23.11.2018 Мәдәният
Тинчурин театры Чаллыда "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен куйды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Яр Чаллы каласындагы гастрольләрен "Ефәк баулы былбыл кош" спектакле белән ачты.
Театр коллективы Чаллы тамашачысына, спектакльне яратып кабул итүе, көчле алкышлары өчен рәхмәт белдереп, бүген, 23 нче ноябрьдә, тагын бер спектакль - "Алай түгел, болай ул" комедия-скетчын тәкъдим итә.