поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2010 Авыл

КҮЗ БУЯУ КЕМГӘ КИРӘК?

Кайчак шулай да була. Кайсы булса да төбәктәге хәлләр хакында тәнкыйть мәкаләсе язасың да тау башыннан ишелгән кар йомгагы кебек редакциягә бер-бер артлы хат-хәбәрләр ява башлый. Лаеш районыннан тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы фермер әби турындагы мәкалә уңаеннан да редакциягә дистәләрчә хат алынды, үзләре килүчеләр дә шактый булды.

Алар арасында Казанга якын авылларда яшәүчеләр күбрәк. Кайсы үзенә тиешле пай җирләрен, кайсы шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге ала алмаудан зарлана.

 

Габишев бистәсеннән бер төркем укучыларыбыз имзалаган хатта шушы төбәктә туып үскән, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң шушында ук эшкә калган, инде башлы-күзле булып матур гына яши башлаган гаиләләрнең өй төзү өчен җир сорап, бусагадан бусагага йөрергә мәҗбүр булулары турында әйтелә. Хезмәт ветераны Зәйтүнә апа Хәйруллина үзенең кечкенә генә фатирында шулай ук гаилә корган ике улы (дистәдән артык кеше) белән яшәп ята. Кайларга гына мөрәҗәгать итсәләр дә, җавап бер: өй төзү өчен җир бирү мөмкинлеге юк!

 

Районның Столбище җирле үзидарә составына керүче Усады бистәсендә биш бала анасы Ирина Фомина үзенең ишле гаиләсенә нинди дә булса ярдәм өмет итеп, бусагадан бусагага инде ун елдан артык йөри. “Ничә тапкыр ялынып-ялварып Лаеш муниципаль районы башлыгы А.Тимофеев янына керергә теләдем – кабул итмәде. Бу турыда үтенеч хатыма җавабында: “Сезнең торак шартларын яхшыртуда ярдәм итә алмыйбыз”, – дигән. Димәк, ул хатны укып та тормаган! Безнең бит торагыбыз бөтенләй юк. Булмаганны ничек яхшыртасың?” – дип аптырый Ирина Николаевна. Йөри торгач, 2003 елны өй төзү өчен җир кишәрлеге дә сорап карый алар. Тик бүгенгә кадәр уңай җавап кына юк.

 

Редакциягә килгән хатларда язылганча ук дорфа кеше түгел икән муниципаль район башлыгы. Нармонка бистәсендә янгын чыгып, биредә яшәү­челәрнең сарайлары янып киткәч, терлек асрарга теләүчеләргә җирле үзидарә белән берлектә янәшәдәге ташландык фермаларны бирү турында да кайгыртып йөрде ул. Бу кадәресенә үзем шаһит. Шәхси фермаларны ачарга республика газеталары, радио һәм телевидение журналистлары белән бергә мин дә чакырулы идем. Менә бит, теләсәләр – булдыралар. Элекке “Татплодоовощпром” ярдәмче хуҗалыгының фермаларын рәткә китереп, зур бинаны бүлгәләп, шәхси хуҗалыкларында терлек асрарга теләүчеләргә биргәннәр. Татарстан Aвыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәхси фермалар ачылу тантанасында катнашучы башка югары оешмалар да мондый башлангычны хуплады. Шунда, җаен туры китереп, муниципаль район башлыгы белән озаклап фикер алышып утырырга туры килде. Берәүләрнең : “А.Тимофеев хуҗалыкларда сирәк була. Терлекләрнең баш санын өстәп язалар. Ай саен 350-400 тонна сөт кимрәк савыла. Урта Девятово авылында гына да савым сыерлар алты йөзгә кимеде. Дуңгызлар калмады”, – дигән хаттагы сүзләрен искә алуыма да ачуы кабармады. “Урта Девятово авылында хәлләр чыннан да бик үк әйбәт түгел. Бетерделәр авылны. Бер килеп үзегез күреп китегез”,– дип кунакка чакырды. Ихластан озак итеп сөйләшеп утырдык. “Мин бары тик районыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртам. Шулай яшәдем, шулай яшәячәкмен”, – ди Александр Тимофеев.

