|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда яшәүче хатын-кыз урамда кеше сөякләре тапканКазанда яшәүче хатын-кыз эте белән урамга чыккан. Урман полосасындагы юлдаг барганда ул кеше сөякләре тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “18 ноябрьдә кичке якты Зур Крыловка урамы янындагы урманда скелетка әйләнгән кеше сөякләре табылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итте Андрей Шептицкий.
Баш һәм кул сөякләрен эте белән урамга чыккан хатын-кыз юлдан тапкан, дип яза агентлык. Ул шунда ук полициягә шалтыраткан.
Полиция хезмәткәрләре тирә-якны карап чыккан һәм якындагы чокырда сөякләр һәм кием калдыклары тапкан.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|