поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2018 Мәдәният

Георгий Ибушев: Рәхмәт сиңа, җыр, рәхмәт!

Ерактан, бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди йөрәк өзгеч моң?! Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый.

Безнең ил — сандугач сайрар җир, 

Безнең ил — гөл-чәчәк арасы.
 
Күңелем сихерләнеп, моң агылган тарафка йөгерәм. Ул — якында... Бәгырьләремне телгәли, елыйсыны китерә... Елыйм, рәхәтләнеп үксеп-үксеп елыйм.
 
Һәр күзәнәгемне сихри наз иркәли, йөрәккә җылы нур коя. Бөтен күкрәкне тутырып, тирән итеп сулыш алам да: «Син кем, син кем?» — дип өзгәләнеп кычкырып, уянып китәм.
 
Карале, күзләремнән һаман яшь ага.
 
«Безнең ил — уйнар-көләр җир», — дип җырлаган матур йомшак тавыш бөтен Ястык урамын, югары очны чорнап алган. Яшьле күзләремне учларым белән угалап алам да, ниндидер бер булачак могҗизаны кабул итеп алырга әзер булган кебек, шушы моңлы агымга ияреп китеп барам.
 
Әй, язмыш, рәхмәт сиңа бу төнең өчен! Рәхмәт сиңа дүрт тәрәзле, җилкапкалы, салам түбәле өең, шул өйнең, әтинең иске тунына күмеп йоклаткан өйалдысы өчен! Рәхмәт сиңа! Шыгырдап торган нык бүрәнәләрдән салынган зиннәтле өй эчендә, мамык юрганнарга чумып ятсам, миңа бу сихри аһәң кагыла алган булыр идемени? Мин аны ишетеп, төшләнеп, үксеп уяныр идемме? Юк, җыр, төнге тынлык аша болын-тугайларга китеп таралып эрер яки кемнедер, башканы сайлап кагылып, назлап үтәр иде. Җыр, шушы төнне син мине иркәләп, ап-ак канатларың өстендә тибрәтеп, нәни җаныма, үзем дә аңлап бетерә алмаслык чиста моң салып, кире кайтардың. Халкым аһәңенә төрелгән көенчә, мин ул төндә беренче мәртәбә елата торган көч бар-лыкны, ул бетмәс көчнең йөрәк аша чыгып, яңадан кешеләргә сафлык, моң булып, аларны чистартырга, елатырга, авыр чакта көч бирергә әйләнеп кайтуын аңладым. Бу, җыр, син идең, син...
 
Безнең ил — сандугач сайрар җир...
 
Бөтен тирә-якны яңгыратып, шушы җырны аңлап, аны тагын да матуррак, тулырак итәргә теләгәндәй, чынлап та, сандугачлар сайрый иде. Мин үземне Ходай күктән иңдергән кодрәт астында калгандай хис иттем. Бакчадагы юкәләрдән хуш ис тарала, талгын җилдә аларның яфраклары, лепер-лепер килеп, «тыңла, тыңла» дип әйтәләр сыман иде. Мин тыңладым. Бу җыр әйтерсең лә моң ташып торган күңелдән генә чыгып калмый, бәлки, төнге күктән, Киек Каз Юлыннан күңелләргә, болын-тугайларга, урман-күлләргә җылы нурдай сирпелә иде.
 
Рәхмәт сиңа, язмыш, син миңа шушы төнне җыр бүләк иттең. Ул гади җыр түгел, ә бәлки, якты йолдыз сыман төнне яктырта алырлык нурлы җыр иде. Күпме еллар узса да, ул җыр мине һаман үзе белән яктылыкка, матурлыкка, чисталыкка әйдәп, ап-ак нурлы канатлары өстендә алып бара. Әллә нинди мин ишетмәгән, белмәгән, бары җаным белән сиземли, тоя торган җыр дулкыннары аша ерак үткәннәргә алып чыгып җанны тетрәндерерлек борынгы җырлар белән таныштыра. Шушы җырлардан әсәрләнеп китеп, шушы моң назыннан айнып өлгергәнче, болыннарга сыймастай булып җәелгән, тибрәнеп, дулкынланып торган җырын боҗра түгәрәк уеннар эченә китереп төшерә. Миңа бала чагымнан таныш, кадерле булган Раштуа, Нардуган, Олы көн, Торойсын кебек керәшен бәйрәмнәрендә йөртә, гаҗәеп матур җырдан гына торган керәшен туйларында шушы җырларның камиллегенә, гүзәллегенә сокландырып елата. Нинди асыл җырулар җырланыла бу бәйрәмнәрдә, туйларда. Нәкъ менә шунда җырланылган җырлар туганлыкның кадерен белергә, туган җирнең бөеклеген аңларга ярдәм итә. Шушы бөек могҗиза, җырның көче, сере нәрсәдә соң?
 
