|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда узып баручы кеше боз астына төшеп киткән 89 яшьлек ирне коткарганКазанда узып баручы кеше боз астына төшеп киткән 89 яшьлек ир-атны коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, ир-атның эшкә барышы булган һәм ул елга ягыннан ярдәм сораган тавыш ишеткән. Ул ярдан 20 метр ераклыкта суда өлкән яшьтәге ир-атны күреп алган. Шаһит курыкмыйча юка боз өстенә кергән һәм үрмәләп зыян күрүче янына барган. Аннары аңа судан чыгарга ярдәм иткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырган.
Ашыгыч ярдәм табиблары 89 яшьлек пенсионерны хастаханәгә алып киткәннәр.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|