поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.11.2018 Милләт

Газраилме хаталанган, тәкъдиреңме шул булган?

Үлемсезлек, кызганычка, юк. Кеше туа, яши, китә... Бер уйлап карасаң, кеше үлеме гадәти хәл инде ул.

Тик, барыбер, белгән кешеңнең вафат булу хәбәре, бигрәк тә аны күп еллар дәвамында якыннан белсәң, милләттәшең һәм фикердәшең булса, күңелгә ифрат дәрәҗәдә авыр тәэсир итә. Менә Рәф-гать ӘҺЛИУЛЛИНның үлеме дә миңа шулай, күтәреп булмаслык авыр кайгы булып тоелды. Бертуганымны югалткандай тәэсир итте.
 
Без бер-беребезне якташлар, дип исәпли идек. Чөнки икебез дә Камышлы районында, ул - Дәүләтколда, мин Балыклыда туып-үстек. Мин аның язмышы белән үземнең язмышта охшашлык бар, дип саный идем. Аның әтисе Нәбиулла ага һәм Иске Ярмәктә яшәгән әнием Фатыйма Рәфыйкова үткән гасырның утызынчы еллары башында, “кулак” тамгасы тагылып, гаиләләре белән авылларыннан сөрелгәннәр иде. “Красный Бережок”, ә халык телендә “Кулак посёлогы” дип аталган урында комендант күзәтүе астында яшәргә һәм эшләргә мәҗбүр булдылар.
 
Рәфгать “Бердәмлек”тә эшли башлагач, газетада “Мин кулак малае” дигән исем астында күләмле язма бастырып чыгарган иде. Шул поселокта яшәгән кешеләр, кулакка чыгарылып, сөргенгә озатылган гаиләләр язмышы “Бердәмлек” битләрендә урын алып, халык күңеленә кереп калды, гасырларда сакланырдай истәлек булды.
 
Үсмер чакларыбызда без икебез дә беренче һөнәри белемне Камышлы авыл хуҗалыгы техникумында алып, зур тормыш юлына аяк бастык. Алга таба безнең язмышлар, әлбәттә, төрле юлдан китте. Мин, һөнәремне үзгәртеп, 20 еллар чамасы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә нефть һәм газ тармагында, төзелештә эшләдем. Ә ул журналистикага бирелеп, соңгача шул һөнәренә тугры калды.
 
Минем аның белән якыннан танышуым Тольятти шәһәрендәге “Самаратрансгаз” оешмасында эшли башлаган 1993 елда булды. Милли хәрәкәт, татарлыкны торгызу, динне үстерү мәсьәләләре илдә дә, Самара өлкәсендә дә киң колач җәйгән чор иде. Ә мондый эшләрдә, әлбәттә, мәгълүмат чараларының роле бик зур, хәтта хәлиткеч, дип уйлыйм.
 
Шуңа да Самараның “Туган тел“ татар җәмгыяте оешмасының милли җанлы әгъзалары иницитивасы белән, исеме үк берләшүгә, бердәмлеккә өнди торган беренче милли-мәгълүмати орган - “Бердәмлек” оештырыла. Аның мөхәррире итеп күп еллар төрле газеталарда эшләп зур тәҗрибә туплаган Рәфгать Әһлиуллин билгеләнә.
 
“Бердәмлек” газетасын укып карагач, минем дә күңелемдә пыскып янган милли хисләр үрә башладылар, аларны халык белән уртаклашырга теләк туды. Элек тә үземнең уй-тойгыларымны шигъри юлларга салып, кәгазьгә теркәп бара идем. Күнегүләремне газета хезмәткәрләренә дә күрсәтәсем килде. Бу 1993 ел иде, бугай. Адресларын белештем дә бардым. Ул чакта редакция Фрунзе урамында, бер иске йортның ярымподвалында урнашкан иде. Кечкенә генә тынчу бүлмәдә, Рәфгатьтән башка тагын Шамил Галимов, Исхак Апанаев, Камышлы һәм Балыклыда яшәгән чактан ук миңа таныш булган Фәния апа Шәфигуллина бар иде. Менә шул тәүге очрашудан башланды инде минем татар газетасы һәм аның тәүге хезмәткәрләре белән аралашуым.
 
Аннары төрле елларда “Бердәмлек”тә эшләгән күп хезмәткәрләр, сәбәпләр табып, башка эшләргә күчтеләр. Тормыш бит. Ә Рәфгать Нәбиулла улы 28 ел буе газетаның алыштыргысыз редакторы булып эшләде.
 