Җыр — әниләрнең безне дөньяга китергәндә кычкырган изге тавышы ул.
 
Җыр — таңнарның алсулыгы, чыкларның җемелдәве ул.
 
Җыр — сабыйларның көлүе, төркем-төркем күперенеп килгән ап-ак болытларның агымы ул.
 
Җыр — «сөям» дигән серле пышылдау, иреннәрнең иреннәргә кагылгандагы назы ул.
 
Җыр — җылы дулкын булып игеннәргә сарылган рәшә чыңы, чишмәләрнең челтерәве ул.
 
Җыр — серле төндә йолдызлар булып коелган керсез карларның аклыгы. Киек Каз Юлларыннан иңгән яктылык ул.
 
Җыр — минем, синең ярсып типкән йөрәк тибеше, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән көчле аваз ул.
 
Җыр — ятимнәрнең күз яше, тормышта адашканнарның, чит җирләрдә юксынганнарның сагышы ул.
 
Җыр — халыкларны халык иткән, аларны берләштергән, һәрберсенең үзенә генә хас төсмере ул.
 
Җыр — язгы җылы яңгыр астында хуш ис бөркегән сирень, шомыртларның шавы, кеше җанының бетмәс-төкәнмәс матурлыкка, чисталыкка, кешелелеккә, изгелеккә ия булырга тиеш икәнлеген дәлилләүче бөек рух ул.
 
Җыр — берни белән дә чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул.
 
Әгәр дә мин өздереп, җыр менә шушы инде ул, дисәм, минем белән килешеп ризалашып бетмәүчеләр дә аз булмас иде. Чөнки җырны аңлаган, яраткан һәр кешенең җыр турында үз фикере, үз сүзе бар һәм бу бик дөрес тә, чөнки җыр бит ул — тере нәрсә, җан моңы. Шуңа күрә аны һәр җан үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.
 
Җыр ничек туа соң? Мин композитор түгел, ләкин, минем сиземләвем буенча, чын җыр бик тә бәхетле чакта, яки өзелеп юксынганда, нәрсәдәндер кинәт кенә күңел нечкәреп, ташып киткән чакта туадыр. Җыр болай гына бер сәбәпсез тумыйдыр ул. Тукта, җыр языйм әле, дип кенә җансыз язылган җыр чын җырдан бик ерак тора. Чөнки иҗат вакытында була торган ләззәтле бер дулкынлану, газаплану, тойгылар, хисләр белән сугарылмый ул җыр. Бары тик чын йөрәктән язылган җыр гына арыган күңелгә җиңеллек китерә, җанны чистарта, көрәшкә дәшә, матурлыкка ишек ача. Зур, чын җыр иксез-чиксез көчкә ия. Ул таныштыра, кавыштыра, авырудан дәвалый, хәтта бер-берсен дошман күргәннәрне дә татуландыра, елата, юата.
 
