|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2018 Мәдәният
Кариев театры "Зөһрә" курчак спектакле күрсәтә«Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән». «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана. Ә 1 декабрьдә Кариев театрында аның премьерасы. Әлеге курчак театры «Ай кызы Зөһрә» китабына нигезләнгән. Премьера көнне китапны тәкъдим итү, балалар өчен мастер-класс, уеннар да булачак. Автор – Йолдыз Миңнуллина, режиссер һәм рәссам – Ксения Шачнева, спектакль Гүзәл Гарипова рәсемнәренә нигезләнгән.
Спектакльнең эскизы октябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителгән иде. Һәм ул театрның декабрь афишасына кертелде. Аны 1 декабрь 12.00 сәгатьтә, 9 декабрьдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә театрның Кече залында күрергә мөмкин булачак.
--- |
Иң күп укылган
|