• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 19 Май Мөнирә Булатова (1914-2011)
  • 19 Май Ринат Билалов
  • 19 Май Хәлимә Искәндәрова
  • 19 Май Рөстәм Хәйруллин
  • 19 Май Фирдәвес Кәбиров
  • 19 Май Нәҗип Думави (1883-1933)
  • 20 Май Сәмига Сәүбанова
  • 20 Май Рашат Әмирханов (1939-2000)
  • 20 Май Илназ Минвәлиев
  • 20 Май Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918)
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246
  • Журналист хезмәте буенча эш эзлим. (Татар телендә) 89871726162 ватсап.
  • Актанышта Ваз 321099 сатыла, на ходу. 2003 елгы. 35000р. тел; 89372902713, 89372869194
  • Казанда шифонер, электроплитэ сатам. бэясе сөйлэшу буенча 89173931425
  • Киров районында булмэ сатыла. Арзан тел. 89520354574
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 

 
Архив
 

               

12.11.2018 Тарих

Беренче бөтендөнья сугышында татарлар (ФОТО)

11 ноябрь көнне Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулды. Әлеге бәрелешнең 1568 көнендә барысы 18,6 миллион кеше һәлак булган. Халыклар өчен кирәкмәгән канкоюлы бу сугышка чик куючы хәлиткеч Килешүгә 1918 елның 11 ноябрендә Антантаның кораллы көчләре башлыгы, француз маршалы Фердинанд Фош кул куя. Шул вакыттан башлап Франция һәм бар прогрессив кешелек дөньясы ел саен бу көнне Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне буларак билгеләп үтә.

Быел бар кешелек дөньясы Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үткән көннәрдә Франция президенты Эммануэль Макрон: “Кешелек тарихының дәһшәтле бу дәверен хәтердә саклау – һәркемнең дә мораль бурычы”, - дип ассызыклап әйтте. “Мин бу датаны билгеләп үтү өчен 2018 елның 11 ноябренә 80-нән артык илнең хөкүмәт һәм дәүләт башлыкларын чакырам”, - диде ул. 

Европада Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануның 100 еллыгына багышланган чаралар инде башланып та китте
 
Әлбәттә, Франциянең башкаласында үткәрелгән чынлап та тарихи бу чарада иң шәрәфле кунаклар исемлегендә Россия Федерациясе президенты Владимир Путин да бар. Тарихтан билгеле булуынча, кешелек тарихының иң масштаблы хәрби конфликтларның берсе булган Беренче бөтендөнья сугышында Франция һәм Россия союздашлар булганнар. Бу сугышта Россия армиясе солдатлары аларга хас каһарманлык белән сугышкан. Реймс янындагы орышта рус пехота полклары, күп югалтуларга дучар булсалар да, иң яхшылардан саналган алман дивизияләрен Франция башкаласына үткәрмәгәннәр. “Әгәр дә Франция Европа картасыннан сызып ташланмаган икән, бу, иң беренче чиратта, рус солдатларының чиксез каһарманлыгы аркасында”, - дип әйткән маршал Фердинанд Фош.
 
 
Парижда Россия империясе армиясе солдатына һәйкәл
 
Төрле чыганаклар буенча Беренче бөтендөнья сугышында миллионнан артык татар солдаты катнашкан. Әгәр дә шул фактны исәпкә алганда Париждагы бу һәйкәл аларга да, бу канкоюлы сугышта катнашкан, анда башларын салган татар солдатлары истәлегенә дә куелган. Алар да рус һәм башка халык вәкилләре белән бергә бу сугышта чиксез каһарманлыклар күрсәткән, “Патша һәм Ватан өчен” башларын салганнар. Мин, Исмәгыйль Шәңгәрәев, имам Каляметдин хәзрәтнең улы, татарның атаклы Гәрәй нәселеннән, Беренче бөтендөнья сугышы кырларында батырларча сугышкан башка татарлар арасында минем бабам – Мөхәммәд Хафизның да булуы белән горурланам. 
 
 
Без, Шәңгәрәевлар, ата-бабаларыбызның каһарманлыкларын беркайчан да онытмыйбыз һәм тирән хөрмәт итәбез
 
Минем гаиләмдә 11 балам һәм 10 оныгым бар. Һәм ишле бу гаиләдә Мөхәммәд Хафизның исеме олуг сөю һәм зур ихтирам белән искә алына һәм дә без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Буыннар арасындагы бәйләнеш рухи кыйммәтләр, уртаклыклар, Ватанны сөю, патриотизм хисләренә нигезләнгән вакытта бу шулай булырга тиеш тә.
 