Чү, тыңла, ишетәсеңме? Миллионлаган аналар тавышы Җир шарын уратып алган. Күпме телләрдә тибрәлә өмет катыш бу тавыш. Бәхет теләп җырланучы бишек җыры ул. Һәр бишек, гөнаһсыз сабый янында ап-ак канатларын кагып, һәрбер нәни йөрәккә кагылып алырга омтыла. Күр-күр, әнә кечкенә генә шушы зат әнкәсенең күкрәгеннән иреннәрен алган да, бишек җыры астында йокымсыраган килеш елмаеп куя. Күр, ул башын ничек матур итеп артка ташлаган, ә алсу яңагы буйлап әкрен генә ап-ак сөт тамчысы тәгәрәп төшеп бара, тагын бер мизгел — шушы тамчы тып итеп каядыр төшәр дә бөтен Җир шарына без аңламый, ишетми торган телдә җырга рәхмәт әйтер, чынлап куяр. Әй, керсез нәни йөрәк, шушы чыңны югалтмыйча саклап кала алырсыңмы син? Еллар үтү белән безнең бу тор-мыштагы ялган, ялагайлык, акчага, чүпрәккә сатылу синең йөрәгеңдәге бу нурны сүндермәсме? Сүндермә син ул нурны, сүндермә! Ул сине «Әллүки»ләргә, «Тәфтиләү»ләргә алып чыгар, «Безнең ил»ләре, «Кара урман»нары белән иркәләр. Җирдә ялганнан, пычрактан башка Матурлык дигән тагын бер төшенчә — җырлы, моңлы, кешелекле дөнья бар әле. И җыр гынам, нигә без, кешеләр, бу дөньяга Матурлык җыярга туасы урынга бер-беребезгә шулкадәр күп әшәкелек эшләргә киләбез?! Бер уйласаң, без бу дөньяга кунакка гына килгән бит. Шушы мизгелдә бер-беребезгә әйтерлек җылы сүзләребез юкмыни соң? Күзгә күз карашып, назлы сүзләр әйтеп сөешерлек намусыбыз да калмаганмыни инде? Әй, сабый, кичер мине мондый сүзләрем өчен! Җирдә бөтен нәрсә дә нурдан, изгелектән генә тормый шул әле. Кеше җанын каралтырга, түбәнсетергә, таптап узарга әзер торган күп әшәкелек, гаделсезлек бар җирдә. Ләкин син күңелеңә әнкәңнең бишек җыры аша кергән шушы изге нурны сүндермә, югалтма! Шушы нур, якты маяк булып, бөтен гомерең буена җемелдәп, алга — матурлыкка, камилләшүгә таба дөрес юл күрсәтеп, чакырып торыр. Син курыкма гына, курыкма! Алга — яктылыкка бар, камилләшүгә таба — кешелеклелеккә атла. Әгәр дә син кешене кеше итүдән туктатучы шушы караңгылыкны узып, яктылыкка чыга алсаң, үзеңнең кеше дигән бөек исемеңә лаек булырсың.
 
 
Оч, җырым, оч! Ап-ак канатларыңны җилпеп-җилпеп ал да, бу тормышта адашып, аптырап беткәннәр, дөреслеккә сусап та аны таба алмыйча өметсезләнгәннәр, матурлыкка, гүзәллеккә омтылганнар күңеленә якты нурыңны сирпе. Көчсезләнгәннәргә — терәк, адашканнарга — маяк, өметен җуйганнарга өмет бир. Бөтен тирә-якта гаделсезлек тулып яткан шушы дөньяда Матурлыкка алып чыгучы нурлы юлыңны күрсәт. Юк, бу кеше нәфесен канәгатьләндерү өчен түгел, ә бәлки, кешенең эчке дөньясын баетуга алып бара торган юл. Кеше җанының чисталыгы, сафлыгы байлык белән дә, дәрәҗә белән дә үлчәнми, аны сатып алып та, алыштырып та булмый, ул һәркемгә кылган гамәлләренә, намусына карап бирелә. Юк, бу һич кенә дә кеше затлы киенмәскә, мул яшәмәскә, иркен йортларда тормаска тиеш дигән сүз түгел! Намуслы тырыш хезмәт белән эшләп тапканны кияргә дә, булган белән горурланырга да мөмкин. Ләкин мал колы булырга ярамый. Чөнки җан кол булу өчен яратылмаган. Юк, мең тапкыр юк. Җан изгелек кылу, матурлыкка омтылу өчен яратылган лабаса. Җан, әнкәсе кулында оеп, башын артка ташлап йоклап киткән сабый кебек керсез булып туа түгелмени? Хәтерегездәме, алсу яңак буйлап тәгәрәп төшеп баручы ап-ак сөт тамчысы? Кешегә көч бирүче изге тамчы, тере тамчы ул. Ана күкрәгеннән чиксез сөю белән баласына бирелә торган бу тамчыда өмет, ышаныч тулы. Бу — үзе матур җыр. Җыр гына да түгел, ә бәлки, җан, күңел ачкычы. Балачак хыялларын, чисталыгын, җылылыгын, хәтта балалыкның үзен дә аз гына булса да саклап кала алган күңелләргә ул тамчы зың итеп килеп кагылыр да, нурлы юл буенча әйдәп, Матурлык иленә ишек кагар.
 