 

Соңгы елларда бер-бер артлы эшләреннән киткән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары Р.Давидонис, Р.Вәлиев, район башкарма комитеты рәисе урынбасарлары Э.Әхмәтҗанова, Н.Борознов, В.Есипов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре А.Корсалов, Л.Антонова, район администрациясе аппараты җитәкчесе И.Гарифуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Т.Һадиев һәм башкаларның Лаеш муниципаль районы җитәкчесенә карата дәгъваларын искә төшерәм. “Күбрәк үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәделәр”, – ди Александр Петрович. Ә бит алар бу җаваплы хезмәткә һәркайсы муниципаль район хакимияте чакыруы белән килгән.

 

Шулай да күңел дигәнең бик нечкә бит ул. Александр Тимофеевның үзе белән гәпләшкәннән соң, икеләнеп йөрдем. Тик Лаеш районыннан алынган хәбәрләр генә гаепнең атта да, тәртәдә дә булуын раслый тора. Әнә бит җир дигәннәре дә кемгә бар, ә кемгәдер юк икән. Лаеш районының Казанга якын авылларында өй төзер өчен җир кишәрлеге сатучыларның игъланнары реклама газеталарында да, телевидение экраннарында да күзгә еш чалына. Тик бәяләре генә “тешләшә” – бер сутый җиргә йөз мең сумнан алып ике йөз мең сумга кадәр сорыйлар. Сутыйлап түгел, ә гектарлап алалар җирне. Әйтик, Габишев бистәсе җирләренә моңарчы бернинди катнашы да булмаган Марат Гәрәев баштарак “беркемгә кирәге калмаган медпункт бинасын” арзан гына бәягә сатып ала да күпмедер вакыттан соң “кинәт кенә кирәге чыккан” әлеге бинаны бистә читендәге 2,4 гектар җиргә алыштыра.

 

Җир кишәрлекләре белән төрле әвеш-тәвешләр генә түгел, күпфатирлы өйләрдә капиталь ремонтлар белән килеп чыккан хилафлыкларның исәбе-саны юк икән. Соңгы елларда Лаеш районында уздырылган тикшерүләр, шул исәптән Татарстан Республикасы Хисап палатасы мәгълүматлары да шуны раслый. Лаеш шәһәрендә берничә катлы өйләргә капиталь ремонт эшенә алынган “ТРО ВОИ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан башкарылган эшләр үзенең сыйфатсызлыгы бе­лән аерылып тора. Тикшерүләр вакытында кыеш-мыеш килүче ишекләр, түбән сыйфатлы буяу эшләре, суүткәргеч торбаларның ныклап беркетелмәве һәм башка күп төрле җитешсезлекләр булуы ачыла.

 

Җаваплылыгы чикләнгән әлеге оешманың башкарган эшләре түбән сыйфатлы булса да, ни сәбәпледер акчаны алар хәтта тиешлесеннән күбрәк ала. Тикшерү органнары ачыклаганча, әлеге өстәмәләр Лаеш шәһәренең Чернышев урамындагы 29 нчы йортында – 126700 сум, О.Кошевой урамының 1 нче йортында – 28800 сум, шул ук урамның 15 нче йортында – 33600 сум, “Октябрьнең 25 еллыгы” бистәсе Фабричная урамының 4 нче йортында – 33600 сум, шул ук бистәнең Школьная урамындагы 15 нче йортта – 26600 сум, Үзәк урамның 3 нче йортында 43500 сум тәшкил итә.

 

Республика җитәкчесе Р.Миңнеханов йортларда капиталь ремонтны түбән сыйфатлы итеп башкарган оешмалар белән киләчәктә саграк булырга кирәклеген ассызыклаган иде. Бу хәлләрдән соң устав капиталы берничә дистә мең сумнан артмаган “ТРО ВОИ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Лаеш районында күпмедер күләмдә дәрәҗәсе төшкәндер дип уйлыйсызмы? Һич юк. Киресенчә, әлеге оешмага Лаеш районы җитәкчеләренең хөрмәте арта гына бара бугай. Шулай булмаса, узган елның август аенда Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә шәһәрнең Кама елгасы буендагы иң матур урында – Яр буе урамында 3090 квадрат метр мәйдандагы җирләрне бер тоткарлыксыз бирерләр идеме? Төрле аукционнар аша зур суммаларга сатып алырга теләүчеләргә дә эләкми мондый “майлы калҗа”. Дөрес, Кама ярындагы бу “оҗмах почмагы”нда җаваплылыгы чикләнгән әлеге җәмгыять республика инвалидлары өчен “ял итү һәм сәламәтлек ныгыту үзәге” төзергә җыена, диләр. Монысын киләчәк күрсәтер. Әлегә инвалидлар бу турыда белмиләр дә бугай. Шул исәптән районның Чирпы авылы янында үзләренең йөз гектардан артык җирләре барын да... Үз вакытында авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү максатында файдалану өчен дәүләт карамагында булган җирләрдән бүлеп бирелгән ул. Анда Бөгелмә шәһәренең Космонавтлар урамында яшәгән 1926 елгы Нина Михайловна Попова фермер хуҗалыгы оештырырга уйлый.

