поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.11.2018 Фаҗига

“Ул үләргә тиеш түгел иде!” (Казандагы фаҗига)

8 ноябрь көнне Казан технология һәм дизайн көллиятендә белем биргән укытучы Луиза Гобәйдуллина эш урынында фаҗигале төстә вафат булды.

Иң яхшы хезмәткәр
 
Уку йортында төзекләндерү эшләре барган. Бу көнне бер төркем укытучылар аудиторияне карарга дип корпусның икенче катына менгән.  Луиза Гобәйдуллина, башкалардан аерылып, лаборант бүлмәсе итеп үзгәртелгән, элек вентиляция шахтасы булган бүлмәгә керә һәм 14 метрлы биеклектән аска - подвалга егылып төшә. 35 яшьлек ханым, ике бала анасы шунда ук җан бирә...
 
Кайчандыр үзе дә бу көллиятне тәмамлаган Луиза биредә ун елга якын икътисад дисциплиналарын укыткан. 2017 елда грантлар буенча республикакүләм бәйгедә “Иң яхшы мөгаллим” исемен алган. Студентларны «Витриналарны бизәү һәм визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча «Worldskills» эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләгән.
 
Хезмәттәшләре һәм укучылары аны көләч йөзле, шат күңелле, ачуланса да елмаеп кына кисәтү ясый торган мөлаем ханым буларак искә ала.
 
 
Көллият директоры Илдар Яруллин сүзләренчә, ул бик тырыш хезмәткәр, үз эшенең остасы булган.
- 9 ноябрь көнне аның көллияттә хезмәт итә башлавына 12 ел була иде. Монда эшкә килүемә ике генә ел әле, шул вакыт эчендә Луиза Гобәйдуллина үзе турында бары яхшы фикерләр калдырды. Ул үз эшенә карата бик таләпчән, һәрвакыт үсештә, белем алып үз профессиональлеген күтәрә торган кеше иде. Һәрвакыт стажировкалар узып торды. Көллияттән соң югары белем алган, әле күптән түгел генә магистратураны бетерде. Кайбер укытучылар, бу кешегә “өчле” куйсаң да, “бишле” куйсаң да барыбер дияргә мөмкин. Ә ул бик принципиаль кеше иде. Баланың тырышлыгын күрсә, аңа тагын да югарырак үрләргә ирешергә булышты. Бөтен кеше аның профком рәисе булуын теләде. Луиза исә “Бик алыныр идем бу эшкә, ләкин минем ике балам бар, аларга игътибар кирәк. Мин профком әгъзасы булырга риза, ләкин рәисе буласым килми”, - дип баш тарткан иде. Укучылары да аны бик яратты. Ул балалар аңласын, белем алсын дип тырышты.  Көллияттәге кичәләрне дә ул оештырып йөрде, - ди Илдар Яруллин.
 
 
Луиза Гобәйдуллина тормыш иптәше һәм ике кызы белән көллият тулай торагында яшәгәннәр. Ире МЧС хезмәтендә эшли икән. Олы кызы бишенче, кечкенәсе әле икенче сыйныфта гына укыган булган.

“Ул үләргә тиеш түгел иде!”
 
Гөлфизә ханым Мулланурова Луизаны студент вакытыннан ук хәтерли. Кайчандыр аны укыткан, ә аннан инде хезмәттәшләр булганнар.
 
- Безгә IX сыйныфтан соң килде ул. Элек “бухгалтерлык хисабы” дигән бүлек бар иде, шунда белем алды. Казан кызы булса да бик гади иде. Авыл кызлары белән дус булды, “мин шәһәрнеке!” дип борын чөереп йөрмәде. Нинди генә вакытта килеп эндәшсәң дә, кире бормый иде, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты. Аны соңгы юлга озатканда да сыйныфташлары, укучылары, укытучылары да бик күп җыелды. Авыр группалар белән эшләде. Әгәр дә аларга икътисад фәнен ул укытмаса, җиңел итеп, төшендереп аңлатмаса, дипломсыз калучылар да булыр иде, мөгаен. Иртәдән алып кичке сәгать сигезгә кадәр шулар белән утырды. Соңгы сулышына кадәр эшли торган кеше иде ул. Ире белән араларында мәхәббәт кенә түгел, ниндидер башка илаһи бөек хис иде. Алар бер-берсенә шулкадәр ышанып, бер-берсен хөрмәтләп яшәделәр. Балалары да көллияткә йөгереп килерләр иде. Әниләре эштә озаккарак калса, алар ашарга да пешереп куярлар иде. Кечкенә кызының тавышы бик матур, ул шигырьләр сөйли. Яңа ел бәйрәменә аны Кар кызы итәсе идек. Балаларына иң кирәкле вакытта китеп барды бәгърем!
 
Студентларыбыз да бик борчыла алар өчен. Товаровед бүлегендә укучы Катя исемле студенты аеруча да өзгәләнде. “Мин ышанмыйм, ул үләргә тиеш түгел!” - дип бик каты елады. Аңа хәтта психолог ярдәме кирәк булды, - ди Гөлфизә Мулланурова. - Хәтта Луиза укытмаган балаларның ата-аналары да аның турында сорашып, “нинди ярдәм кирәк?” дип торалар. Менә шундый ачык йөзле кеше иде ул. Бүген мин аның кабинетында укыттым. Әйберләренә тотынган саен, ишектән елмаеп килеп керер төсле. Аның турныда сүз чыкса, якыннан белмәгән кешеләр дә: “Теге, елмаеп йөри торган хатынмы ул?” - дип сорый иде...
 
Луиза Гобәйдуллина үлеменнән соң җинаять эше ачылды. Әлегә тикшерү эшләре бара.

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»