Атла син бу юл буйлап. Матурлык, гүзәллек, моң, җыр иленә керергә лаексың. Син түгелмени ул, ата-ананы хөрмәт иткән, кайда һәм кем булсаң да, кече күңелле, кешелекле булып кала алган кеше?! Таныш булмаганга абынганда кулын сузган, бер телем икмәкне урталай бүлешкән, чит кайгыны уртаклашырга ашыккан, зур булмаган шатлыкка да чын күңелдән сөенә, шатлана белгән кеше син түгелмени ул? Син. Син ул. Матурлыкка омтылган, бишек җыры кабызган якты, җырлы маякны сүндерми саклаучы изге күңелле кеше. Шушы маяк сине караңгылык аша комсызлыктан, кешелексезлектән, җанны данга һәм дәрәҗәгә сатудан саклап калды, Гадилек, Матурлык, Җыр иленә алып чыкты. Күрәсеңме, шифалы нурларын чәчеп, дөньяны иркәләп кояш күтәрелеп килә. Болын-кырлар өстендә рәшә дулкыны уйный, нидер көйли, җырлый. Узган төннең кара-кучкыл дулкыннары офык читенә кереп күмелә, югала. Күр бу матурлыкны, җыр әнә шулай туа.
 
Уяна иркен болыннар,
 
Ачыла гөл керфекләре, —
 
дип кычкырып җырлыйсы, гүзәл табигатьнең иртәнге җырына кушылып, моң булып эрисе килә. Әнә ул җыр, утлы тамчы булып, гөл керфекләре өстендә яна. Җил уйнап узар да, бу тамчылар, бәллүр чыңыдай бер-берсенә кагыла-кагыла, җиргә сибелерләр. Кем белә, бәлки, бу чың таң җырының кушымтасы булыр. Әнә җыр үзәннәр өстендә, үтә күренмәле җиңел япма булып, әкрен генә дулкынланып ята, ә йомшак җил, шаярырга теләгәндәй, шушы купшы япманың бер читенә кагылып ала да, сылу яшь каеннарның бөдрәләрен капларга теләгәндәй, шушы аклыкны үзән читенә таба ияртеп алып китә. Җыр кешене матурлык алдына китереп бастыра: күзең бар икән, күр, җаның бар икән, той. Матурлык бу үр, ерактагы офык чите белән генә чикләнми. Ул чиксез, бертуктамый үзгәреп, яңгырап тора.
 
Җыр яңгыраганда гына иң бөек көченә ия. Җыр — кәгазьдә ноталы тамга, ә күңелдә бикләнеп ятканда җылы тойгы гына, кеше күкрәгеннән ургылып чыкканда исә сүз, көч, моң, яктылык ул. Күңелендә аз гына кешелеклелек хисе сакланып калган булса, таш бәгырьне дә эретерлек, аңа җан өрерлек көче бар аның. Җыр кешене туганда бишек җыры булып каршы ала, көчлеләр җанын үлем аша үлемсезлеккә алып чыга.
 
Ләкин җыр уенчык түгел, җыр белән уйнарга-шаярырга ярамый. Юк, сүз бүген көннәр буе яңгырый торган вак-төяк җырлар турында бармый. Алар ялтыравыклы уенчыкларны гына хәтерләтәләр. Без бүген җыр дип, ни сүзе, ни көе булмаган йөзләрчә бер-берсенә охшаган уенчыкларны атый башладык. Ни өчен уенчык, ә җыр түгел соң? Чөнки алар яшәр өчен тумаган. Без алар белән вакытлыча уйныйбыз гына. Берничә айдан инде аларның беркемгә дә кирәге калмый — алмашка яңа төрле бизәкле уенчыклар килә. Шыгрым тулы залларда җырланыла торган буш сүзле, чиле-пешле җыр дип атала торган гарип көйләрне тыңлап, эреп-оеп үтыручы зыялыларыбызны күреп кызганам мин. Җырны уенчыктан аера башларга вакыт түгелме? Әлбәттә, вакыт. Бүгенге көндә зыялыларыбызның күпчелеге иң гади җырдан, такмактан тәм табып, катлаулырак, эчтәлеклерәк җырны кабул итәргә әзер түгел икән, гади халык турында нәрсә әйтергә мөмкин соң? Без үзебезне шушы мескен хәлгә тартып төшердек. «Зөлхиҗә»не, «Гөлҗамал»ны, «Уел»ны, «Рәйхан»ны халык күңеленә ирештерерлек ничә генә бөртек җырчыбыз бар соң? Ләкин ул җырлар яңгыраган вакытта да бик күпләрнең аларны ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми. Без моңлы, эчтәлекле җырны тыңлаудан бизә барабыз. Әйе, андый моңны кабул итү өчен аз гына уйланырга, күңелне ачып, аңа үтеп керергә, җырчыны хөрмәт белән тыңларга өйрәнергә кирәк. Без бәгырьнең түреннән, йөрәк аша ургып чыккан бу изге аһәңнең җан авазы икәнен оныттыкмы әллә? Тыңлыйк әле, ул тере, йомшак авазны. Бу аваз кешене таң калдыра, көтмәгәндә генә биеклеккә омтыла, тәннәрне чемер-чемер китереп ала, сандугач кебек җилпенергә, сайрарга тотына, йә булмаса, киң Идел сыман тулып, салмак кына агыла башлый. Яки көтмәгәндә генә, җылы май кичен искә төшереп, шундый тыныч, үтә күренмәле нур сыман эленеп кала. Кеше тавышы иң затлы уен коралларыннан да матуррак, нәфисрәк. Чөнки аның кыллары җан шул. Ә җан кояшлы, моңлы, назлы, кирәк икән нәфрәтле, көчле һәм горур ул.
 
