поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2010 Җәмгыять

ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШҮ

– Туфан абыймы?

 

– Әйе.

 

– Исәнмесез. Бу Сезнең спектакльләрне карап Сезгә гашыйк булган студент кыз.

 

– Рәхмәт.

 

– Рәхмәт кенә аз, Туфан абый, Сезнең белән очрашасым килә.

 

– Ни өчен?

 

– Гашыйк булганнарга андый сорауны бирмиләр, Туфан абый.

 

– Сезгә ничә яшь?

 

– Миңа 20, Сезгә 72. Гете белән Матильданың яшь аермасыннан азрак.

 

– Очрашкач нишләрбез икән соң?

 

– Гашыйклар нишли без дә шуны эшләрбез.

 

– Гашыйклар дип әйтер өчен миңа да гашыйк булырга кирәк бит әле.

 

– Күргәч мине ошатачаксыз. Мин Нәҗибә ападан чибәррәк.

 

– Шулай ук мыни?

 

– Шулай ук.

 

– Болай булгач уйлап карарга кирәк.

 

– Уйлап карагач, булмый инде ул, Туфан абый. Мәхәббәтнең ачы дошманы – уйлау.

 

– Исемегез ничек соң?

 

– Аның нигә кирәге бар. Гайниҗамал булды ни, Мәхүпҗамал булды ни... Кайда очрашабыз, Туфан абый.

 

– Хәзерге кызлар белән ресторандадыр инде.

 

– Анда кеше күп.

 

– Сезгә аулак урын кирәкмени?

 

– Мәхәббәт шаһитлар булуын өнәми. Кая чакырсагыз, шунда барам. Кайчан икәнен әйтегез дә...

 

– Кызык булып китте, бит әле бу.

 

– Нигә, Туфан абый?

 

– Очрашуны күз алдына китерәм. Телефоннан сөйләшкәндә дә башларым әйләнеп китте.

 

– Хатын-кызны Ходай, ирләр башын әйләндерер өчен яраткан. Дөньяда бөтен нәрсә әйләнә бит. Хәтта җир шары үзе дә.

 

– Күпне беләсез.

 

– Сез бит томана кызларны яратмадым, дип язасыз.

 

– Гел энциклопедия уку да кызыксыз.

 

– Ха-ха-ха. Мин аңгыра булып та кылана беләм. Сез сүзне әллә кая бормагыз, кайда һәм кайчан очрашабыз?

 

– Минем телефон номерын Сезгә кем бирде?

 

– Нәҗибә ападан сорап алдым. Башта шикләнде, мәктәптән, очрашуга чакырабыз дигәч, бирде.

 

– Алай икән.

 

– Алай икән дип шикчән кешеләр генә әйтә. Сез миннән шикләнәсезме?

 

– Әгәр дә мин егерме-егерме биш яшьтә булсам, шикләнмәс идем. Бүгенге кызлар егетләрне үзләре аулый.

 

– Сез үзегезне егет дип санагыз.

 

– Әй, сеңелкәем, санап кына булса иде ул. Сау булыгыз.

 

– Нәрсә, минем тәкъдимнән баш тартасызмы, Туфан абый?

 

– Шаярдык, җитте.

 

– Сез мине шаярта дип уйлыйсызмы?

 

– Уйлыйм шул, бәгырькәем, җанкисәккәем.

 

– Рәхмәт, Туфан абый. Сезнең спектакльдә телефоннан сөйләшеп гашыйк булышалар. Без бәхәсләшкән идек. Кызлар әйтә, язучылар үзләре белән булганны язалар ди. Мин әйтәм, уйлап чыгаралар дим. Сау булыгыз.

 

Телефонымда язылып калган номерга шалтыраткан идем, чыркылдап көлгән кызлар тавышы гына ишетелде.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»