|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2018 Мәдәният
Габдулла Кариев театры «Әкияти палитра» фестивалендә җиңү яуладыГабдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (реж. Ренат Әюпов) спектакле белән Чувашиядә узган «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулап кайтты. “Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле өчен Ренат Әюпов җиңүче дип табылды. Ә спектакльдә төп рольне башкарган артист Булат Гатауллин куян образы өчен махсус диплом белән бүләкләнде.
Фестиваль Чуашстан республикасының Мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министрлыгы, шулай ук Россия һәм Чувашиянең Театр әһелләре берлекләре ярдәме белән оештырылган иде.
Сәхнәдә Башкортстан, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашиянең театр коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итте.
--- |
Иң күп укылган
|