поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2018 Җәмгыять

Илфак Шиһапов: «Авыл ни өчен көлә?»

Илфак Шиһаповның "Шәһри Казан" архивында сакланып калган бер язмасын тәкъдим итәбез.

Соңгы елларда авылларыбызның бәгырьләре телгәләнсә дә, аларның элеккедән килгән бер матур гадәтләре сакланып калды – монда вак-төяктән дә кызык таба һәм шул кызыктан үзләре үк рәхәтләнеп көлә беләләр. Кайвакыт карыйсың – юк кына нәрсә кебек – ә ул инде озак елларга бара торган авыл фольклорына әйләнгән. Тагын шунысы да бар: бер авыл кешесе икенче авыл шаяртуларын, мәзәкләрен аңламаска да мөмкин.
 
... Авыл кибете. Берсе керә, берсе чыга. Кибеткә килүчеләр арасында конкрет әйбер алырга дип түгел, элеккеге гадәт буенча берәр яхшы әйбер кайтмаган микән дип килүчеләр дә бар. Болары, гадәттә, пенсионер карчыклар. Бер көнне алар шулай, гадәт буенча, кибеткә җыйналалар. Ә кибет универсаль, ягъни монда ипи дә, башка азык-төлек тә, кием-салым да, хуҗалык товарлары да саталар.
 
Йөриләр шулай карчыклар акрын гына кибет буйлап, тегене-моны карыйлар, юк-бар сөйләшәләр. Шулчак кибеткә шаярырга ярата торган бер авыл ире килеп керә. Керә, бер яртыны ала һәм инде чыгып китеп барганда, кинәт пыяла витриналарның берсе янында туктап кала. «Кара әле, – ди ул, үз алдына, – кайткан бит, ниһаять, кайткан». Кибетче хатын моның нәрсә күргәнен дә, шаярганын да аңлый. «Кайтты шул, – ди ул да, уенга кушылып. – Кыйммәт тә түгел, сыйфаты да яхшы, диләр. Аласыңмы әллә?»
 
Әбиләр бу әңгәмәгә игътибар бирмәгән булып кылансалар да, чынлыкта дикъкать белән тыңлыйлар.
«Юк әле, – ди теге ир. – Миңа килешеп бетмәс, хәзер хатынны җибәрәм. Бетә башласа калдыр әле бер дүрт-бишне». Кибетче ризалаша. Ир кабаланып чыгып китә. Әбиләр әлеге ир караган витринага килеп сылана. Иң мөһиме, берсе дә: «Нәрсә күрде ул?» – дип сорамый, күзләре белән пыяла астын актара. Ә анда чәч каптыргыч, банка капкачы ише вак-төяк кенә. Озак күзлиләр әбиләр витринаны. Аптырагач, берсе – кибетче безгә юри яхшы әйбер бирми дип уйлап яшәүчесе, кибетче янына килеп баса да, кулъяулык төененнән йөз тәңкә акча чыгарып, калтыранган куллары белән кибетчегә суза: «Кызым, теге... ни ... Ильяс сораган нәрсәне миңа да икене генә бир әле». Кибетче, елмаймыйча, әбинең акчасын ала, аңа елтыравык кәгазьгә төрелгән ике презерватив чыгарып сала. Карчык аны-моны әйтми генә алган тауары белән сдачасын кесәсенә тыгып куя да: «И-и, ипи апарасы куйган идем, оныта язганмын», – дип өенә ашыга. Иптәшләре артыннан кырын күз белән генә күзәткән өч-дүрт карчык та «начар әйбер булса, ул алмас иде» дигәнрәк фәлсәфә белән чиратлап килеп ни икәнен үзләре дә белмәгән «нәстә»не алалар да өйләренә таралышалар. Өйгә кайткач (кайсының малае-кызы, кайсының оныгы бар) теге «нәстә»нең ни икәне ачыклана, билгеле, әмма инде соң.
Авыл өч көн көлә. Карчык­лар кибет тирәсендә берәр атна күренми. Авылга берәр айга рәхәтләнеп сөйләргә яңа мәзәк әзер.
 
Ләкин ни булса да, бу көлү эчкерсез, болай гына, кызык өчен генә...
...Шул ук авыл урамы. Туксан ике яшьлек Сабира карчык капка төбендә аякларын угалап уфылдап утыра. Көтү кайтыр вакыт – халык берән-сәрән шул якка, малларын каршыларга атлый. Үтеп баручы бер авыл хатыны Сабира карчыктан хәлләрен сораша. «И-и, – ди тегесе, – туксан икегә җиткәч хәл ничек булсын инде. Менә аякларым сызлауга түзә алмыйча утырам әле».
 
Сүзгә бу әңгәмәне ишетеп-тыңлап торган, үзе, чыннан да, аяклары авыртудан интеккән күрше хатыны кушыла. «Кара син аны, – ди ул, зәһәрләнеп. – Бүген генә ике тапкыр кибеткә төшеп мендең – үзе дүрт чакрым, сигез тапкыр тирә-күршеләргә кердең. Юри санап утырдым. Соң, мин шуның кадәр йөргән булсам, хәзер үлгән була идем бит инде...»
 
Авыл тагын көлә. Шул арада «Сабира карчык кадәр йөрдем» дигән гыйбарә халык арасында үз урынын алып та өлгерә.
Үзебезнең авылга кайтканда да, чит авылларга баргач та, өлкәнрәк, шаянрак кеше белән сөйләшергә туры килгәндә, мин сүзне шундый авыл мәзәкләренә корырга тырышам. Әллә нәрсәләр ишетергә туры килә. Кайберләрен аңлау өчен, чыннан да, шул авылда яшәргә, мәзәктә катнашкан кешеләрне белергә кирәк. Кайберләре болай да аңлашыла.
 
Менә, әйтик, Аксубай районы, Яңа Үзи авылында кайчандыр булган бер хәл. Ике күршенең үтереп башлары авырта. Кичтән яхшы гына салынган, баш төзәтергә акча юк. Дөресрәге, хатыннар бирми. Нишләргә? Берсе сорый: «Әзи, синең хатынга бодай кирәкмиме?» «Кирәк», – ди тегесе, бераз уйлап торгач. «Минекенә дә кирәк кирәген, ну келәттә бер-ике капчык бар әле. Уйлашалар да болар, берсенең келәтеннән бер капчык бодайны алып, икенчесенә керәләр. Ир өйгә керә. «Хатын, син кирәк дигәч, бодай алган идем дә...» Нишләсен, тауар булгач бирә инде хатын бер «яртыны».
 
«Келәткә кертеп куегыз», – ди дә үзе эшкә китә. Ике күрше теге «яртыны» «бөкләгәч», капчыкны күтәреп кире алып чыккан йортка кереп китәләр. Монда да шул ук хәл. «Хатын, бодай алган идем...» Тагын бер «ярты». И все! Баш төзәлгән, дөнья рәхәт, бодай да үз урынында. Мондый мәзәк хәлләрне авыл саен ишетергә була. Тыңлый гына белергә кирәк. Ләкин эш анда түгел. Эш шунда – бүгенгә әле авыл көлә белә. Кеше, ни дисәләр дә, үзенә нык авыр булганда да, каты авырганда да көлә ала. Үләргә яткан кеше генә көлә алмый. Ә бүген безнең авыллар һаман аз-азлап көлә икән, димәк, алар каты авырсалар да, әле үләргә ятмаган. Шунысы кыйммәт...

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»