|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2018 Шоу-бизнес
"Матбугат.ру" язмасына комментарий татар клипларыннан көлүче "Громкие рыбы" егетләренең күңеленә тигән (БИК КҮП ВИДЕО)Татар клипларын тәнкыйтьләп, Ютуб каналда махсус яңа видеотапшыру эшләгән ике блогер егет турында моннан бер ай элек язган идек. "Прожарка татарских клипов" проектында алар татар эстрадасының үтә дә примитив клипларыннан көлә. Шушы бер ай эчендә, "Громкие рыбы" проектында кунакта Ришат Төхвәтуллин һәм Илназ Гарипов булып кайткан. Татар җырчылары мондый тәнкыйтькә үпкәләми, киресенчә, файдасы бар дип саный. "Егетләр күп нәрсәгә күзне ачтылар. башка күзлектән чыгып карасаң, чыннан да көлке икән. Бу, әлбәттә, минем өчен зур сабак булды. Егетләр дөрес эш башкаралар дип уйлыйм! Алга таба клипларның сыйфаты, мәгънәсе һәм эчтәлеген уйлаганда тагын да таләпчәнрәк булачакмын" ди Ришат Төхвәтуллин. Алтынчы тапшыруда "Громкие рыбы" егетләре үз видеоларында "Матбугат.ру"ны да телгә ала. Дөресрәге, яңалык астындагы комментарийны. "Язмага караганда комментарие 6 тапкырга зуррак" ди алар Зарифә исемле укучыбызның фикере турында. Әлеге фикер күңелләренә тигән күрәсең, чөнки, чыннан да, ул киң һәм үзенчәлекле. Аны сылтама аша узып, язмабыз астында укый аласыз. Блогерлар ышандыруынча, татар клипларын "кыздыру" яңа сезон рәвешендә Яңа елдан соң да дәвам итәчәк. Ә әлегә күрми калганнар өчен «Прожарка татарских клипов»ның беренче 6 чыгарылышын тәкъдим итәбез:
--- |
Иң күп укылган
|