поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2018 Язмыш

"Ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр": Сәкинә Шәймиеваны искә алу

Кичә, каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева вафат булды. Алар 1961 еллардан бирле кулны кулга тотынышып атлады, уллар тәрбияләде, оныклар сөйде.

2007 елда Сәкинә Шәймиеваның “Минтимернең хәләл җефете” дип исемләнгән китабы басылып чыккан иде. 2016 елның апрелендә "Татар китап нәшрияты" әлеге китапка яңа өстәмә басма чыгарды. Анда Сәкинә Шәймиева укучыларны үзенең тормышы, гаиләсе, балалары, туган-тумачалары, яшәше белән таныштыра. Әлеге китаптан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.    
 
“Минем өчен ул – гомерлек тормыш юлдашым”
 
.... Чын дөресен әйткәндә, мин игътибар үзәгендә булырга яратмыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да, йә болай гына йөрергә чыксам да, мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да, мин күзгә бик ташланып тормаска тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.
 
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде:
 
– Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә.
 
Мин әлеге югары бәя өчен иремә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль. 
 
Хатын-кызны, бизәктән дә бигрәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән безнең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рәвешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшләреннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә кысылмыйм, тыңлыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.
 
...Иң кыены – табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз табигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа «беренче леди» ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз. 
 
Минем өчен ул һәрвакыт – гаилә башлыгы, улларымның атасы, сөйгән ярым. Гомерлек тормыш юлдашым. Кайгысын да, шатлыгын да бергә кичерәбез, халык әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак. Ул минем янымда дәүләт мәшәкатьләреннән ял итә. Ә гаилә сәясәте минем кулда. Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән иремне мин яратып, гади итеп “әтисе” дип йөртәм. Миңтимер минем юбилеемда: “Яратмаска сине мөмкин түгел”, - диде. Хатын-кыз өчен моннан да кадерлерәк сүз була микән? Миңа моны ишетү бик рәхәт, чөнки Миңтимер тыйнак кеше, мондый ягымлы сүзләр миңа сирәк эләгә. 
 
Мин – бәхетле хатын-кыз.      
 
...1961 елда туебыз алдыннан, Минтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!»  – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...»  – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Минтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!...

---
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»