|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2018 Мәдәният
Габдулла Кариев театры дин дәресләре бирә (ВИДЕО)30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы була. Бу уңайдан театрда иртәгә, 28 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә журналистлар өчен пресс-показ оештырыла. Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит... Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.
«Гаяз Исхакыйга беренче генә мөрәҗәгать итүем түгел. Моңа кадәр «Остазбикә», «Сөннәтче бабай», «Кәләпүшче кыз» әсәрләрен сәхнәләштердем. Хәзер аларның рәтен «Кәҗүл читек» әсәре дә тулыландырды, – дип уртаклашты спектакль режиссеры Ренат Әюпов. Әсәр Әхмәдулланың Гает бәйрәме алдыннан булган кичерешләрен күрсәтә. Без бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихына да мөрәҗәгать итәбез. Шулай итеп тамаша тере дәрес формасында үтәр дип планлаштырыла. Спектакльнең финалы тамашачылар өчен көтелмәгән булачак», - дип хәбәр итә Г.Кариев театры.
Сезне 30 ноябрь (13.00) һәм 1 декабрь (18.00) көнне Кариев театрына премьерага һәм коймак ашарга көтәбез!
--- |
Иң күп укылган
|