Фронтка юл башы
 
 Беренче бөтендөнья сугышы тарихы буенча фәнни хезмәтләр күп һәм бүгенге көндә дә аны күпьяклап өйрәнүне дәвам итәләр. Безнең өчен, татарлар өчен, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтының баш фәнни белгече Габдрафикова Лилия Рамил кызының тарихи эзләнүләре бик кызыклы. Ул китергән архив материаллары – аеруча. Габдрафикова китергән архив материаллары буенча Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан патша армиясе составында түбән чиннарда 38679 мөселман татар исәптә торган, ул түбән чиннарның 3,1 процентын тәшкил иткән. Ислам динендә булган 269 офицерның күбесе татарлардан булган. Мобилизация игълан ителгәч армиягә чакырылучы татарларның саны берничә йөз меңгә җитә, ә аннары сугышка алынган татарларның саны – миллионнан да артып китә. Идел-Урал татарларының саны XX гасыр башында 3,5 миллион булып исәпләнгән, башка регионнарда да татарлар булган. Бар халык саны берничә генә миллион булган татарлар өчен бу – галәмәт зур саннар. Аеруча Россиянең бар кораллы көчләре аның иң күп вакытында да нибары 15 миллион гына булганын исәпкә алганда (бар Россия империясе халкы ул вакытта Финляндияне дә кертеп 178 миллион булган). 
 
 
Фото: slampl.tw1.ru. Ислам динендәге яшь солдатларның ант бирүе
 
Ул дәһшәтле көннәр инде бик еракта калды. Планетар масштабтагы ул мәхшәр башланган көннәрне мин шулай итеп күз алдыма китерәм: Казан тимер юл вокзалына Нократ, Уфа, Пермь губерналарыннан, Казан губернасының күпсанлы өязләреннән көн саен меңнәрчә яңа чакырылган солдатлар килә торган булганнар. Шуннан ук алар илнең көнбатышына юл алганнар. Шул чамасыз зур кешеләр дәрьясында, аның кебек үк мобилизацияләнгән башка татарлар арасында минем бабам Мәхәммәд Хафиз да үзенең фронт юлын башлаган.
 
Габдрафикова Лилиянең архив мәгъләматларына карап фикер йөрткәндә 1914 елның җәе җирле халык өчен бик авыр булган. Изге Рамазан ае башлану уракка төшкән көннәргә туры килгән. Нәкъ шул вакытта ук хәрби чакыру да башланып киткән. Кайбер урыннарда сугышка китүчеләргә дини йолаларын башкарырга мөмкинлек биргәннәр. Мәсәлән, 1914 елның җәйге кампаниясендә Вятка губернасында хакимият органнары фронтка алынучы солдатларны хәрби әзерлек дәресләреннән азат итеп аларны мәчеткә намаз укырга җибәрә торган булганнар. 
 
Сугыш михнәтләре
 
Сугыш михнәтләре турында сөйләгәндә күп тикшерүчеләр, кагыйдә буларак, аның “вак-төякләре” белән вакланмаска тырыша. Аеруча сугыштагы солдат һәм офицерларның традицион мәдәниятләре, дини мәсьәләләр белән бәйле “вак-төякләр” белән. Минемчә, теләсә нинди җитди эштә, аеруча сугышта, Беренче бөтендөнья сугышы кебек зур сугышта, бернинди дә “вак-төяк” булырга мөмкин түгел. Советлар чорында ПВО гаскәрләрендә хезмәт иткән вакытта миңа юк кына бер әйбернең куелган хәрби бурычны үтәгәндә чишеп булмаслык зур бер проблемага әйләнгәненә еш кына шаһит булырга туры килде. Әлбәттә, Россия империясе армиясендә хәл совет чорының 70-че еллары ПВОсында булган вәзгыятькә караганда бераз башкачарак булган булуын, ләкин, һәр күпмилләтле коллективта этник, дини, мәдәни аспектлар һәрвакытта да булды һәм булачак. Һәм теләсә нинди күпмилләтле илнең армиясендә андый аспект бүгенге көндә дә бар.
 
