• 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
  • 02.03-03.03 "Казан" бию ансамбле концерты. Г.Камал театры. 19.00
  • 03.03 Айдар Габдиновның юбилей концерты. Филармония. 18.30
  • 05.03 "Микулай" спектакле. Кариев театры 18.30
  • 12.03-13.03 "Карурман" спектакле премьерасы. Тинчурин театры
  • 18.03 Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе. Камал театры. 19.00
  • 26.03 Казан шәһәр филармония концерты. 18:30
  • 09.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Поющие сердца"(Р.Асаев, Н.Коновалов, Г.Имамиева, А.Шәрипҗанова) Филармония. 18.30
  • 14.04 "Безнең җыр". Филармония. 18.30
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Вәис Бәйрәмов)
  • 15.04 Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты – "Без танышбыз сезгә җыр аша" (Р.Закиров, Э.Хәйруллина, В.Бәйрәмов, А.Вәлиуллина, А.Хәсән
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 28 Февраль Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984)
  • 28 Февраль Камил Сәгъдәтшин
  • 28 Февраль Шәмсия Җиһангирова
  • 28 Февраль Раил Гатауллин
  • Сдается 3-х комнатная квартира, по адресу проспект Ибрагимова 45 кв.84 на длительный срок.В шаговой доступности находятся остановки общест. транспорта. В квартире чисто,уютно. Имеется все для проживания- холодильник, стир. машина, мебель. Не дорого 17 тысяч рублей. Не риэлтор. 8 937 585 91 72
  • Сдается однокомнатная квартира в Салават купере (пр.Шакирова, 13). 30 кв.м. Есть: гарнитур, двуспальная кровать. Привезём шкаф стиралку и холодильник. 8 тыс+счёт-фактура. 89050257974 собственник.
  • Казан, Дементьев ур., 31 йорт адресы буенча коммуналь фатирда уңайлыклары булган бер бүлмә "сдавать"ителә. Аена 7,5 мең сум. Собственник. 89519056330
  • Нарат агачыннан мунча бурасы сатыла. Комплектлап биру момкинлеге дэ бар. Балтач р-ны. тел . 89083357408.
  • Казань шэхэре. Новоселья урамы з булмэленен залына керергэ телэучелэр юкмы. 1 марттан. 89277896680
  • Мтз 82 тракторына алгы мост Хэм ЗУР кабина сатып алам тел 89274931646
  • Казан шәһәре Портовая урамында 2 бүлмәле квартира 49 кв.м. озак вакытка сдавать ителә. Туалет, душевая кабина үзендә. 4 квартирага бер кухня. Речной порт тукталышыннан 2 км ераклыкта. Бәясе 13000 квартплата белән бергә. 89272439077.
  • Арча районы Татар Кәдрәге авылында 2 катлы йорт сатыла.170 кв.м, 20 сутый җир.Йортта газ, су, санузел, пластик тәрәзләр, биметалл радиаторлар.Яхшы мунча, гараж, хуҗалык корылмалары бер түбә астында.Аерым гараж да бар. Җиләк-җимеш агачлары, куаклары, чәчәкләр утыртылган бакча, бетонланган бакча юллары,су сибү өчен зур бак бар.Шәһәр ыгы- зыгысынган туйган, өлкән яшьтә табигать кочагында яшәргә хыялланган пенсионерларга да, яшь гаиләгә дә менә дигән вариант. 2км да мәктәп, балалар бакчасы бар, 8км Арча шәһәренә, 800 м тимер юлга.Казанга бик якын, автобус йөреп тора.Ашыгыгыз.Тел.89600832277.
  • Авыл кукэе сатам. Казанга алып килу момкинлегебез бар. Тел: +7 937 525-51-46
  • Сдаю комнату девушкам в 2-х комн.кв по улице Гарифьянова на длительный срок. В шаговой доступности находятся остановки общественного транспорта, Медучилище через дорогу. В квартире имеется всё для проживания - холодильник, стиральная машина, микроволновка. Санузел раздельный. Недорого. 7 тысяч рублей. Не риэлтор. 89178738213 (ватсап)

