поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.11.2018 Шоу-бизнес

Зинира һәм Ризат Рамазановларга ни өчен кайткан саен бер сарык суялар? (ФОТО)

Җырчы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар өйләнешкәч, шактый еллар тулай торакта яшәде. Хәзер Казанның Совет районында бер бүлмәле фатирда гомер итәләр. Бу көннәрдә мин дә күреп кайттым. Фатирлары якты, матур. Ризат ремонтның шактый өлешен үзе башкарган.

— Бүлмә Карьер якларында иде. Урыны җайлы булмады, өстәвенә беренче катта иде. Авыр сатылды. Анысын урнаштырмасаң, фатирга үрелеп булмый, — ди Ризат. — 20 елга рәсмиләштергән ипотеканың 3 елын түләдек. 17 ел “гына” калды! Икебезнең туган якка — Сабага да, Башкортостанга да чыгып китәргә җайлы булсын дип, Космонавтлар урамын сайладык... 
 
— Зинира, Ризат, соңгы арада тормышыгызда нинди зур яңалыклар булды? 
Ризат: 
— Алар бездә күп (көлә). Беренчедән, “Бер пәп итеп үпкәннән” клибы чыкканнан соң, күпләр Зинираны йөкле дип уйлады. Озакка сузмыйча, бәби “таптырып” куйдылар. Күпләргә моның клипта гына шулай икәнен аңлатырга туры килде. Аны үзебезнең фатирда төшердек. Ә “Хыянәт” җыры чыкканнан соң: “Араларына хыянәт кергән. Шуңа өзелеп җырлыйлар”, — дигән сүзләр дә күп ишетелде. Аллага шөкер, алай хаталанмадык. Бер-беребездән башка аяк та атлаган юк бит (көлә), тәүлек әйләнәсе хатыным белән мин. 
 
 
— Икенче бәби алып кайтуны планлаштырмыйсызмы соң әле? 
Ризат: 
— Вакыт булганда, эш алып барабыз инде (көлә). 
Зинира: 
— Айгизәгә 5 яшь тула. Мәктәпкә керсен инде, бер-ике ел булса да вакыт узсын. Без гел гастрольдә, сагына. Ризат белән бергә булуыбыздан көнләшә дә иде әле. Без икәү чыгып китәбез, ә ул кала... 
 
 
— Ике як әти-әниләргә булышасыз. Афәрин, генә диясе кала... 
Ризат: 
— Быел Башкортостанда Зинираларда мунча салдык. Бабай белән икәү башкардык. Авыл егете булгач, андый эшләрне яхшы чамалыйм. Кияү кайткан саен, бер сарыкны юкка гына суймыйлар инде (көлә). Сабада әти-әниләрдә зур абзар эшләдек. Хәлдән килгәндә, әлегә якыннарыбыз яшь булганда, төзекләндереп калырга кирәк. 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.11.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»