|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2018 Җәмгыять
«Эхо Казанского кинофестиваля» Татарстан буйлап сәяхәткә чыга3 нче декабрьдә Татарстанда «Эхо Казанского кинофестиваля» башлана. Чара ел саен фестивальдә катнашкан дөнья фильмнарын киң тамашачыга тәкъдим итү өчен оештырыла. Күрсәтүләр район үзәкләре һәм шәһәрләрнең муниципаль кино залларында үтәчәк. Казанда исә атналыкны 3 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр күреп булачак. Программага 2018 елгы Казан кинофестиваленең 8 фильм-катнашучысы кергән. Алар Иран, Мисыр, Бангладеш, Төркия, Казахстан, Һиндстан һәм Татарстан фильмнары. Тамашачылар фестивальнең Гран-при иясе – «Ласковое безразличие мира» (режиссеры А. Ирҗанов, Казахстан) фильмын күрә алачак. Шулай ук программага теркәлгән фильмнар:
- «Ксерокопия» (режиссеры Т. Әшри, Иран) – «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе җиңүчесе;
- «Халеф» (режиссеры М. Дөзгенуглы, Төркия) – «Иң яхшы сценарий» номинациясе җиңүчесе;
- «Гөлниза» (режиссеры С. Гөл, Иран) – «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Иң яхшы оператор эше» номинацияләре җиңүчесе;
- «Любовь и Шукла» (режиссеры Дж. Сиддартхи, Һиндстан) – фестиваль кунагы;
- «Халдаа» (режиссеры Т. Әхмәд, Бангладеш) – фестиваль кунагы;
«Эхо Казанского кинофестиваля» чарасында Татарстаннан фестивальдә Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре берләшмәсенең махсус бүләген алган «Гульназек – победитель дивов» (режиссеры Е. Ермолина) һәм «Нигез йорт» (режиссерлары Н. Йөрешбаев һәм Ә. Галиәскәров) фильмнары да бар.
Быел кино фестивале җитәкчелеге карары нигезендә, фестивальдә катнашкан фильмнарга рус телендә дубляж ясадылар. Димәк, «Эхо Казанского кинофестиваля» фильмнарын тамашачы рус телендә карый алачак.
Яңалыкларны «ТатарКино» (tatarkino.ru) һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (kazan-mfmk.com) рәсми сайтларында күзәтеп барырга мөмкин.
Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|