|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2018 Шоу-бизнес
Опера җырчысы Илһам Вәлиевнең иреннәре ертылган - җырлый алмаячак (ФОТО)Башкортстанның опера җырчысы Илһам Вәлиев Екатеринбург театры сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта җәрәхәтләнгән. Екатеринбургның опера һәм балет академия театры солисты сүзләренә караганда, күңелсез хәл «Кармен» спектакле вакытында булган. «Сугышу трюклары автоматлаштырылган дәрәҗәдә профессиональ каскадерлар ярдәмендә куела. Моңарчы беркайчан да мондый хәл булганы юк иде. Бу юлы әллә нәрсә булды, иренннәрем яраланып, спектакльдә җәрәхәтләнгән килеш эшләп бетердем», дип яза Илһам Вәлиев инстаграмында.
Артист шулай ук театр табибы Ирина Суллга рәхмәт сүзләрен җиткерә. Травмпунктта җырчының ертылган иреннәрен хәтта тегәргә туры килгән. Уфадагы хирург исә ике атна җырламаска кушкан.
--- |
Иң күп укылган
|