Архив мәгълүматлары буенча, ашарга җитмәүдән тыш, мөселман татарлар өчен солдат ашларының составы да гадәттәгечә булмаган. “Гадәти итле-камыр ризыкларыннан соң яшелчә ашларына алар бик авыр ияләшкән, аеруча ризыкларда кәбестәнең күп булуы татарларга ошап бетмәгән. Инкыйлабка кадәр татар яшелчәне җитди ризыкка санамаган, ул аларда төп ашларга өстәмә буларак кына кулланылган”. Теге яки бу халыкның тарихның күп дәверләре дәвамында формалашкан ризык төрләрен куллану культурасы бу халыкка генетик тирәнлектә йогынты ясый. Туклану төрлелегенең кискен үзгәрүе кешеләрдә иммунитетны киметә, һәм ниндидер критик хәлләрдә яугирнең көче һәм чыдамлыгында ул үзен сиздерергә мөмкин. Бу җәһәттән, фронтка алынган татарлар славян халыклары вәкилләренә караганда күпкә катлаулырак хәлгә юлыгалар.
 
Аннан тыш ризык кулланудагы мөселманнарга куелган чикләүләр факторы да булган. Болай да җитәр-җитмәс кенә булган солдат ашларында еш кына дуңгыз ите кулланылган традицион рус ашлары да бирелә иде, - дип искә ала Мөхәммәд Хафиз. Бу вакытта инде ул хәрби паегын диннәре мондый ризыкларны тыймый торган сугышчан иптәшләренә бирә торган булган. Ләкин Коръән тыйганнарны төгәл үтәү мәсьәләләрендә барысы да ул кадәр ныклык күрсәтә алмаган. Мәсәлән, Казан шәһәренең хәрби цензоры Н.Ф.Катанов шулай дип әйтеп китә: “Татар солдатларның фронттан язган кайбер хатларында дуңгыз ите ашарга туры килә дип зарланулар була иде”.
 
 
Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы хәрби-кыр кухнясы
 
Мөхәммәд Хафиз белән әти кайчакларда Беренче бөтендөнья сугышы турында сөйләшәләр иде. Бабам татарлар бар сугыш михнәтләрен дә сабыр, чыдам кичерделәр дип әйтә торган иде. Ул: “Безнең бабалар тумыштан ук яугирләр булганнар. Һәм бу Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында да ачык чагылды”, - ди иде. 
 
Мөһиме шул, Россия армиясе җитәкчелеге ул вакытлардагы шартлар мөмкин иткән дәрәҗәдә татар яугирләренең рухи ихтыяҗларын исәпкә алырга тырышканнар. Иң беренче, бу намаз уку мөмкинлеге, сирәгрәк булса да муллаларның вәгазьләрен тыңлау мөмкинлеге. Моны дин әһелләре дә яхшы аңлаган. 1914 елны булып үткән Бөтенроссия мөселман съездында “һәр дивизиягә берәр мөселман мулласын җибәрүне сорарга, - дигән карар кабул ителә. Ләкин бар полкларны да муллалар белән тәэмин итә алмыйлар. Муллалар 1915 елда я штабларда, я милли мөселман полкларында хезмәт итәләр”. Гәрчә һәр дивизиядә штатлы муллалар Николай II-нең 1916 ел 15 июль указыннан соң гына кертелсәләр дә, бу да мөселман солдатлар өчен зур мораль ярдәм була. аннан тыш, фронттагы солдатларның туганнары төрле кәгазь кисәкләренә Коръән сүрәләре, догалар язып җибәрәләр. Ул вакытларда дога язылган язуны куенга тыгып куйсаң, ул сине пулядан, үлемнән саклый дип ышанганнар. 
 
Әсирлектәге тормыш
 
Россия солдатларының каһарманлыклары турында аз язылмаган. Ә минем Мөхәммәд бабай Михаил Лермонтовның атаклы шул юлларын еш кабатларга ярата иде:
 
Да, были люди в наше время, 
Не то, что нынешнее племя: 
Богатыри — не вы! 
Плохая им досталась доля: 
Немногие вернулись с поля... 
 
Һәм дә ул бу юлларны юкка гына алай еш кабатламган инде. 
 