Шул беренче танышуымда ук алып килгән чиле-пешле, камиллектән ерак булган, милли пафос белән сугарылган шигырьләремне Рәфгатькә һәм хезмәткәрләренә тәкъдим иттем. Алар бик зур кызыксыну белән карап чыктылар һәм калдырып китүемне сорадылар.
 
Мин ул вакытта “Бердәмлек”не өемә яздырып ала башлаган идем инде. Күпмедер вакыт узгач, кайбер ши-гырьләрем дөнья күрде. Әлбәттә, бик кытыршы урыннары Рәфгать тарафыннан шомартылган иде.
 
Шигырьләремне бастыру өчен генә түгел, гомумән “Бердәмлек”нең хәленә кереп, киләчәген кайгыртып тора баш-ладым. Чөнки, газетаның яшәешендә төрле катлаулы мизгелләр булды, матди кыенлыклар туа торды, татар телен яхшы белүче корреспондентлар табуы кыенлашты. Ә газета чыгару - зур чыгымнар таләп итә торган эш. Укучылардан кергән акча гына бөтен чыгымнарны да каплый алмый инде. Бер чорда “Туган тел” оешмасы, “Бердәмлек”, “Азан” газеталары арасында ниндидер аңлашылмаучылык булып алды (хәер, татарда еш була торган хәл ул). Кайбер бәхәсле очрашуларында катнашырга да туры килде. Миңа Рәфгатьнең чыгышында үз фикерен, газетаның юнәлешен, кыйбласын дәлилләп исбатлый белүе бик ошады. Иншалла, ул ыгы-зыгылар вакыт белән сүрелде. Әйтергә кирәк, аның холкында, табигатендә уңай сыйфатлар күп иде. Авыр елларга туры килгән балачагыннан холкына сеңеп калган әрсезлеге дә аңа күп очракларда ярдәм иткәндер, мөгаен. Газета матди яктан төшенке хәлгә калган чакларда Рәфгать хакимият ишекләрен бер дә тартынмыйча ачып керә иде. Кем әйтмешли, бер ишектән кусалар, икенчесен шакый. Һәм нәтиҗәгә ирешкән чаклары да булды. Тик ул тавыш күтәреп, гауга чыгара торган кеше түгел иде. Һәрвакытта басынкы тавыш белән, ипле, тыйнак кына сөйләште.
 
Еллар узган саен “Бердәмлек”нең, Рәфгатьнең дәрәҗәләре, абруйлары үсә һәм киңәя барды, даны, шөһрәте Самара өлкәсендә генә түгел, татарлар яшәгән барча төбәкләргә таралды. Үземә билгеле булганча, “Бердәмлек”не хәтта Үзбәк-станда да алучылар бар иде.
 
Аның күпьеллык тырыш хезмәте өлкә хакимияте тарафыннан тиешлечә бәяләнде. Татарстаннан да дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр бирелде. Әмма Рәфгатькә “мин-минлек” чире йокмады, кәпрәеп, үзенең өстенлеген күрсәтү сыйфаты аңа ят булды. Әңгәмәдәшләре белән үзен гади тота, ипләп сөйләшә, җитди темаларга гәпләшкәндә дә, сүз
 
уңаена аңа гына хас шаян сүзләр, җылы елмаю белән берәр мәзәк сөйләп көлдерә, җанлылык өсти белә иде. Беркайчан да дорфалык, тупаслык үрнәкләре күрсәтмәде. Аның күз карашында, елмаюында серле яктылык, нур чагылыш таба иде.
 
...Рәфгать турында байтак сөйләргә була. Ул аны белгән, аралашкан кешеләр күңелендә шул елмаюлы, серле көче белән үзенә тартып тора торган кыяфәте белән исебездә сакланыр.
 
Илаһым, урыны оҗмах түрендә булсын иде!
 
Хуш, бәхил бул, Рәфгать

туган,

Газраилме хаталанган,

Тәкъдиреңме шул булган?

Гомер юлың изге булды,

Ил, милләт өчен яндың,

Һәр тарафтан савап алдың,

Җирдә бурычың калмады.

Йокла тыныч кабереңдә,

Син мәңге исебездә.

Безнең дога, тәкъбиребез

Киңәйтер тар гүреңне,

Көткәндә Кыямәт көнне.
 
Шактый еллар тирән ихтирам белән аралашып яшәгән дустың
 
Наил ВАХИТОВ.

---
Бердәмлек
№ --- | 16.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»