поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2018 Җәмгыять

«Козгын фалы» һәм аның текстлары

Борынгы татар фаллары системасында һәм, гомумән, кешелек дөньясы тарихында безнең эрага кадәр үк яшәп килгән багулар арасында «Козгын фалы» да шактый нык таралган булган. Козгын фалының фалнамә элементлары аерым фрагментлар рәвешендә өлкән буын телендә һаман да саклана әле.

Татарлар козгынны изгеләштергәннәр, алар арасында «козгын — алдан хәбәр бирүче» дигән ышану яшәп килгән. Хәзер инде бу юнәлештәге борынгы ышануларыбызда әлеге кошка карата «үлем-җитем турында хәбәр бирүче» дигән фикер ныгыган. Мәсәлән, 1997 елда Татарстан Республикасының Арча төбәгендәге Яңа Кенәр авылында яшәүче Каюмова Фәрухадан козгынга кагылышлы түбәндәге фал сүзләре язылып алынган иде.
 
1. Козгын көньяктан төньякка таба каркылдап очса, яхшыга юрала. Аңа:
 
Тышың кара, эчең ак,
 
Сөенечле хәбәр китер! — дип әйтәләр.
 
2. Козгын төньяктан көньякка таба каркылдап очса, яман хәбәргә (үлемгә) юрала.
 
Үлем хәбәре дә хәерлегә санала, чөнки ул Аллаһ тәкъдиреннән килгән вакыйга.
 
XIX гасыр башыннан калган бер кулъязма китапта козгынның кешене сихердән дәвалау үзенчәлеге турында да хәбәр теркәлеп калган: «Козгынның саңагын көйдереп, тупаслык белән сихерләнгән кешенең астында тотсалар, сихер җиңелә».
 
Атаклы татар язучысы һәм фольклорчы галиме Нәкый Исәнбәт козгынга кагылышлы 15 татар халык мәкален теркәп калдырган.
 
Күргәнебезчә, козгын адәм баласының игътибарын бик борынгы заманнардан бирле җәлеп итеп килә. Безнең эрага кадәр 484-431 нче елларда яшәгән грек тарихчысы Геродот борынгы мәҗүси грек алласы Аполлонны озатып йөрүчеләр арасында козгын кошы булу турында язып калдырган.
 
Татар телендә XVIII гасыр урталарында язылган Афрайсан турындагы әсәрнең фрагментында, төрки Афрайсанның кошлар телен белүе һәм козгын белән сөйләшүе хакында түбәндәге юллар сакланган:
 
«Бу Афрайсан бер көн ултуруб үзи,

Бу козгынны өндәб сорар сүзи.

Әйтер кем йарлыгым тикмәдүр бирер,

Җиһан эчрә һич кайда улдыйму тийер.

Бу козгын фани тәрик җаваб сүзләди.

И, ханлар ханы, сез белеңез тиди:

Көн тугардин батарга тик ил сайын,

Сезнең фәрманыңызны йиткүрдүм тийүр.

Камугълары барча мокыйр килдиләр,

Сезнең коллыкыңызны кабул кыйлдыйлар.

Мәгәр кем калунадыр йасый ул йайны,

Көмеш Тагъ булур тиб әйтүрләр аны.

Ул илне бу дәрьйа суындин кичеб,

Кем ирсә белмәди әйтә тел ачыйб.

Бу дөньйа тотгулы җиһан бәкләри,

Мөбазирлар һәм алыблары.

Сөләйман пәйгамбәрдин үзгә кеши,

Йук илне, йук ул тийер хөкем кылмышы.

Бу Афрайсан тәрик бу козгын сүзин

Ишеткәй бу ун мең мөбәззир (пәһлеван–М.Ә.) чыкарды хаси.

Көмеш Илингә чирик идәрсә бәни,

Төгәл белди ирсә сакынды ул бәни...»
 
Әсәр, ихтимал, атаклы Фирдәүсинең «Шаһнамә» китабыннан файдаланып язылгандыр, чөнки Афрайсан образы тасвирланган башка поэтик үрнәкләр юк шикелле.
 
Аңлашылганча, «Козгын фалы» татар халкының бик борынгыдан бирле сакланып килгән рухи кыйммәтләреннән бер истәлектер. Аның бер система буларак барлыкка килүенә кимендә ике мең елдан артык вакыт узган. Ул тарихыбызда татар//һун дип аталган дәверләрдә үк мәгълүм булган.
 