 

Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Александр Тимофеевны редакциягә хат юллаучылар “өлкәннәргә карата дорфа” дип тә юкка гаеплиләр бугай. Ничек кенә игътибарлы әле! Әбинең гаризасы бернинди тоткарлыксыз канәгатьләндерелә. Башкалар еллар буе йөреп эшли алмаганны Нина Михайловна сәгате-минуты белән булдыра. Тикшерү органнары аяк чалмаса, кем белә, бүген Чирпы авылы чәчәк атар иде бәлки. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, “Ватаным Татарстан” газетасында да бу турыда мәкалә басылып чыккан иде. Редакциягә бер-бер артлы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгыннан һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан да җаваплар алынды. Рәсми җаваплардан күренгәнчә, Н.М.Поповага җир бирү турында Лаеш районы башкарма комитеты карарларына Лаеш районы прокуроры тарафыннан протест белдерелә. Димәк, дәүләт җирләре дәүләткә кире кайтарылган булырга тиеш. Дәүләткә, ә төрле урау юллар белән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә түгел! Менә хикмәт нәрсәдә.

 

Редакциядә булган мәгълүматларга караганда, Нина Михайловнага бирелгән җир кишәрлекләрен дәүләткә кире кайтарырга уйлаучы да юк бугай. Бу урында минем һич кенә дә Нина Михайловнаны комсызлыкта гаеплисем килми. Ишетүемчә, тугызынчы дистәне түгәрәкләп барган әби күптән түгел фани дөньядан бакыйлыкка күчкән. Урыны җәннәттә булсын. Тик менә кайберәүләрнең аның намуслы исемен бүген дә пычратып йөрүләренә эчем поша. Әбинең мәрхүм булуы турында Лаеш районы Көек җирле үзидарә рәисе Госман Арсланов та, Лаеш районының башка җитәкчеләре дә белә булыр. Тик ни өчендер Г.Арсланов үз исеменә ”мәрхүм” тарафыннан язылган гаризаны берсүзсез кабул итә. Бәлки анда язылганнарны аңлап җиткермәгәндер? Ә бәлки мәрхүм әби исеменнән эш итүчеләр басымы астындадыр?!

 

Гаризадан күренгәнчә, Нина Михайловна үзенең Курманаково авылы янындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен шәхси йортлар төзү өчен рәсмиләштерүне “сорый”. Берәү булса, гаҗәпләнер иде. Курманаково җирле үзидарә рәисе Госман Арсланов исә тиз арада югары оешмаларга бу турыда үтенеч хаты язып сала. Хаттан аңлашылганча, бу “авыл халкының шәхси йортлар төзергә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен” эшләнә икән! Мондый изге максатлар булгач, өстәгеләр каршы киләме инде? Редакциягә билгеле булганча, бүгенге көндә югары оешмаларда бу турыда карар инде өлгереп тә килә икән. Тик ул җирләр Габишев бистәсендәге кебек үк бик югары бәяләрдән сатылмаячак дип кем ышандыра ала? Ә бит Татарстан Республикасы Хисап палатасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2008 елда Лаеш районы авылларында үзенә җир кишәрлеге алып, шәхси йорт төзергә теләүче яшь гаиләләр саны 686 булган. Бүген алар тагын да күбрәк диләр.

 

...Шушы көннәрдә юл уңае төшеп, Нармонка бистәсендә шәхси фермалардагы хәлләр белән танышып чыгарга булдым. Фермалар шып-шыр калган! Хәтта берәр эзфәлән дә юк. “Сез китү белән таралды бит алар. Бозаулар да, сарыклар да юкка чыкты. Соңгы кәҗәне дә урлап алып киттеләр”, – диде җимерек ферманың тәрәзен каерып маташучы берәү. Димәк, күз буяу дәвам итә...


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 64 | 07.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»