поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2018 Җәмгыять

“Самар татарлары” сайты - халык трибунасы ул

Бүген өлкәбездә “Самар татарлары” медиа-порталы турында ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Хәер, анда безнең төбәк тормышы гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең дә көнкүреше, хыял-омтылышлары белән танышырга була. Бигрәк тә бу сайтны күрше Татарстанда үз итәләр.

Сер түгел, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләренең иртәсе дә “Самар татарлары”ның электрон битләрен күзәтүдән башлана. Редакторыбыз Рәфгать абый Әһлиуллин (урыны оҗмахта булсын) эшкә килү белән: “Римма-ТАСС” нәрсә язган икән, карыйк әле”, - дип әйтергә ярата иде. Сайтның мөхәррире, проект авторы Римма Нуретдинованы яратып, үз итеп, шулай дип атый иде ул. Дөрестән дә, бу сайт “мәгълүмат агентлыгы” исеменә лаек. Редакторы интернет челтәрен айкап, әллә кайлардан яңалыкларны эзләп таба да шундук сайтына элеп куя. Самарада узган концертлардан, төрле бәйрәмнәрдән фоторепортажлар ясап, бу чараларның рухын тоемларга, һәр мизгелен кабат кичерергә ярдәм итә. Кайчакта, Римма төннәр буе эшли ахыры, дип хәйран калып карап утырасың. Әле кичен генә җыелыш узган иде, иртә таңнан инде сайтта бу турыда мәгълүмат эленгән. Афәрин, Римма!
 
 
“Самара татарлары” сайтына быел биш ел тулды. Шушы көннәрдә шәһәребезнең Киров мәйданындагы Иҗат сараенда ул беренче юбилеен бәйрәм итте. Анда сайтның тугры укучылары, авторлары, иң якын дуслары җыелган иде. Ә алар шактый икән. Бәйрәм чарасы башлануга әле ике сәгатькә якын вакыт бар иде, ә фойе инде умарта күчен хәтерләтеп, гөж килә башлады. Бер-берсен сайт аша белгән кешеләр туганнар кебек очрашалар, фикердәшләр булып аралашалар.
 
Сайт кунаклары арасында “Бердәмлек” газетасының дуслары, штаттан тыш хәбәрчеләре булуы аеруча куандыра. Даими хат алышып, телефон аша аралашып торсак та, кайберләре белән шушы бәйрәмдә генә тәүге тапкыр очрашып, танышырга насыйп булды. Хәзер инде хезмәттәшлегебез тагын да тыгызрак булыр, дип өметләнәбез.
 
Ул арада Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, Камышлының тегү-чигү остасы Гамилә Вәлитова өстәлләргә үзләренең кул эшләрен тезеп куйдылар. Чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр, салават күпере кебек төрле-төрле җепләрдән бәйләнгән салфеткалар, оекбашлар һәм башка хуҗалыкта кирәк әйберләр белән хозурланмаган кеше калмагандыр. “Самар татарлары” журналын һәм әле яңа гына табадан төшкән календарьларны, Самара эшкуарлары Мәүлед һәм Римма Низамовларның милли тәм-томнарын да милләттәшләребез чират торып алды. Тамаша залына үткәннәре дә күңелсезләнеп утырмады. Зур экраннан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте эшчәнлеген яктырткан презентацияне карадылар, якыннарын, танышларын күреп, куандылар.
 
Чараның төп өлеше Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән башланып китте. Ул “Самар татарлары” сайтының биш ел дәверендә шактый үсүен, бүген өлкәбезнең һәм Татарстанның иҗтимагый һәм мәгълүмати порталлары арасында лаеклы урын биләвен ассызыклап үтте. Мөфти проектның оештыручысы, иганәчесе булган өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм сайтның мөхәррире Римма Нуретдиновага рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
 
Ильяс Гомәр улы үзенең сүзен милләт язмышы өчен борчылып яшәгән, аны саклап калу юнәлешендә актив эшчәнлек алып барган “Бердәмлек” газетасының беренче редакторы Рәфгать Әһлиуллин һәм, татар халкын хөрмәт итеп, барлык милли бәйрәмнәребезгә килеп йөргән Самара Губерна думасы рәисе Виктор Сазоновны искә алудан башлады. Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән бу шәхесләрне халык бер минут тынлык белән искә алды. Ильяс Шәкүров сайтны шулай ук арабыздан киткән, гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән әнисе Алия Аләветдин кызы истәлегенә багышлануын да әйтте. Шулай ук сайтны булдыруда һәм аның эшчәнлегендә актив катнашучыларны яхшы сүзләр белән искә алып, рәхмәтләрен белдерде.
 
 
Гомумән, бу көнне сәхнәдән рәхмәт, тәбрикләү сүзләре күп яңгырады. Өлкә хөкүмәтендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов - өлкә губернаторы Дмитрий Азаровның, Губерна думасының VI чакырылыш депутаты Николай Панченко - Самара Губерна думасының, ә шәһәр администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов шәһәр башлыгының тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Мөхтәрәм кунаклар, гадәттәгечә, буш кул белән килмәгәннәр иде. Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Самара татарлары” порталының даими иганәчесе Равилә Кыямова, сайтка даими рәвештә яңалыклар язып торучы Динара Шәрипова, программисты Денис Давыдов шәһәр хакимияте бүләкләренә лаек булдылар.
 
Чарага Татарстаннан да кунаклар чакырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Марсель Масаутов, бәйрәм белән котлап, Римма Нуретдиновага - конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медален, ә штаттан тыш хәбәрчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
Шулай ук Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина, Сызранның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов, Похвистнево районының Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Илһамия Кәримова һәм аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, сайтның даими авторы, шагыйрә Саимә Морзаханова, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Шәвәлиева, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат Надиров һәм башка кунаклар, сайтны туган көне белән котлап, бик матур чыгышлар ясадылар.
 
