|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2018 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты узаБүген 18.30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестивале ябыла. Концертта ТР атказанган артисткасы Динә Гарипова, ТР атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин (баян), ТР атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, Динар Шәрәфетдинов, Зәринә Вилданова, Илгиз Зәкиев, Илүсә Хуҗина, ТР Филармония джаз оркестры һәм La Primavera Казан камера оркестры катнашындагы симфо - джаз оркестр катнаша.
Дирижер – Сергей Васильев
Алып баручылар Әмир Әхмәдишин һәм Марина Ясельская.
Фестиваль турында
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале 2015 елда барлыкка килде. Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале ел да «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамлана.
Мәшhүр композитор Рөстәм Яхин иҗаты халкыбызның музыкаль-эстетик зәвыгын тәрбияләүдә, аның милли-патриотик, фәлсәфи-музыкаль фикерләвен үстерүдә гаять зур роль уйный. Композиторның милли музыка сәнгатен үстерүгә hәм аны пропагандалауга керткән өлеше игътибарга лаек. Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш кертә. Ул күренекле камера–вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә зур көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхинның фортепиано өчен язган әсәрләре татар пианистлары репертуарының алтын фондын тәшкил итә. Рахманинов, Чайковский, Европа романтиклары традицияләренә нигезләнеп, Яхин татар музыка сәнгате мөмкинлекләрен киңәйтте hәм аның бай образлар дөньясын тудырды. Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре милли сәнгатьне үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.
--- |
Иң күп укылган
|