Ләкин сугыш – сугыш инде. Кемгәдер – пуля, кемгәдер – штык тәкъдиренә, ә кемгәдер – әсир булырга язган. 
 
Күп кенә әдәби чыганаклар Беренче бөтендөнья сугышы барышын анализлап “еш кына шундый хәлләр була иде: бик күп сандагы рус солдат һәм офицерлары дошманга әсирлеккә төшәләр иде. Мәсәлән, 1914 елның август-сентябрендә Көнчыгыш Пруссиядә, 1915 елның январь-февралендә Төньяк-Көнбатыш фронт армияләрендә, 1915 елның май-августында, Бөек чигенү вакытында, бар армияләр өчен дә шулай булды. Күпләр бернинди дә башка чаралары булмау аркасында яки яраланып әсирлеккә төштеләр. “Казан”нарда торып калган сугышларда, чигенгән вакытта, арьергард сугышларында яралыларны вакытында тылга чыгару мөмкин түгел диярлек. Кыр госпитальләрендәге һәм сугыш кырларындагы яралылар бу вакытта күпләп әсирлектә калдылар”. Мөхәммәд Хафиз да шундый хәлгә юлыга. Ул Австро-Венгрия гаскәрләренә әсирлеккә эләгә. Ләкин бу аңа тормышын саклап калырга мөмкинлек бирә. Сугыш елларының Россия чыганакларына караган вакытта рус хәрби әсирләренең Австро-Венгрия лагерьларындагы хәле алман шталагаларындагы әсирләрнең хәленә караганда яхшырак булган. Мәсәлән, Борис Пашковның Мәскәүнең “Русскiй военноплѣнный” журналында басылган (№ 1, июнь 1917 елның июне, 1 сан) “Въ плѣну” материалыннан бер өзек:
 
“Австриядә – гомумән башка күренеш. Кешеләр тышкы яктан булса да үзләрен кеше итеп хис итә алалар. Австриянең лагерьларын карап йөргән бер шәфкать туташының әйтүенчә: “Лагерьларда чисталык һәм гигиена таләпләре катгый үтәлә, лагерьның да, әсирләр яшәгән баракларның да, хуҗалык итү һәм башка максатларда кулланылган куралтыларның да торышы гигиена һәм санитария таләпләренә тулысынча җавап бирә. Йогышлы авырулар һәм эпидемияләр белән көрәшкә Австриядә бик зур игътибар бирелә”.
 
 
Россия империясе армиясенең хәрби әсир солдат һәм офицерлары
 
Тарихчы Искәндәр Гыйләҗевнең тикшерүләренә караганда, мөселман хәрби әсирләренә шундый ук бәхетсезлеккә тарыган башка диндәге иптәшләренә караганда яшәү шартлары яхшырак булган ... Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрендә чәй, шикәр, сигарет, корбан чалырга мал сатып алып мөселманнарга тарату өчен аларга акча бүлеп бирелә торган булган. Искәндәр Гыйләҗев шулай дип яза: “Документларда: мари милләтеннән булган хәрби әсирләр яхшырак тормыш шартларына ия булу өчен татар булып язылалар иде, - дип искә алына”.
 
Минем бабам Мөхәммәд Хафиз авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп ителә. Ул тиз арада җиңел генә немец телен үзләштерә. Мөхәммәд Хафиз бер Австрия гаиләсендә эшли, алар аның уңай сыйфатларына тиешле бәя биреп, хезмәт сөюче, елмаючан, зәңгәр күзле бу солдатны бик яраталар. 1918 елның көз башында сугышның бетәргә баруы һәм шуның белән бергә Россия империясенең юкка чыгачагы барысына да ачык була башлый.
 
В.Л.Чернопёров, Россия әсирләренең 1919-1921 елларда илләренә кире кайту проблемасын ачыклап: 1919 елның февраль башында Антанта Германия һәм Австрия лагерьларыннан хәрби әсирләрнең кире кайтуын тулысынча туктатуы һәм алар турында кайгыртуны махсус комиссиягә йөкләве турында игълан итте, - дип яза. Бу карарны элекке союздаш армия яугирләрен Советлар Россиясендә хөкем сөргән ачлык һәм анархиядән аралау зарурлыгы белән аңлаталар. Ә сүз якынча алганда 600 мең тирәсе кеше турында барган була. Минем бабам Мөхәммәд Хафиз да шул исемлеккә эләгә. Ул Австриядә үзенең мәхәббәтен таба, гаиләле була, ләкин шул ук вакытта Аллаһка булган иманын югатмый. Кайчан да булса туган иленә кире әйләнеп кайту турындагы хыялыннан да ваз кичми. Ул чын татар була, бар асылы белән татар, ләкин ул вакытларда язмыш аңа яңа икенче тормыш бүләк иткән кебек тоела. Һәм дә Европаның иң гүзәл илләренең берсендә. 
 