Моны без татарларның якын күршеләре булган кытай мәдәнияте тарихына таянып әйтәбез. Безнең эрадан элек үк инде Кытайда (221-207 елларда) Цинь династиясе вакытында козгын фалы белән бәйле «Күк козгын китабы» дигән трактат булган. Димәк, Үзәк Азия халыкларында козгынның ике дөнья белән арадашчы булуы хакындагы ышану безнең эрадан күп гасырлар элек үк таралган булган. Козгын фалына табынучылыр Кытайда шул дәверләрдә үк үзләренең мәетләрен махсус ритуаллар системасы ясап күмә торган булганнар. Кытайлар күмү проблемалары буенча «Күк козгын китабы» буенча белгечләргә барып консультацияләр алганнар.
 
Татар кулъязмалары хәзинәләрен өйрәнү дәвамында козгын кошы, аның фаллары язылган сәхифәләр дә очрады. Аларның саны күп түгел, шулай да эзләп тапкан үрнәкләрне өйрәнү «Козгын фалы» сәхифәләре Алтын Урда дәүләтендә үк киң таралган булган дигән нәтиҗә чыгарырга тулы җирлек бирде.
 
Түбәндә «Козгын фалы»ның безнең тарафтан ачылган өч тексты һәм аларга кагылышлы мәгълүматлар, йәнә әлеге кошка багланышлы XIX гасыр урталарыннан калган кулъязма сәхифәләр белән таныштырырбыз.

1. «Козгын фалы»ның белорус татарлары кулъязмасында теркәлеп калган тексты
 
XIV гасыр ахырында Алтын Урдада Туктамыш хан идарә иткәндә, Урта Азия юлбасары Аксак Тимер Алтын Урда дәүләтенә һөҗүм итеп, бөтен дәүләт территориясендә канкоеш уздыра. Шул вакытта Туктамыш хан үзенең калдык гаскәрләрен җыеп, союзнигы — Литва короле Витовт ягына китә. Соңыннан (1399 елда) Туктамыш хан бу илдән китсә дә, аның белән килгән дистәләрчә мең татарлар Литвада төпләнеп калалар. Аларның токымнары бүгенге көндә дә Литвада, Белоруссиядә, Польшада югалып бетмәгәннәр; телләрен югалтсалар да, үзләрен татар дип саныйлар, ислам дине тоталар.
 
Алтын Урдадан киткән чакта әлеге татарлар беркадәр әдәби-дини истәлек-язмаларны да алып киткәннәр. XVI гасырда телләрен югалта башлагач, алар үзләрендә булган гарәп әлифбасындагы татар кулъязма әсәрләрен белорус теленә тәрҗемә итеп, әлеге кадерле ядкарьләрне бүгенге көнгә кадәр саклап калдырганнар. Шулардан берничәсен Белоруссиянең Гродно шәһәрендә яшәүче Йосыф Криницкий үз шәһәрендә чыга торган белорус газетасында бастырган. Аның бу хезмәтләре татар әдәбияты тарихы өчен дә кыйммәткә ия. Йосыф Криницкий бастырган язмалар татар халкында сакланып калган «Козгын фалы», «Мәликә китабы» һәм шәригать хөкемнәре язылган әсәрләр булып чыкты. Димәк, бүгенге көндә татар кулъязмалары арасында йөргән «Мәликә китабы» һәм «Козгын фалы»ның Алтын Урда әдәбияты үрнәкләре булуы исбатланды дигән сүз. Без аларны татар телендәгеләре белән чагыштырып карагач, тәрҗемәләрдә текстларга хилафлык килмәгәнлегенә инандык. Мәсәлән, белорус татарлары тәрҗемәсендәге «Козгын фалы»н бүгенге татар теленә әйләндерсәк, ул түбәндәгечә яңгырый.
 
«Хикәйәт. Әгәр козгын суббота көн кычкырса, яхшы хәбәрләр килер, читтән кеше килер.
 
Әгәр адна көн кычкырса, кызыклы хәбәр килер.
 
Әгәр понедельник иртүк кычкырса, яхшы хәбәр ишетерсең.
 
Әгәр вторник иртүк кычкырса, яхшы хәбәр ишетерсең.
 
Әгәр средада иртән кычкырса, сакланырга кирәк, сугыш куркынычы бар.
 