“Самар татарлары” сайты берничә ел рәттән социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре арасында бәйгеләр уздырып килә. Бәйрәмдә аңа да нәтиҗә ясалды һәм финалистларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
 
Өлкәбезнең төрле шәһәр-авылларында яшәп, сайтка җирле хәбәрләр турында даими язып торучы, мәкаләләр астында үз фикерләрен калдыручы актив якташларыбызны аеруча зурладылар. Шулай, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы - Азат Надиров, Самараның тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев, Нефтегорск шәһәреннән - Линара Николашкина, Сызраннан - Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Светлана Лаврентьева, Елховка районының Мулла авылыннан - Нәгыйм Рәҗапов, Похвистнево районының Гали авылыннан - Гөлшат Хәйруллина, Мәчәләйдән - Зөлфия Таштабанова, Яңа Мансурдан - Рузалия Фәткуллина, Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан - Гөлисә Бәдретдинова, Әлфирә Кәлимуллина, Яңа Ярмәктән - Сания Нуретдинова, Рузалия Гафурова, Алисә Хаматшина, Алия Хәмидуллина, Иске Усманнан - Зөлфия Хисаметдинова, Байтуганнан - Нурания Абзалова, Камышлыдан - Җәмилә Минегалимова, Рушания Диндарова, Лилия Фәртдинова, Шенталы районының Денис авылыннан - Рөстәм Нуртдинов, Гөлчәчәк Шәрәпова, Кошки районының Яңа Җүрәй авылыннан - Руфинә Насыйрова төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдылар. Бу кичәдә аларның күбесен сәхнәгә хәтта берничә тапкыр чакырдылар. “Камышлы хәбәрләре”, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самар татарлары” журналы коллективларына да рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
 
- Бүген сәхнәгә татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауда зур эшләр башкаручы кешеләр чыкты. Өлкәбездә татар телендә ике газета нәшер ителә, “Яктылык” мәктәбе яшләп килә, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле концертлары гөрли. Биш ел элек аларга “Самар татарлары” сайты да кушылды. Милли проектлар, мәгълүмат чаралары никадәр күбрәк була, шул кадәр милләтебезне саклау юнәлешендә күбрәк эшләр башкарачакбыз. Мин җи-тәкчелек иткән “Прогресс-В” компанияләр төркеме һәрвакыт аларга ярдәм итеп тора.
 
 
Менә күптән түгел генә Рәфгать Әһлиуллинны соңгы юлга озаттык. “Бердәмлек” газетасы аның тырышлыгы белән генә эшли иде, ябылыр инде”, - диючеләр булды. Бүген редакция коллективының эшли алуын күрәбез. Татарлар газетага да, журналга да, интернет-порталга да ябылырга ирек бирмәсләр”, - дип сөйләде үзенең котлавында “Прогресс-В” компанияләр төркеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы. Аның бу сүзләрен тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Барлык бүләкләнүчеләргә Вазыйх Мөхәммәтшин чәчәкләр, ә интернет челтәрендә узган бәйгедә беренче урыннарга ия булган Җәмилә Минегалимовага (“Одноклассники” сайтында “Terra Камышла” дип аталган төркем модераторы) һәм “Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлеге” төркемен алып баручы Гөлисә Бәдретдиновага кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
 
Бәйрәм программасын бик оста итеп Альбина Мәхмүтова һәм Рафаэль Яросланов алып бардылар. Тәбрикләүләр, бү-ләкләүләр Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию студиясе, әтиле-кызлы җырчылар Альмира һәм Искәндәр Сәетовларның чыгышлары белән үрелеп барды. Ә тәнәфес вакытында тамашачылар идәннәрне дер селкетеп, “Ярмәк вагы”на бастылар. Фәрхәт Мәхмүтов: “Җәмәгать, тәнәфес тәмам, сәхнәдә Казан артистлары чыгыш ясый”, - дисә дә, биючеләр тиз генә туктый алмадылар, нәкъ ярмәкләрчә, сызгырып-сызгырып, бии бирделәр.
 
Ә сәхнәдә, чынлап та, бик матур концерт бара иде. Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова самаралыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашачы аларның чыгышларын чәчәкләр һәм бүләкләр белән хуплады.
 
- Бәйрәм ничек узар икән, дип бик дулкынланган идем. Аллаһыга шөкер, бар да бик матур килеп чыкты. Оештыру эшләрендә ярдәм итүчеләргә, аеруча, бөтен чыгымнарны үз өстенә алган өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улына чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, “Самар татарлары” сайты аның ярдәме белән оештырылды һәм биш ел буе аның акчасына эшләп килә.
 
Проектны булдыруыбызның төп максаты - яшьләрдә милли тормышка карата кызыксыну уяту, берләштерү иде. Бүгенге бәйрәмдә сайтны “халык трибунасы” дип атадылар. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Анда көненә биш йөздән артык кеше кереп, татар тормышы яңалыклары белән танышалар, фикер алышалар. “Одноклассники”, “В контакте” социаль челтәрләрдә дә үз төркемнәребез бар. Бер сүз белән әйткәндә, медиа-порталыбыз яшьләрнең генә түгел, төрле буын вәкилләренең берләшү мәйданчыгына әверелде. Моның өчен укучыларыбызга, авторларыбызга зур рәхмәт белдерәм, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты сайтның мөхәррире Римма Нуретдинова.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»