поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.04.2010 Ир белән хатын

“ПАР АЛМА” ПОЧТАСЫННАН

Димәк, яратмаган...

 

Тулай торактан теләр-теләмәс кенә китапханәгә юл тоттым. Бүлмәдәшләрем рәхәтләнеп йоклап калды. Бәлки миңа да торасы калмагандыр... Ярамый, имтихан тапшырыр өчен берничә китапны укыйсы бар, барырга кирәк.

 

Әмма китапханәгә таба юл тотсам да күңелдә уку кайгысы юк диярлек. Китап укыр өчен түгел, нигәдер бөтенләй башка бер сәбәптән генә алга таба карап атлыйм төсле... Университет китапханәсендә имтиханга әзерләнеп утырам. 3 сәгать вакыт узганын сизми дә калганмын. Урынымнан торып китапны тапшырырга атлыйм һәм бер мизгелгә генә тирә-юньдәгеләргә күз салам. Менә шул чакта безнең күзләр очрашты һәм күңелгә әллә нәрсә булды. Әйтерсең, күңел: “Мин бит инде иртәннән бирле сиңа сиздереп киләм! Язмышыңа язылган очрашу бу! Кара, йоклама!” – дип кычкыра, ә үзем нишләргә белми аптырап һаман аңардан күземне ала алмыйм. Китапларны без бергә тапшырдык һәм китапханәдән чыгышлый таныштык. Ул минем кебек үк дүртенче курста укый булып чыкты.

 

...Илнар бик акыллы, тәртипле егет. Аны яраткан өчен генә шулай язмыйм, чыннан да ул шундый. Бик әйбәт, үрнәк, мул тормыш белән яшәүче гаиләдән. Ни үзеннән, ни якыннарыннан бер кимчелек табармын димә.

 

Безнең йөри башлаганга озакламый бер ел тула. Укуны тәмамлагач та гаилә кормакчы идек. Ләкин... Мин барысын да җимереп ташладым.

 

Үзем турында дөресен сөйләп бирдем. Төгәлрәге, әти-әни турында.

 

Минем әни яшь чактан үк ирләр яраткан. Әти белән алар өч ел гына бергә яшәгәннәр, аннары аерылышканнар. Әти аны күршесе белән тоткан. Әни сабак аласы урында, тагын да “иреккә” чыккан, хәтта ул баласы бар дип тә тормады. Ул мине елга берничә “яңа әти” белән таныштыра иде. Ләкин “яңа әти”ләрнең берсе дә озакка түзмәде, алар кача, әни язмышын каргый торды... Мин күбрәк әби, әти каравында булдым. Үсә төшкәч әнине ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәндем. Нишлисең, ата-ананы сайлау мөмкин түгел. Әле менә соңгы тапкыр йортка керткән кешесе белән 3 ел яши инде. Бәлки минем әни дә бәхетен тапкандыр?!

 

Мин бу хакта ачыктан-ачык сөйләдем, чөнки әти-әни тормышы ул минем дә язмышым бит. Бергә яшәргә җыенган кешеләр арасында яшерен серләр калырга тиеш түгел дип уйладым. Ләкин гаиләм тарихын тыңлагач яраткан кешем куркып калды. “Булачак хатыныңның нинди буласын беләсең килсә, анасына кара”, - дигән сүзләрне исенә төшерде. Аңар әнисе шулай дип әйтә икән... Күрәсең, улын шулай юньсез кызлардан сакларга тырыша.

 

...Ике ай инде Илнарның килми башлавына. Яратам дип ялынып та, әни өчен акланып та йөрисем килми. Яратам дип йөргән кешесеннән шулай бик тиз ваз кичәргә әзер икән, димәк, яратмаган...

 

Зөлфия, Казан.

 

* * *

 

Яши, яши беленә...

 

Кияүгә чыкканыма 3 ел. Аерым яшәр урыныбыз булмаганга минем әни янына сыендык. Иремнең ата-анасының фатиры бик кысан, анда болай да энесе гаиләсе белән яши. Шуңа күрә әни янына кайттык. Вакытлыча түләп яшәп торырга башка фатир яки бүлмә эзләргә дә каршы түгел идем. Ирем үзе, акча янга калыр дип, әни белән яшәргә ашкынды.

 

Ирем уйламаганда-көтмәгәндә машина белән авариягә очрады. Авария килеп чыкканга ул гаепле булып чыкты. Шул сәбәпле аңар тиз арада 100 мең акча кирәк иде. Минем әни җыеп барган акчасын чыгарып салды. Шул акчага ул судтан котылып калды. Ярты ел чамасы элек әни бик каты авырый башлады. Аңарда яман шеш таптылар. Хастаханәләргә, даруларга акча җиткереп булмый башлады. Мин теге йөз мең сум турында сүз кузгаттым, беразын әти-әнисеннән сорап тормасмы дип уйладым. Иремнең ничек котырганын күрсәгез! «Мин синнән туйдым! Безгә әллә кайчан аерылышырга кирәк иде! Күпме түзәргә була! Синең ул чирле анаңа берни дә кирәкми!» – тагын әллә ниләр кычкырып бетерде. Берничә көн эндәшми-сөйләшми йөрде дә: «Миңа монда берни калмаган!» –дип өйдән чыгып китте. Гомер буе терәк булып яшәргә тиешле яраткан кешемнең бу дәрәҗәдә мәрхәмәтсезлеген, әшәкелеген күреп ни әйтергә белми баскан урынымда катып калдым. Шуннан: «Бүген ир дип елый торган көнең түгел. Әниең үлем түшәгендә, аны тәрбиялә, кара», — дип булдыра алган кадәр үземне кулда тотарга тырыштым.

 

… Әни мәрхүм булгач берничә ай да үтмәде ирем килеп җитте. «Акчаң да, үзең дә кирәкми. Хайваннан кеше ясап булмый», — дип куып чыгардым. Ә бит мин аны үлеп яраткан, кияүгә чыккан көннәремдә үземне дөньядагы иң бәхетле кешегә тиңләгән идем. Аннан башка яшәүне күз алдына да китерми идем. Әмма кемнең кем икәне яши яши генә беленә икән…

 

Миләүшә, Әлмәт



Пар алма
№ 3 |
Пар алма печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»