 

 
Архив
 

               

08.04.2010 Сәясәт

KЫРГЫЗСТАНДА ОППОЗИЦИЯ ХАКИМИЯТНЕ ҮЗ КУЛЫНА АЛДЫ

Kыргызстанда кичә полиция белән хакимияткә каршы торган халык арасында чыккан бәрелештән соң, оппозиция хакимият идарәсен үз кулына алуын игълан итте. Алар ил белән ярты ел дәвамында идарә итәргә җыена.

Кыргызстанда оппозиция тарафыннан булдырылган вакытлы хөкүмәт бүген парламентны таратуын һәм президент, хөкүмәт вазыйфаларын үзенә алуын әйтте.

 

Вакытлы хөкүмәт конституциягә үзгәрешләр кергәнче – ярты ел дәвамында эшләргә исәп тота. Оппозиция башлыгы Роза Отунбаева белдерүенчә, элекке җитәкчелек тарафыннан расланган барлык халыкара җаваплылык үз көчендә калачак.

 

“Интерфакс” язуынча, Җәләл-Абад өлкәсе губернаторы хәзерге вакытта илнең көньягында урнашкан Кыргызстан президенты Курманбәк Бакиев эштән китәргә исәп тота дип белдергән.

 

Әмма шул ук вакытта Кыргызстанның көньягыннан Бакиевның меңләрчә коралланган тарафдалары Бишкәккә таба юл ала дигән мәгълүматлар да бар. Президентның башкаладагы йорты яндырылган һәм таланган.

 

Билгеге булганча, Кыргызстанда Tалас шәһәрендә башланган чара Бишкәктә көч куллану белән дәвам итте. Протестчылар белән полиция арасында чыккан бәрелештә кимендә 65 кеше үлде 400дән артык кеше яраланды.

 

Ил президенты Курманбәк Бакиев башкала Бишкәк һәм тагын 3 шәһәрдә кичә гадәттән тыш хәл игълан иткән иде.

 

Оппозиция тарафдарлары дәүләт карамагындагы ТВ каналын тоткарлады, эфир туктатылды.

 

7нче апрель

 

Бишкәктәге протест чаралары күз яше чыгарган газ бомбалары белән таратылганда, урамнарда корал тавышлары да ишетелде. Оппозиция президент Бакиевны ришвәтчелектә гаепли.

 

Кыргыз хөкүмәте протестларга реакция уңаеннан бер төркем оппозиция сәясәтчесен кулга алды. Алар арасында президент вазыйфасына дәгъва белдергән Алмазбәк Атамбаев та бар.

 

Таласта президент Бакиевның сурәтләрен яндырган протестчылар төбәк башлыгын вакытлыча кулга алды. 500-ләп протестчы исә полиция бинасын тоткарлады.

 

Интернетка цензура

 

Хәрби һава базасы сәбәпле, Әфган операциясе өчен Кыргызстан, АКШ өчен зур әһәмияткә ия.

 

Reuters хәбәр агентлыгына ясаган белдерүдә Тактаим Өметлиева: "Хөкүмәт безнең каршылык чараларын туктатырга тырыша, ләкин без аны дәвам итәчәкбез", дип әйтте.

 

Мәгълүм булганча, соңгы атналарда хөкүмәт белән оппозиция арасында киеренкелек көчәя бара иде. Кыргызстанда хөкүмәтне тәнкыйть иткән кайбер интернет сәхифәләренә соңгы арада кереп булмавы хәбәр ителә.

 

Кыргызстанда соңгы 5 ел

 

Президент Бакиевның үз улын мөһим дәүләт урынына билгеләве оппозициядә зур ризасызлык тудырган иде.

 

Корманбәк Бакиев моннан 5 ел элек булган протест чараларында яклау табып, хакимият башына килгән иде. Һәм ул беренче чиратта коррупция белән көрәшергә вәгъдә иткән иде.