Җыр — кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул. Без тормышта бер-беребез белән гади сөйләм телендә аңлашабыз.
 
Күтәренке, саф хисләребезне шигъри юлларга күчерәбез. Ә инде шигъри тел белән дә аңлатып булмаган нечкәлекне бары тик җыр гына күңелләргә җиткерә ала. Җырның тәэсир итү көче сүзнекенә караганда күпкә көчлерәк аның. Телнең терәге һәм бизәге — җыр. Җыр барда тел, халык бар. Олы җырны башкарырлык җырчыбыз, аңларлык халкыбыз калмаса, ап-ак канатлы җыр бездән китәр. Ә милләт моңсыз, җырсыз яши алмый. Ләкин безнең җыр сәнгатебез гел моңлы, елак җырлардан гына торырга тиеш түгел, моңга гына салынып сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез. Безнең җырларыбыз моң, сагыш белән бергә, күтәренке рухлы, тирән эчтәлекле һәм яңгырашлы булырга тиеш. Андый җырлар күбрәк булса, без үзебез дә җаныбыз белән чистарынып, яктырып, сафланып китәрбез. Менә ни өчен җырга бары тик күңел ачу өчен генә тудырылган нәрсә итеп карарга ярамый. Җырны аңлау өчен югары уку йортын тәмамлау кирәкми, ул безгә тумыштан бирелгән. Шуны тоя, ишетә белү генә зарур. Тыңла да җый: каеннар шавыннан, тургайлар җырыннан, кичке эңгердән, болын гөленнән — бары да җыр бит Каеннарга сөеп, гөлләргә назлап карарга өйрән. Каенга бары тик буласы утын, болын гөлләренә, яшел хәтфәсенә печән итеп кенә караудан узмасак, ничек күңел матурлыкка омтыла алсын ди?! Матурлыкны тойган күңел генә яхшыдан начарны аера белә. Ә яхшы җыр безне олы музыка дөньясына алып чыгар, опера, симфония, балет белән таныштырыр. Бу өлкәдә белгечләр булмасак та, зур сәнгатькә җан белән кагылып алу бәхет түгелмени? Почмактагы чаршау читеннән генә карап, «Сәнгатьнең бу төре безгә кирәкме, юкмы», — дип ятсак, «Безгә мөнәҗәттән башка берни дә кирәк түгел» — дип әйтүчеләр дә табылыр. Ә зур сәнгать ул диңгез кебек. Шул диңгезгә курыкмыйча керсәк, башка халыкларның да күңел хәзинәсе белән танышырбыз. Күңелдә сакланып калган бишек җыры безне моң дәрьясына алып керсә, зур сәнгать дөньясына да юл ачылыр.
 
Ап-ак канатларыңны җилпеп-җилпеп оч, күңелләргә өмет, ышаныч бир, җыр! Безгә, кешеләргә, бәхет, тугрылык, сөю, матурлык турында җырла! Матурлыкка, чисталыкка сусаган җан шушы серле дөньяга тартылып торсын.
 
Олы җыр — сер дә әле ул. Беркайчан да ачылып бетмәячәк татлы сер. Җырның тагын бер бөек көче — аның серлелегендә. Менә шушы серлелек башкаручы йөрәге аша узып таныш, бик тә таныш җырга да яңа яңгыраш, яңа бизәкләр өстәп, таң калдыра, кешедә ләззәтләнү, рәхмәт хисе тудыра.
 
Рәхмәт сиңа, җыр, рәхмәт! Синең телеңне, әйтер сүзеңне аңлый алу зур бәхет ул. Бәхет ул — яраткан эшендә, сәнгатьтә горурланып, чиста намус белән кеше күзенә карый алуда, үзеңне кеше итеп тоюда һәм күңелеңдә син йөрткән олы җырда.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 28.11.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»