Әгәр четверг иртән кычкырса, юлбасарлардан саклану кирәк».
 
Күреп узганыбызча, белорус татарлары фалы мәгънә ягыннан татар милли варианты белән бер дәрәҗәдә диярлек сакланган.
 
Белорус татарларында сакланган, «Козгын фалы» тарихына матур сәхифә булып өстәлүче бу өзек Түбән Новгородта чыга торган «Мәдинә-и әл ислам» газетасында (2005 ел, № 9) басылган.

2. Козгын фалы. Җаек кулъязмасы
 
«Козгын фалы» язылган иң иске кулъязма 1790 елның январь аенда теркәлгән. Кулъязма татар телендә. Бүлекчә башлары кызыл кара белән язылган. Кулъязма Җаек шәһәрендә табылган булган. Аның сакланышы начар, уку өчен дә кыен. Бу текст Азнакай төбәгендәге текст күләмендә. Матбугатка беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
 
Баб. Козгын фалы бу торур.
 
Фалый белгәнләрә агляһ (хәбәрдар) булсаң, козгын чакырмакыныйң изгүси, йавызы мәгълүм кыйлдың. Та (шунда хәтле – фарсычадан) козгын йавлак (якын) мәхрүбдүр Зөлкарнәйин хәкимләрдин калмышдыр. Йавлак күңлүң берлә бакыб (карап) эшләр эшләсә васфый (сыйфат, билге) кыйлмагый. Качан козгын угры (карак) кызыл ишкә уграрда күрсә тәркин (тиз) йиткәй, тәркин сүнечләр берлә угры ивигә килгәй. Качан козгын йиргә томшыкыйн чукуб өч селкенә, корык-корык тийү чакырса, изгү торур. Качан козгын кайу көн чакырса, изгүси-яманын белмәк кирәк.
 
Баб. Шимбә көн чакырса, ишеткәнгә яхшы булгай. Сәфәрдәге кеше килүб йитмәк булур.
 
Йәкшәнбә көн иртә берлә чакырса, ишүткәнгә яхшы булгай.
 
Синшәнбә көн иртә берлә чакырса, ишеткәнгә яхшы булгай.
 
Чәһәршәнбә көн иртә берлә чакырса, көн чыгалы орышдаш булгай.
 
Пәнҗешәмбе көн иртә берлә чакырса, угры-каракчыдин зыйан булгай, сакланмак кирәк.
 
Адинә көн иртә берлә чакырса, йахшый теләкдүр, йаңа әйткәйсен: әл-гали ля йаглям.
 
Баб. Йәкшәнбә көн үвләндин (өйләдән) соң, икинди арасында, йә ахшамда чакырса, йаман, үтәсе йахшы торур.
 
Дүшәнбә көн кушлукда (төшкә кадәр), үзлекдә (төш вакытында) чакырса йаман, андыйн үзгәсе йахшы торур.
 
Шинбә көн туганда, йаки икендидә чакырса, йахшы, андин үзгәси йаман.
 
Чәршәнбә көн төшдә, йә үзләкдә берлә икенде арасында чакырса, йаман, үзгәсе йахшы торур.
 
Пәнҗешәнбә көн кушлук йә ахшамда чакырса — йаман. Андин үзгәси йахшы торур.
 
Шимбә көн төшендә чакырса — йаман, андин узасы йахшы торур. Вә Аллаһ әгълям бил-саваб.
 
Козгын фалының йаманы торур. Баб.
 
Вә би нәстәгыйн. Фалнамә козгын белә йә йад тотса баши мөҗәрәбдүр (сыналгандыр).
 
Козгын түбә башында йә ышык йирдә кунуб, корык-корык тию чакырса, зинһар саклансун, йагъ басар. Әгәр ивдә булса, ивин карак басар тимәк булур.
 
Такы һавадин очуб бара торуб, төшә кыйлыб, йиргә кунуб, йә чукуб корык-корык тисә, хаҗ көндә (билгеле бер вакытта) йагъ басар тимәк булур. Артыңдин очуб, элгәрү җәнүб таба (көньякка) корык-корык тийү чакырса, йахшы. Кунган көндә түбә башында, такы кушлукда чакырса, йаман булур. Вәли син йаңасын, йаңасын тимәк булур.
 
