поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.11.2018 Мәдәният

Фәрит Бикчәнтәевкә Станиславский исемендәге халыкара премия тапшырылды (ВИДЕО)

Кичә, 19 ноябрьдә, Мәскәүдә 23нче мәртәбә Станиславский исемендәге Халыкара премияләр тапшыру тантанасы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев бу премиягә "Режиссерлык сәнгатендә ирешкән югары уңышлары өчен" лаек булды.

Шулай ук премия лауреатлары: британ кино һәм театры артисты Джуд Лоу, Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, СССРның халык артистлары Марк Захаров, Лия Ахеджакова һ.б. Әлеге тантана данлыклы театр эшлеклесе Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышланган иде. 
 
Камал театры үзенең тарихында әлеге дәрәҗәле премияне өченче тапкыр ала. 1979 елда премия белән актер Шәүкәт Биктимиров, драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакле өчен, 1991 елда Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина "Бирнәсез кыз" спектаклендәге Лариса роле өчен бүләкләнделәр.
 
Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит ил театр эшлеклеләре Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.
 


---
Камал театры
№ --- | 20.11.2018
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»