|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2018 Әдәбият
Ахунов премиясе лауреатлары билгеле булдыКичә Арчада 10 нчы тапкыр Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге премияләр тапшырылды. Быел әдәби премия сигез егет һәм кызга, өч иҗат коллективына бирелде. Премия тапшыру тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова, язучылар Вакыйф Нуриев, Рөстәм Галиуллин катнашты.
Җиңүчеләргә Гариф Ахунов исемендәге премия Лауреаты дипломы һәм сертификаты бирелде.
«Публицистика» номинациясендә җиңүчеләр:
Сабитова Зилә Вахит кызы - I урын Сабирова Алия Нәкыйп кызы - II урын Нәҗметдинова Динә Линар кызы - III урын Шәрипов Рүзәл Фәнис улы - III урын Зәбирова Зөләйха Айрат кызы - кызыксындыру премиясе
«Драматургия» номинациясендә җиңүче:
Нәҗметдинова Камилә Рәсих кызы.
«Сәнгать» номинациясендә җиңүчеләр:
«Балкашык» фольклор- инструменталь ансамбле - II урын «Яшь йолдызлар» театры - II урын Бәйрәмов Рушан Алмаз улы - III урын Нәкыйпова Назлыгөл Гәбделхәй кызы – III урын «Курайчылар дуэты» инструменталь ансамбле – III урын
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды. Премия 30 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. 1 урын - 10 мең, 2 урын - 7 мең, 3 урын – 5 мең, кызыксындыру бүләге – 3 мең сум күләмендә.
Бәйге быел унынчы тапкыр уздырылды. Ун ел дәвамында премияне 83 талантлы кыз һәм егет, 14 иҗат коллективы алган.
--- |
Иң күп укылган
|