поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2018 Җәмгыять

"Чын ир-ат! Мондый кеше беркайчан да хыянәт итмәс, дидем" - Сәкинә Шәймиева истәлекләре

2016 елның апрелендә "Татар китап нәшрияты" Сәкинә Шәймиеваның "Минтимер күләгәсендә" китабына яңа өстәмә басма чыгарды. Соңрак Сәкинә ханым элеккеге басмага Шәймиевләрнең тормышы турында берничә бүлек өстәргә ризалаша. Минтимер шәймиев гаиләдә нинди ир, әти, бабай булган? "Матбугат.ру" укучыларыбызга мәрхүмә Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның истәлекләреннән өзек тәкъдим итә:

...Язгы кичтә, биюләрнең иң кызган мәлендә, клубка моңарчы таныш булмаган кара чәчле егет килеп керде. Безнең карашларыбыз очрашты. Шул мизгелдә бөтен тәнем буйлап ток йөгергәндәй булды. Ул шундый... аңлатып булмаслык сөйкемле  иде. Каршыма килеп басты да, мине биергә чакырды. Ул чагында нәрсә дә булса уйларлык хәлдә түгел идем. Ә хәзер баш ватам: беренче очрашуда ук, Минтимер мине ничек үзенә җәлеп итте соң?..

...Бер карасаң, гадәти егет инде. Уртача буйлы, нык бәдәнле, дигәндәй. Эчке халәтем шул чакта ук Минтимердә «үз», «газиз» хисләрен тоемлады. Соңрак аның үткен акыллы, ныклы характерга ия булуын, хисләренең тирәнлеген  аңладым. Чын ир-ат! Аның янында бәхетле булачагымны тойдым. Мондый кеше беркайчан да алдамас һәм хыянәт итмәс, дидем...

...Хатын-кыз һәрвакыт авыр чакта таянырлык ышанычлы «җилкә» эзли бит. Минтимер миңа шундук игътибар итүен әйтә: «Ак кофта, кара сарафан кигән озын толымлы нинди чибәр кыз!» Бер күрүдә гашыйк булганнар гына шулай әйтә ала торгандыр...

...Әтиләр йортына кайту безнең өчен һәрвакыт бәйрәм иде. Һәр кайтуыбызда сарык суялар. Ашны ярты тәкә сыярлык казанда әзерлиләр. Аш ашаганда, әнкәй өстәлгә зур савыт белән ит чыгара, ә әти иң зур кисәген миңа суза торган иде... Иремнең туганнары – Шәймиевләр нәселе мине беренче көннән үк үз итте. Минем өчен алар иң якын кешеләрем булды. Йортыбыз алар өчен һәрвакыт ачык. Казанга укырга килгән туганнарыбызга да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, туганлык хакын хакларга тырыштык...

...Минтимер балабызны көткәндә бик дулкынланды. Төннәрен биш-алты айлык корсагымда нарасый тибенгәндә, уянып, колагын куеп тыңлый иде. Назлап корсагымны сыйпый, балабызны тынычландыра... Улларыбызның яшь аермасы – 2 ел да 8 ай. Минтимер белән дә шундый ук аерма безнең. Улларыбыз кече яшьтән үк дус-тату, бер-берсенә терәк булып үсте. Беркайчан да бер-берсен кимсетмәделәр. Ирем көн-төн эштә булды. Башкарасы гамәлләре, шул исәптән, җаваплылыгы да зур иде. Ул бит ярты-йорты гына эшли белмәде һәм белми дә...

...Миннән берәрсе: «Тормышыңда нинди авыр мизгелләр булды?» – дип сораса: «Улым армиядә хезмәт иткәндә!» – дияр идем. Күзләремнән бертуктаусыз яшь акты. «Улыма хат» җырын тыңлый-тыңлый, хатларын укый-укый елый идем. Аллага шөкер, ул сынауны да уздык...

...Минтимер – максатчан кеше. Үз ниятләрен алдан кычкырып әйтми. Гаиләбездә дә шулай куелган: үзе әйтми торып, аннан сорамыйбыз. Президент вазифасыннан китәчәген дә алдан белгертмәде. Моны йортыбызда нәни көчек пәйда булгач кына аңладым. Ул һәрвакыт эт асрарга теләде. Ләкин бик җаваплы кеше булгач, бүләк ителгән көчекләрне дә яхшы кулларга тапшыра килде. Тере җан ияләренә кешечә игътибар күрсәтергә кирәк, дип саный. 2009 елда көнбатыш себер лайкасы токымлы этне үзендә калдырырга карар кылды. Аңа «Маэмай» дип исем дә кушты. Менә шуннан соң инде Минтимернең Президент вазифасыннан китәчәген аңладым. Ирем, зур посттан киткәч, бик шатландым. «Оппозиция бәйрәм итә...» дип шаяртты да әле ул...

...Минтимер тик утыра торган кеше түгел – ул ял итә белми. Шуңа күрә тормышыбызда әллә ни үзгәреш булмады. Бүген дә ирем көн саен эшкә китә. Мин мыгырданмыйм, чөнки кияүгә белеп бардым. Акыллы, хезмәт сөючән авыл егетенә чыктым. Аның гел нәрсәдер эшләргә кирәклеге геннарында ук язылган. 1961 елда туебыз алдыннан, Минтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!»  – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...»  – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Минтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!...
 
Сәкинә Шәймиеваның «В тени Минтимера» китабыннан.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»