 

Ләкин Бакиевка каршы булган оппозиция, соңгы 5 ел эчендә Кыргызстанның демократиядән читләшә башлавын һәм коррупциянең күбәеп китүен алга сөрә.

 

Якын арада Үзәк Азия сәфәре кысаларындa Бишкәктә тукталган БМО башлыгы Пан Ги Мун, кыргыз хакимиятен кеше хокукларын саклау өчен күбрәк тырышлык күрсәтергә чакырган иде.


Азатлык
№ | 07.04.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (41422) / 10.04.2010 19:45:53

Хәерче халыкның югалтыр әйберсе юк. Шул хәерчене дә талап яталар икән - оятсызлыкның соңгы чиге.
Безнең хәлләр башка төрле, катлаулы.

№10 (41412) / 10.04.2010 16:59:25

Халык бик хәерче иде анда. Булганым бар.Ризык өчен әллә ниләр сатарга ризалар иде. Соңгы чиккә кадәр түзделәр инде.
Исем китеп кайткан идем. Эссе күл буендагы коттеджлар байлыгы белән Бишкек тирәсендәге авыллар хәерчеләге коточкыч иде. Кыргызларның аларның легендалары да хәерчелекне аңлатып сөйләнгән: тәңреләре каргаган аларны.Тау-таш арасында берни үстереп булмый, көтү йөрми, далаларында комнан башка берни юк. Көч-хәл белән җан асрыйлар иде. Теге властьта да, бусында да алга китәрләр дигән өмет юк. Атом калдыклары эшкәртә торган заводлар төземәсәләр.

№9 (41406) / 10.04.2010 15:06:35

Этник-мөселман кыргыз туганнарны үзара сугыштырып көчсезләндереп бетермәсәләр \\\"ник\\\"ны алыштырам.

№8 (41351) / 09.04.2010 20:25:20

Барыгызга бергә.Үз туганынарын үз янына эшкә алган өчен кыргызлар риза түгел. Ә без "татарлар"(бу сузне язуы да оят инде)андый кешеләрне хөрмәтләп баш иябез, ярарга тырышып бушка эшлибез. Күт тункайган һаман нәрсәдер өмет итә. Кемнең башы күтәрелә, аны кылыч кисә.Но бу кыргыз корбаннарыннан бик күп тапкырларга күбрәк.

№7 (41327) / 09.04.2010 16:06:11

бал корты сүзләрендә - хаклык. Ул эшчәннәрнең хаҗәтен аңлый белә.
Корбаннар кызганыч әлбәттә. Кем үтерде соң аларны? Үтерүчеләрне - хөкемгә.
Халыкның байлыгын үзләштереп ятучы хакимиятне алып атканнар икән, булдырганнар. Шундый горур халкы булган ил, башка клан килеп утырса да алып атар - гадел дәүләт төзегәнчегә кадәр шулай булыр.

№6 (41325) / 09.04.2010 15:23:24

Гади халык,кеше фикере хэзер чуп кенэ бит!!!

№5 (41324) / 09.04.2010 15:19:37

хаклык бар гына түгел хаклык зур бу сүзләрдә.

нәрсә хакына диген. кем искә алыр киләчәктә шуларны

№4 (41322) / 09.04.2010 15:16:00

кеше, фикереңдә хаклык бар.

№3 (41317) / 09.04.2010 15:10:05

бал корты,ятып калганнар кызганыч миңа. Аларга инде дан да, мал да кирәкми. "Халык бәхете" өчен түгел, яңа кланнар өчен китте алар! 

№2 (41248) / 08.04.2010 21:14:49

без яман каты кычкырабыз. тик тиешле урында гына түгел.

№1 (41244) / 08.04.2010 21:12:48

Кыргызлар, молодецы!Безнен сарык котуе тугел.Хотя нинди сарык ди ул.Сарык та тамагы ачса кычкыра.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR