акчага менә дигән рәшәткә һәм исемнәре язылган элмә такта ясатканнар иде.
 
Рәфгать Нәбиулла улы рәшәткәне куюда үзе катнашырга теләде. Ләкин, хәле начар булу сәбәпле, бу эшне һаман кичектереп килде. Ә гомеренең соңгы көнендә редакциягә шалтыратып, бу эшне башкаруны Шамил Галимовка һәм миңа тапшырды. Шулай итеп, Рәфгать абыебызга кабер казыган вакытта без Шамил белән Фаикъ абыйга рәшәткә кую, элмә такта элү белән шөгыльләнә идек...
 
Нәрсәсе белән кызыклы соң бу кеше? Фаикъның әтисе Хәйрулла Бәшир улы Давыдов Пенза өлкәсенең Ус-Туза авылының атаклы тимерчеләр нәселендә туа. 1916 елда, егерме яше тулгач, аны рус-герман сугышына алалар. Каты яраланып, Самара госпиталенә килеп эләгә һәм озак кына шунда дәвалана.
 
1918 елның октябрендә, Самара ак чехлардан азат ителгәч, биредә дүрт мөселман полкы штабы оештырыла. Ул хәзерге Ленинградский урамының (элеккеге Панской) 28нче йортында урнашкан була. Илленче елларга кадәр бу бинаның тышкы ягында мемориаль такта да эленеп торган иде. Ләкин кемгәдер «мөселманнар» сүзе ошамаган, күрәсең, такта көннәрнең берендә юкка чыга.
 
Шул ук вакытта шушы йортта татар клубы һәм мөселман кызылармеецларына хезмәт күрсәтү өчен концерт-драма үзешчән сәнгать коллективы оештырыла, беренче тапкыр сәхнәгә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектакле куела. Аның режиссеры округ политработнигы, ә киләчәктә танылган татар драматургы, «Зәңгәр шәл» пьесасы авторы Кәрим Тинчурин була.
 
Нәкъ шунда Фаикъның әнисе Наһәр Хәсәнова Хәйрулла Давыдов белән таныша да инде. Озак та үтмәстән алар өйләнешәләр. «Туебыз түрендә Кәрим Тинчурин утырган иде», - дип Наһәр гомере буе горурлана.
 
Аларның Казан бистәсендәге (хәзерге Алексей Толстой урамы) йортларына татар халкының бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре килеп йөргән. Мәсәлән, соңрак күренекле татар язучысы булып киткән, илленче еллар башында «Язгы җилләр» романы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән Кави Нәҗми аларда фатирда яшәгән. Кави Нәҗми Самарада 1923 елда «Красноармеец» хәрби округ газетасын оештыруда актив катнаша (хәзерге «Солдат Отечества» газетасы). Андагы очрашуларда крайның башкарма комитетында милли азчылыклар буенча бүлек мөдире булып эшләгән Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән татар язучысы Халикъ Садри да катнашкан.
 
Хәйрулла да, Наһәр дә шигъри җанлы, татар моңына гашыйк адәмнәр булалар. Тик хатыны үз вакытында мәдрәсә тәмамлап, белем алуга ирешкән булса, ире укымышлы булмаган.
 
Кызганычка, Бөек Ватан сугышы алдыннан нацменнар клубы ябыла, «Колхозчы» газетасы чыгудан туктый, милли мәктәпләрдә туган телләр яңгырамый, ә Давыдовларның өенә килеп йөрүче татар зыялыларының саны күпкә азая. «Колхозчы» татар газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Мөбарәкшин һәм сугышта һәлак булган танылган татар шагыйре Сәхап Урайский гына Фаикъның «Будь готов!» өлкә пионер газетасына мәкаләләр яза башлавының сәбәпчеләре, беренче язмаларына бәя бирүчеләре булалар.
 
Фаикъка, дөньяны белә башлагач, татар мәдәниятенә генә түгел, рус культурасына да якынаерга насыйп була.
 
1947 елда сугыштан кайтучылар татар сәнгатен аякка бастырырга маташып карыйлар. Хәзерге Дзержинский исемендәге клуб сәхнәсендә үзешчән режиссер Фатыйх Абдуллов Мирхәйдәр Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен куя. Ә ике елдан соң шушы үзешчән драма коллективы чакыруы буенча Казаннан атаклы Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары киләләр. Күптәннән күренекле татар зыялыларын күрмәгән Давыдовлар фатиры яңадан шатлыклы шау-шу белән тула. Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Болгарская, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова һәм башка танылган татар артистлары бер атна буе биредә гастрольләр уздыралар.
 
Шуннан соң Самара төбәге татарларының иҗтимагый мәдәни-сәнгате тормышында озакка сузылган тынлык урнаша. Аны җитмешенче еллар башында «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештырган Илгиз Колючев, Рәшит Шамкаев, Шамил Саттаровлар гына таратып, шәһәр татарларының рухи тормышына җанлылык кертеп җибәрделәр.
 
Бу эшләрдә Фаикъ Давыдовның да берникадәр ярдәме тиде, дип әйтергә була. Ул ансамбльнең һәр адымын газеталарга язып бара, җыелышларында, гастрольләрендә катнаша. «Туган тел» милли-мәдәни үзәген оештыручылар арасында да ул була, “Бердәмлек” газетасына да мәкаләләр язгалый, килеп йөри. Фатыйх Кәрим, Зәки Нури, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим кебек танылган татар шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен русчага тәрҗемә итә. Казан кунаклары безнең якларга килгәндә, гадәт буенча, Фаикъ Давыдовның өен дә читләп узмыйлар. Шагыйрьләр Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, артистлар Илһам Шакиров, Гөлзада Сафиуллиналар белән якын дуслар булуы белән горурлана алыр иде ул.
 
Фаикъ Давыдов соңгы көннәренә кадәр Жигули таулары турында шигъри формада легендалар һәм риваятьләр язуын тәмамларга хыялланды, татар дусларының шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүне дәвам итте. Кайчандыр Самара төбәгендә яшәп, иҗат өлкәсендә танылган күренекле татар җәмәгать эшлеклеләренә һәм язучыларына истәлекле мемориаль такталар куярга хыялланган иде...
 
Аллага шөкер, соңгы елларда берничә мемориаль такта куелды да инде. Хәзер татар мемориаль такталары эленгән урыннар буйлап экскурсияләр оештырыла, вафат булган зыялыларыбызның тормышы турында сәяхәтчеләргә экскурсияче Рәмзия Бадыйкова бик матур һәм эчтәлекле итеп сөйләп бирә.
 
Бу эшне Татарстан хөкүмәтенең матди ярдәме белән Фаикъ Давыдовны үзе күреп белгән тарихчыбыз Шамил Галимов дәвам итә. Давыдовларның каберенә рәшәткә куюны һәм элмә такта элүне дә татар җәмәгатьчелеге җыйган акчага ул һәм Рәфгать Әһлиуллин башкарып чыктылар.
 
Менә шулай, зур кыенлыклар белән булса да, татар рухы яши, мәрхүмнәребезнең каберләре табыла, эшләре барланып, газеталарда языла һәм мемориаль такталарда чагылыш таба.
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИНның
 
1995 елда (“Бердәмлек”
 
44 сан, 24 -30 октябрь) басылып чыккан
 
мәкаләсенә таянып
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язды.

---
Бердәмлек
№ --- | 30.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»