Такы козгун оча килүб, алдыңа кунуб, канатны тыңлаб хәлиф җанина багына ултурса, алдыңда туймай товрур камчылай бер теләк булур. Такы козгын фалыны белгәнләргә йахшыдур. Козгын чакырмакның изгүси-йавызны белмәк кирәк, уйны йавызлык мөҗәрәбдүр.
 
Бишик Зөлкарнәйн хакимнәр әймеш йавыз күңүл берлә йахшы тиләсә, әсфи (?) кылгай... козгын «туң» тийү чакырса, һәр нә төрлүк ишиңә... кылган такы качан козгун корык-корык тийү чакырса... качан козгун «таң» тийү чакырса, ишеткәнгә йахшы булгай. Качан козгун йасаныб килүб ултурса, бу кешигә угрый төшкәй. Качан козгун өй башына ултыруб чакырса, камуг (барлык) төрлүк тиләкләр тиләгәйсен. Качан козгун һәр ишкә уграсаң, ул вакытда чакырса, тиләгиңә йиткәйсен.
 
Тәрек (соңыннан) сүвенгәйсен. Качан козгун йиргә томшыкыйн сугуб өч йанина бакыйб корык-корык тийү чакырса, изгү булгай. Шинбә көн чакырса, ишеткәнгә йахшы булур. Сәфәрдән килү итмәк булур. Качан йәкшәнбә көн чакырса, ишеткүчигә йавыз булур.
 
Дүшәнбә көн чакырса, ишетүчигә йавлак (якын) изгү булгай тимешләр. Шинбә көн чакырса, иртә берлә чакырса ишеткүчигә йавлак изгү булгай. Әгәр чәршәнбә көн иртә берлә чакырса, ул көн оруш булгай. Гәр пәнҗешәнбә көн козгун иртә берлә чакырса, угры караклыкдин зыйан булур. Сакланмак кирәк. Җомга көн козгун иртән чакырса, ишеткүчигә изгү булур. Вә Алла әл-әгълям бан-саваб. Тәмам, сәнәи 1204, маһи рабигыль әүвәл унбишендә.
 
3. Козгын фалы. Митрәй кулъязмасы
 
Бу текст 1830 елларда төзелгән кулъязма җыентык эченнән табылды. Ул археографик экспедиция вакытында Татарстан Республикасының Азнакай районы, Митрәй авылында табылды. Әлеге текст безнең 1991 елда Казанда бастырылган «Төш юрау китабы»нда басылып чыккан иде.
 
Козгын түбә башында, йә ачык җирдә кунып, корык-корык дип чакырса, сакланырга кирәк. Кырык көн эчендә йортыңа караклар керүе мөмкин.
 
Козгын һавадан очып барганда төшеп, җиргә кунып, җирне чукып коркылдаса, сакланырга кирәк: якындагы өч көндә карак урлашырга килер.
 
Козгын тагы артыңнан синең якка таба карап коркылдаса, яхшы булыр.
 
Козгын ике түбә башында, куышлыкта кычкырса, яхшыга булыр.
 
Козгын тау башына барып коркылдаса, дошман булыр.
 
Козгын очып килеп, алдыңа кунып, як-ягына каранып, канатын пакьләп утырса, камчыламак (сәдака бирмәк) кирәк.
 
Козгын фалын белгәннәргә яхшы булыр, әмма козгын чакырмакның (кычкыруның) яхшысын-яманын белү кирәк.
 
Козгын фалын тирән тәҗрибә белән Зөлкарнәйин хәкимләр әйткәннәр. Якын күңел белән яхшы эшләсә, анык булыр. Әгәр козгын туң-туң дип кычкырса, күз алдында тотылган эшкә Алла ризалыгы булыр, корык-корык дип кычкырса, зыянга булыр. Әгәр козгын таң-таң дип кычкырса, яхшыга булыр.
 
Әгәр козгын килеп ясанып утырса, бу кешегә караклар килер.
 
Әгәр козгын түбәдә утырып кычкырса, теләкләргә ирешелер.
 
Әгәр козгын эш вакытында кычкырса, теләгеңә ирешерсең, тереклек, сөенеч булыр.
 
Әгәр козгын җиргә төшеп, канат кагып, өч ягына карап коркылдаса, изгелеккә булыр.
 
Әгәр козгын кайсы көнне чакырса, изгене, явызны белмәк кирәк.
 
Әгәр шимбә көн чакырса, ишетүчегә яхшылык белән сәфәр кешесе килер.
 
Әгәр якшәмбе көн чакырса, ишеткән кешегә начарлык булыр.
 
Әгәр дүшәмбе көн иртә белән чакырса, ишетүчегә изгелек булыр.
 
Әгәр сишәмбе көн иртә белән чакырса, ишетүчегә изгелек якын булыр.
 
Әгәр чәршәмбе көн иртә белән чакырса, караклардан зыян булуы мөмкин, сакланырга кирәк.
 
Әгәр пәнҗешәмбе көн иртә белән чакырса, юлбасарлы ... сакланырга кирәк.
 
Җомга көн иртә белән чакырса, ишетүчегә яхшы, максатына ирешер.
 
Якшәмбе көн өйлә намазыннан соң икендедә, тагын ахшамда чакырса, яхшы, үзгәсе яман торыр.
 
Дүшәмбе көн кушлыкта өйлә вакытында чакырса, яман, үзгәсе яхшыдыр.
 
Шимбә көн туганда, икендедә чакырса яхшы торыр.
 
Чәршәмбе көн төштә, тагын өйлә белән икенде арасында чакырса, яман торыр, үзгәсе яхшыдыр.
 
Пәнҗешәмбе көн кушлыкта ахшамда чакырса, яман, үзгәсе яхшыдыр.
 
Җомга көн өйлә икенде арасында чакырса, яман, үзгәсе яхшы торыр.
 
Шимбә көн иртә белән чакырса, тагы төштә чакырса, яхшы, үзгәсе яман торыр. Аллаһе әгълам.
 
Козгын турында риваятьләр
 
Бу риваятьләрне Казанның Печән базары янындагы Кызыл мәчеттән минем аспирантым В.Әхмәтов иске кәгазь һәм китаплар арасыннан табып кайткан иде. Алар, Козгын фалына өстәмә чыганаклар сыйфатында, борынгы татар мифологиясе үрнәкләрен тәшкил итеп торалар. Кулъязмалары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә (кол.39, № 3274, № 7533) сакланалар. Текстлар XIX гасыр урталары тәкъликъ ысулында коңгырт кара белән язылганнар.
 
Козгын балалары (кол. 39, № 3274, 30 бит).
 
Козгын кош йомыркадин чыккач, балаларыныйң йоны ак булыр. Козгын үз-үзинә фикер кыйлыб әйтүр, бу бала бәнем дәгил, диб. Әгәр бәндин булса, кара булур ирди, дийер. Хәттә кырык көнгәчә анасы балалары катыйна килмәс, вә һәм җим-азук, сыв килтермәс. Кырык көндин соң анасы козгун килеб балаларны күрүр, һәммәи кара булур. Мәзкүр кош йәнә фикер кыйлды үз хыйалы берлә. Әгәр бу балалар бәндин булмаса, бәнем кебек кара булмас ирди, бәнем балаларым иркән, диб. Йәнә җим-сыв килтүрүр, нәфка бирүр. Кырык көнгәчә бу козгун балаларын Аллаһу Тәгалә туйдурур, нәфка бирүр. Азыклары озун борынлы соры чебен булур. Ул чебенләр үзләри килүрләр балаларның агызлары йанындагы сарыларны йийәлем, диб. Анларны, килгән берене козгын баласы чукуб алур, йотар.
 
Күр, Аллаһу Тәгалә кырык көнгәчә ризык бирүб, үзи тәрбия кыйлдый. Бу кыйссадин хиссә, һәр кемгә Аллаһу Тәгалә ризык бирүчидер. Һәр кайсы мякәнләрдә булсаң онытмас, ризыкландырур. Аллаһу тәгаля кяфилдүр.
 
Козгын оясы (кол. 39, № 7533, 9 бит).
 
Козгын оясын күргәзмәс. Аның бер ташы буладыр. Ул ташны оясына салдыйсә, оясы гаиб (күренми торган — М.Ә.) буладыр. Ул козгынны (ташыны — М.Ә.) агызга кабсаң, кеше гаиб буладыр вә һәм ул козгынның бер кечек баласы буладыр. Бунсы оясындин йиргә төшди ирсә, кара төлке булгай. Әгәр дә алыб асыра(дың ирсә), ул мачы, эт булгай, йаман булгай.
 
Тәмам-тәмам булды.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ
Түгәрәк уен
№ --- | 21.11.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»