поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.11.2018 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев нинди 5 тонна йөк сөйрәп йөри?

Түбəн Новгород Тимерюлчылар мəдəният йортында үзенең кабатланмас чыгышлары белəн күп еллар дəвамында тамашачы күңелен яулаган, матур җырлары белəн тыңлаучысын сокландырган сəлəтле композитор, автор-башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев матур концерт бирде. «Мин сезне просто люблю» дигəн өч сəгатьлек тамашада ул җыр аша туганлык, гаилə мəсьəлəлəрен күтəрде.

Əти-əнисенə, туганнарына, дусларына, кече ватанына булган мəхəббəте турында да матур эчтəлекле җырлар башкарды. Чын күңелдəн җырлавы, очып торган дəртле биюлəре, «чəнечкеле» шаярулары - барысы да урын-лы, килешүле иде. Концерт алдыннан, вакыты шактый тыгыз булуга карамастан, җырчы “Туган як” газетасы журналистлары белəн очрашып, берничə сорауга җавап кайтарды, истəлеккə фотога төште һəм газета укучыларга бəхет телəп, автографын бирде. «Татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадəтлəребезне, милли мəдəниятебезне саклау буенча нижгар өлкəсендə бердəнбер татар басмасы булган «Туган як» газетасы мөһим эш башкара», - диде Фирдүс. Без, үз чиратыбызда, аңа газетабызның берничə экземплярын һəм яңа 2019 елга махсус календарь бүлəк иттек.
 
- Фирдүс, безнең нижгар җиренə беренче килүегез түгел дип белəбез...
 
- Əйе, дистə ел сəхнəдə булу дəверендə нижгар җирлегендə байтак туйлар алып барырга туры килде. Моннан берничə ел элек Анды сабан туенда чыгыш ясадык, аннары Сафаҗай авылында матур концерт биргəн идек. Гомумəн, Түбəн Новгородның үзенə концерт белəн беренче тапкыр килүебез. Өлкə үзəгендə концерт бирү – авыл сəхнəсендə генə чыгыш ясау түгел инде ул. “Нижгарлылар авыр халык, концертларга йөрми”, - дип куркыту- чылар булса да, без бернигə дə карамый, “ни булганы булыр инде” дип, əзерлəнеп, унбиш кеше юлга чыктык. Концертның сыйфаты югары булуы минем өчен бик мөһим. Шуңа күрə бүген махсус экраннар, яктылык эффектлары, музыкаль аппаратуралар алып килдек, авырлыклары якынча биш тонна.
 
- Безнең төбəк тамашачысы сезне ничек кабул итə?
 
- Дөресен əйткəндə, безне бер генə өлкəдə дə, бер генə районда да, хəтта бер генə авылда да начар каршы алганнары юк. Концертларыма минем кебек яшисе килеп торган, актив тамашачы килə, алар безне ярата, җырларыбызга кушылып җырлый. Мəскəүдə концертлар биргəндə дə, тамашачыларның жиде дистə процентын нижгар татар-мишəрлəре тəшкил итə дип əйтер идем.
 
- Миллəт бердəмлеге хакында Сез нинди фикердə?
 
- Без мишəрлəр, бердəм халык. Бу аеруча Түбəн Новгород, Пенза, Мəскəү, Самара, Ульян якларында нык сизелə. Сергач мишəрлəренə тукталсак, аларны шук, туры сүзле, “пробивнойлар” дип əйтер идем. Бу якларда татар-мишəрлəрнең гореф-гадəтлəре, йолалары бүгенгəчə сакланып килə, шуңа да мин сезнең белəн мактана алам. Русчалаштырып сөйлəшəбез хəзер, инде чукынасы гына калды. Балалар да, яшьтəшлəрем дə хəзер татарча җырлар тыңламыйлар, яше-карты гаджетлардан башка яши алмый.
 
 
Телебезне, мəдəниятебезне, гореф-гадəтлəребезне саклап калу юлында “Туган як” газетасы редакциясе, сез, журналистлар, тагын бер кабат əйтəм – мөһим эш башкарасыз. Юкка гына эшлəнə торган эш түгел бу, чөнки тел проблемасы киң таралды бүген. Бу биредə генə түгел, безнең Татарстанда да шулай ук. Без, үз чиратыбызда, барлык концертларыбызда бу теманы күтəреп чыгарга тырышабыз. Тик аны ничек тə хəл итəр өчен, барлык Россия, Татарстан татарларына берлəшеп эшлəргə кирəк. Тел беттеме, миллəт бетте дигəн сүз.
 
- “Туган як” газетасына, безнең укучыларга сезнең телəклəр.
 
- Газетаны укучылар саны кимемəсен, тиражы артканнан артып торсын, халкыбыз аны яратып укысын, телебезне онытмасын иде
 
Редакция коллективына алдагы елларда да газетаның йөзен саклап калырга, укучыларны бай һəм тирəн эчтəлекле язмалар белəн куандырып торырга язсын иде. Барчагызга да саулык-сəламəтлек, иҗади уңышлар, бəхет, иминлек телим. Белегез – мин сезне просто люблю.
 
- Əңгəмəгез өчен рəхмəт, Фирдүс.
 
- Сезгə рəхмəт, исəнлектə күрешик.
 
Ə концертка килгəндə, ул искиткеч иде. Җырчыны аерып торган дəртле, шаян җырлары да, салмак, уйланырга мəҗбүр итə торганнары да яңгырады, кыскасы, җырлатты да, елатты да Фирдүс, барчабыз да бик канəгать калдык. Безгə өлкə үзəгенə барып, яраткан җырчыбыз катнашында шушындый искиткеч тамаша карау мөмкинлеге тудырган өчен, редакциябезнең дуслары - Рамил Абдуллинга, Ринат Мангушевка, Харис Хакимовка, “Лидер” ФСКсы директоры Николай Ерамасовка һəм йөртүче Виктор Кныжовка олы рəхмəтлəребезне белдерəбез.
 

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 30.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»