поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2018 Җәмгыять

«Бозымны чыгарырга йомырка белән сөлге кирәк»

Казанда балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Наилә исемле ханым (исеме үзгәртелде) эштән кайтуышлый кибеткә кергән. Анда яңа гына товар килгәнлектән, юлы уңмаган, буш кул белән чыккан. Кибеттән чыгышына аның янына 55-60 яшьләрдәге бер ханым килеп баскан да, сездә бозым бар, бәхетегезгә, юлыгызга мин очрадым, сезгә үзем ярдәм итәм, дип сөйләнә башлаган.

Бозымы бик көчле, Аллам сакласын, тиздән балалары үләргә мөмкин икән. Ә бу хатынга, бозымны чыгарырга, чират торалар, имеш. Юлыма үзегез килеп чыктыгыз, чиратсыз гына булышам, дип, кеше аңламаган телдә догалар укый башлаган, бераздан кибеттән йомырка алып чыгарга кушкан. Шул арада болар янында тагын бер ханым пәйда булып, гафу итегез, соңга калдым, дип аклана башлаган. Ул да ярдәмгә мохтаҗ кеше булып чыккан.
 
Наилә кибеттән тиз генә йомырка алып чыга. Бозымнан арындыручы хатын кулъяулык сорап ала, йомырканы шуңа төреп сыта да пакетка сала һәм кесәсенә тыга. Эш моның белән генә бетми, теге хатын Наиләгә өйдә сөртенә торган сөлгесен һәм акча алып чыгарга куша. Имештер, бозым шул акча белән кергән. Наилә тиз генә сөлгесен дә, өйдә җыелып барган 500 мең сум акчаны алып чыга. Аларны мошенникның сумкасына тыгып куя. Ул Наиләгә һәм алар янына соңга калып килгән хатынга чиркәүгә барып, шәм яндырырга куша. Алар анда өчесе бергә керергә тиеш була, әмма иң элек чиркәү тирәли әйләнеп килергә кирәк икән. Наилә чиркәүнең бер ягыннан, теге хатын икенче яктан әйләнеп килеп, ишек төбендә очрашырга тиеш булалар. Бу үзенә күрә шундый бер ритуал ди. Наилә чиркәүне әйләнеп килешкә теге хатыннардан җилләр искән була. Шуннан соң гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлап ала. Кызына шалтыратып, булган хәлне сөйләп бирә һәм алар полициягә барып сөйлиләр.
 
Мошенниклар турында гел язып, кисәтеп торсак та, кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләрнең саны арта гына бара. Белгечләр әйтүенчә, мошенникларның күбесе сезгә тиктомалдан ярдәм итәргә алына. Бер белмәгән кеше ярдәм кулы сузарга тели икән, шикләнергә сәбәп бар дигән сүз. Урамда таныш булмаган кеше белән, бигрәк тә алар бозым яки авыру турында сөйли башласа, бөтенләй аралашмаска тырышыгыз. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләрнең сөйләүләренә караганда, "бозым чыгаручы" мошенникларның схемасы бертөрле: үз корбаннарын урамда көтеп торалар, юктан гына сүз башлыйлар,  бозым бар дип куркыталар, акча яки алтын эшләнмәләр сорыйлар, ритуалдан соң аны кайтарып бирергә вәгъдә итәләр, алдан сөйләшенеп куелган кеше килеп, аңа булыштың дип рәхмәт әйтә, кеше башын шулай әйләндереп алганнан соң, юк булалар.  
 
Наилә Бәширова, психолог:
 
– Мошенниклар алар оста психологлар. Алар кешедә курку хисе булдыра. Йә бозым диләр, йә авыруың бар дип куркыталар. Мондый сүзне ишетеп, кеше стресс кичерә. Эмоциональ стресс вакытында баш эшләми башлый. Нәрсә әйтсәләр дә, ышаналар. Мондый хәлдә калучыларга туганнарына яки танышларына шунда ук шалтыратырга киңәш итәм. Сез шалтыраткан кеше аларның мошенниклар булуын аңлап алып кисәтергә мөмкин.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»