|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2018 Мәдәният
Тинчурин театры Яңа ел тамашасы карарга чакыраКүңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы сезнең Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәр! Иң мөһиме – балалар өчен генә түгел, ә зурларга да кызыклы булырдай дөрес тамаша сайларга кирәк. Төсле ачык төстәге костюмнар, сюжет һәм декорацияләр белән эшләнгән спектакль карау – гаилә белән үткәргән иң шәп вакыт булыр! Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән барлык балаларга да тәмле бүләкләр биреләчәк. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда балалар, һичшиксез, Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән очрашачак, бергә-бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнәчәк.
Кар өстендә цирк! Әлеге тамаша яңа ел могҗизасы малае – Кар бөртеге һәм кечкенә Клоунессаның тышкы кыяфәтләренең охшамаган, цирктагы ачулы зурларның канәгатьсезлекләрен җиңү юлында очраган маҗаралары турында. Финалда барысы да бу дөньяда һәркемнең Кар бөртеге сыман яхшы, гаҗәеп һәм кабатланмас икәнен аңлый! Бервакыт һәркемгә күктән бәхет ишелеп төшәчәк, иң мөһиме, - эреп юкка чыгарга мөмкинлек бирмәскә кирәк.
“Кар бөртеге маҗаралары” спектакле түбәндәге көннәрдә татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк:
25 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
26 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә
27 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
28 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә
29 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә
30 декабрь 2018 – 11:00, 13:30, 18:00 – рус телендә
2 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30, 18:00 – рус телендә
3 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә
4 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә
5 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә
6 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә
7 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә
8 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә
Спектакль 45 минут, чыршы тирәсендәге интерактив тамаша 25 минут бара.
Яшь чикләве – 3+.
--- |
Иң күп укылган
|