“Хыяллар кая илтә ...”
 
Россиядә хакимияткә большевиклар килә. Аларның мул вәгъдәләре татар халкына яңа мөмкинлекләр ачкан кебек тоела. Ул вакытларда якты киләчәккә ышану – яшәү, сулыш алу кебек үк гади бер табигый күренеш була. Большевиклар пропагандасына алданып татарлар үзләренең Идел-Урал дәүләтен төзибез дип ышаналар. 
 
Ул елларда барысы да Идел-Урал дәүләтен төзү идеясе белән канатланган була. Андый чакларда еш кына булгандагы кебек, минем бабай Мөхәммәд Хафиз да шул идея белән канатланып үз хыялы артыннан Совет Россиясенә юл ала. О.С.Нагорная фикеренчә, хәзерге заманның беренче сугышындагы хәрби әсирлек рус хәрби әсирләре өчен эмансипация факторына әйләнә, иң беренче чиратта – бәйлелектән, изелүдән, хорафатлардан арыну факторына.
 
Беренче бөтендөнья сугышы солдаты Мөхәммәт Хафиз, күп вакыт Австриядә яшәп авыл хуҗалыгын алып бару өлкәсендә бәяләп бетергесез тәҗрибә алуга ирешә. Авыл хуҗалыгының башка нечкәлекләреннән тыш ул Европадагы кебек хезмәтне оештыруга өйрәнә, аның дөньяга карашы киңәя. Ватанына кире кайткач ул инкыйлаб һәм ватандашлар сугышы елларында җимерелгән авыл хуҗалыгын торгызу өлкәсендә актив эшчәнлек башлый, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, күп кешеләр аның абруен танып аның артыннан иярәләр.
 
Мөхәммәд Хафиз күп еллар колхоз рәисе булып эшли. Фронтта алган яралары сызлап  төнлә аңа тынгылык бирми. Еракта, Австриядә торып калган, ләкин аның өчен бик тә якын булган кыз да аның күңелен борчый. Ул бу тән һәм күңел яраларына дәваны туган илендә, туган җирендә, аңа хезмәт итүдә таба. Минем бабам Мөхәммәд Хафиз кешелек тарихының иң масштаблы хәрби конфликтын – Беренче бөтендөнья сугышын үткән кеше, ул намуслы тормыш кичереп, туган илгә, туган җиргә мәхәббәтен, Россия солдаты патриотизмын безгә васыять итеп калдырды. 
 
 
ХХ гасырның ике бөтендөнья сугышы геройлары: минем бабам Мөхәммәд Хафиз һәм әтием Каляметдин хәзрәт
 
Беренче бөтендөнья сугышы үткән гасырның 30-чы еллары ахырында да сабак була алмады, шул вакытта бар дөнья тагын бер тапкыр мәгънәсез канкоешның төпсез упкынына очты. Хәтта ул бүгенге көндә дә сабак түгел, хәзер дә кешеләр бөтендөнья сугышы чигендә тирбәлеп тормыш алып баралар. Кешеләр сугышны сәяси проблемаларны чишү механизмы итеп караудан баш тартсын, планетар масштабларда нәтиҗәләргә китерә торган карарлар кабул итүче вазыйфалы кешеләр үзара каршы торудан үзара хезмәттәшлеккә күчсеннәр өчен тагын күпме корбан бирергә, тагын күпме язмышларны җимерергә кирәк безгә? Бу – риторик сораумы? Минемчә, шулай. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышын, Австрия лагерьларын үткән минем бабам Мөхәммәд Хафиз алай дип уйламаган. Аның өчен ул үлем белән исән калу мәсьәләсе булган. Ул бары тик гади бер солдат булган. Беренче бөтендөнья сугышы солдаты. 
 

Исмәгыйль ШӘҢГӘРӘЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.11.2018
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом