поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2010 Җәмгыять

АК РУСИЯДӘ...

Ак Русия дип Белоруссияне атыйлар. Аның юлларыннан машинада барганда үзеңне берара күктә очкан кебек хис итәсең... Ә шәп юлларның хикмәте шунда: Белоруссия – Европа үзәгендә урнашкан ил. Биредә иң караңгы хуторга да асфальт юл илтә!

Ак Русия президенты – “батька” Лукашенко илендә тәртип: белорус халкы һаман да коммунизмда яшәп ята. Узган гасырда оешкан завод-фабрикалар бүгенгәчә гөрләп эшли. Әйтик, Орша шәһәрендә киндердән кием-салым тегәләр, Минскида – легендар “Беларус” тракторлары, “Атлант” суыткычлары, “Горизонт” телевизорлары җитештерәләр, ә Смиловичи бистәсендә инде менә 80 ел итек басалар...

 

Орша – безнең Арча

 

Белоруссиягә бездән 28 сәгатьтә поезд белән барып җитәргә була. Казаннан Минскига туры поезд йөри. Чикне чыкканда биредә, гомумән, берәүне дә тикшереп тормыйлар икән. Хәтта паспортларга да күз салмадылар!

 

Поездда барганда, Минскига җитәрәк бер абый: “Киләсе тукталыш – Арча”, – диде. Без, гаҗәпләнеп, бер-беребезгә караштык. Бу абзый Казаннан булып чыкты. Ул атаган Арча – Белоруссиянең Орша шәһәре икән. “Татарлар өчен Орша Арча инде. Монда да Арчадагы кебек тик-тормас, уңган-булган халык яши. Ни генә җитештермиләр Оршада!” – дип, абзый безнең өчен билгесез шәһәрчекне “күкләргә чөйде”.

 

Орша шәһәрен “Белоруссиянең көнчыгыш капкасы” дип йөртәләр.

 

Бу борынгы шәһәр Днепр елгасында “утыра”. Орша турындагы беренче истәлекләр 1067 елга карый. Орша – көлдән гөл булган шәһәр. 1812 нче елгы Ватан сугышы чорында ул яндырыла. Бөек Ватан сугышы чорында шәһәрдә нимесләр берничә лагерь төзи, аларда 19 мең кеше җәзалап үтерелә.

 

139 мең кешелек шәһәрдә 25 завод-фабрика эшли. Чыннан да, ни генә җитештермиләр монда: азык-төлектән башлап... металл эшкәртү, корал ясау, дисеңме! ООО “Святовит” заводы исә телескопик экскаваторлар җитештерә. Белорус экскаваторлары БДБ илләрендә киң таралган. “Орша киндер комбинаты” – Белоруссиянең киндер эшкәртә торган иң эре предприятиесе. Элек-электән әби-бабаларыбыз киндер эшкәрткән, киндер күлмәкләр киеп йөргән. Белоруссиядә хәзер дә киндергә зур өстенлек бирәләр. Аның сәламәтлеккә файдасы бәхәссез. Кызганыч, ап-ак кар астында ятучы киндер басуларын күреп булмады. Безне исә, бирегә җәй көне киндер эшкәртергә чакырып калдылар...

 

Минск

 

Орша белән башкала арасы – 202 чакрым. Минск – гаҗәеп архитектуралы шәһәр. Читтән караганда ул кичә генә төзелгән кебек. Тарихка тирәнрәк керсәк, Минск шәһәре беренче мәртәбә “Слово о полку Игореве” эпосында 943 ел элек телгә алына. Шәһәр 10 тапкыр җимерелгән. Белорус халкының тырышлыгы, үҗәт булуы аркасында хәрабәләр һәм көлдән өр-яңа шәһәр калыккан. Минскиның соңгы тапкыр җимерелүе Бөек Ватан сугышы чорына туры килә.

 

Ак Русия – күпмилләтле ил. Монда 130дан күбрәк милләт яши. Җай чыгып, илнең Министрлар Советы бинасына кердек. Министрлар Советы каршындагы диннәр һәм милләтләр эшләре буенча вәкаләтле вәкилнең урынбасары Ламейко Владимир Борисович белән күрештек. “Начар халыклар юк, начар кешеләр генә бар. Белоруссиядә иң күбе урыслар, белоруслар, украиннар, аннары 10 мең татар, 395 поляк, әрмән... хәтта 1 африкалы да дус, тату гомер кичерә. Һәр елны Гродно, Дубровно шәһәрләрендә барлык милләт вәкилләрен җыеп Милли мәдәниятләр фестивале уздырабыз. Анда татарлар кимен куймый!” – диде Владимир Борисович. Министрлар Советында безгә – Татар иленнән килгән кунакларга менә шундый (рәсемдә) белорус костюмнары кигерттеләр. Белоруслар әйтүенчә, чит милләтнең милли киемен кию – хөрмәт билгесе, милләтара дуслыкны тагын да ныгыта.

 

Минскины без “коммунизм утравы” дияр идек. “Белоруссия яшәү өчен бик уңайлы ил. Балаларыбызны курыкмыйча урамга чыгарып җибәрәбез. Сырхауханәләрдә ришвәт бирү юк. Табиб тарафыннан тиешле игътибар булмаса, кайнар линиягә чылтыратып, канәгатьсезлек белдерергә мөмкин. Шуңа күрә сырхауханәләргә рәхәтләнеп йөрибез, курыкмыйча дәваланабыз”, – диләр башкалада яшәүчеләр.

 

Ак Русиядә милиция хезмәткәрләре – бик тә хөрмәтле кешеләр. Аларны биредә халык үзара “апостоллар” дип йөртә икән. “Бездә милиция хезмәткәрләре гел башка. Ришвәт алмыйлар, закон буенча гына эш итәләр. Бервакыт шәһәрдә адашкан идем, кирәк җиргә илтеп куйдылар”, – дип, сөйләде бер ханым.

 

Шәһәр транспортында – метро, автобус, троллейбусларда да катгый тәртип. Автобуста кешеләрнең пышылдап кына сөйләшүенә гаҗәпләндек. Байтак транспортта кондукторлар юк. Билетны автобуска утырыр алдыннан тукталыштагы киосктан сатып аласы. Автобуска кергәч, махсус аппаратта билетка тамга салына. Тикшерүчегә билетсыз эләксәң, зур күләмдә штраф түләтәчәкләр. Билет бәясе – безнең акча белән нибары 6 сум. Башка бәяләр: бензин (АИ-95) – 30 сум, ипи – 15 сум, фатирның бер квадрат метры 1,5 мең доллар тора. Акча дигәннән, Белоруссиядә белорус сумнары кулланылышта: безнең 1 сум – биредә 100 сум.

 

Белоруссия завод-фабрикаларының күбесе дәүләт карамагында. Минск эре сәнәгать шәһәре санала. “Беларус” тракторы, “Атлант” суыткычы, “Витязь”, “Горизонт” телевизорлары, велосипед, трамвай-троллейбуслар – барысы да Минскида чыга. Техникадан тыш “Белорус текстиле” турында һәммәгезнең дә ишеткәне бардыр. Форсаттан файдаланып, Белоруссиядә алдынгылардан саналган ательега кереп чыктык. Ателье җитәкчесе безгә цехларны күрсәтеп йөрде. “Бу өлкәдә мин 40 ел хезмәт итәм. Ательены 20 ел элек улым белән оештырдык. Биредә 60 кеше эшли. Кризиска тикле аена 6 мең кием-салым тегә идек, хәзер – 3 мең генә. Русия, Казахстан белән хезмәттәшлек итәбез. Сезнең Шәймиев дөрес икътисади сәясәт алып бара. Татарстан белән дә элемтәләр урнаштырасыбыз килә”, – диде ул. Монда хатын-кызлар, балалар өчен ассортимент бай – җаның теләгәнне ал! Сыйфатлы тукыманы Төркиядән кайтарталар икән. Без килгәндә язгы коллекция әзерләнеп ята иде. Әниләребезгә бүләккә арзан бәягә генә матур күлмәкләр сатып алдык.

 

Минскида күп кеше киндер, трикотаж киемнәр сату белән көн күрә. Татарстанда туып-үскән якташыбыз Рәшидә Харис кызы Хафизова инде 30 елга якын Минскида гомер кичерә. Белгечлеге буенча китапханәче, хәрби хезмәттә булган, шуларга өстәп, менә дигән сатучы да әле! Сату белән шөгыльләнеп, ике кызына фатир, киявенә машина алып биргән. “Үзең юл ермасаң, тормыш итеп булмый. Казанда еш булам. Минем товар белән килгәнне көтеп кенә торалар анда! Казанда халык зәвык белән киенә, модадан калышмаска тырыша. Ә Минскида шуның капма-каршысы: монда хатын-кызлар киенә белми, соры, кара киемнән йөри. Белоруссиядә кеше акча санарга ярата. Авызларында бер генә сүз: “Гроша, гроша!” – ди ул.

 

Рәшидә ханымның кызы Юлия Минскидагы “Киндер – лён” кибете директоры. Ул кызының җаваплы эшен хуплый: “Киндернең сәламәтлеккә файдасын белсәгез иде! Хәзер Кытай чүп-чарыннан, синтетикадан арынырга кирәк. Натураль тукымалар кулланырга күптән вакыт! Белоруссия халкы киндергә күчеп бетте диярлек. Хәтта Минск поездында да идәнгә киндер келәмнәр җәелгән, өстәлдә – киндер эскәтер...” Кибеттә киндер аяк киемнәрдән алып, киндер сумка, мендәр, пальто, киндер халатларга кадәр бар! Бәяләре дә әлләни кыйммәт түгел.

 

Смиловичи итекләре

 

Ак Русиядә татарлар күпләп яшәүче 20 авыл, бистә бар: Узда, Глецк, Ошмяны, Молодечна, Ловчица, Лида, Смиловичи... Әйтик, борынгы Ловчица авылына татарлар 1420 елда ук килеп төпләнгән. Биредә борынгы татар зираты һәм мәчет сакланган.

 

Һөнәрчеләр бистәсе – Смиловичи Минск шәһәреннән 27 чакрымда урнашкан. Ул Минск өлкәсенең Червен районына карый. Биредә ике урта белем бирү мәктәбе, музыка мәктәбе, аграр колледж, авыл хуҗалыгы лицее, кинотеатр, сырхауханә, кибетләр бар. Шоп-шома асфальт буйлап, бистә үзәгенә узасың.

 

Смиловичида 5200 кеше тормыш итә. Бистәдә берничә милләт вәкиле – белоруслар, яһүдләр, поляклар, татарлар яши. Берәүдән: “Татарлар кайдарак тора?” – дип сорагач: “Әнә, аларның чиге Волма елгасының теге ягында башлана”, – диде. Чыннан да, Волма елгасының икенче ягында татарлар күпләп яши булып чыкты. Мәчет хуҗалары Зоя һәм Сөләйман Якубовскийлар 162 мөселман йортын санап күрсәтте. “Без – татарлар, мөселманнар. Бөтен мөселман бәйрәмнәрен үткәрәбез. Биш вакыт намазыбызны укыйбыз. Кызганыч, татар телен белмибез. Ана телебезне өйрәтүче булса, бик теләп өйрәнер идек. Бу яшел түбәле мәчетне 10 ел элек якын һәм ерак чит ил мөселманнары белән бергәләп төзедек”, – диделәр. Мәчеткә кереп, Җомга намазы укыгач, иман йорты янындагы биек бүрәнә йортка күзебез төште (рәсемдә). Йортны ат кадәрле алты эт саклый! “Бу йорт – Белоруссиянең иң бай татар кешесенеке. Смиловичида аның өч особнягы бар. Ул бүген өендә юк, барып йөри күрмәгез – этләре ябышыр”, – диде имам. Менә, яши татар байлары!

 

Смиловичида күн заводы, итек фабрикасы барлыгын Якубовскийлардан ишеттек. Бистәдә элек-электән татарлар күннән аяк киеме теккән, белорус халкын итек басарга өйрәткән. Беребез итек ватаны – Кукмарадан булгач, ике дә уйламыйча итек фабрикасына барып килергә булдык.

 

... Сары төстәге фабрика бинасыннан чыккан кара төтен Смиловичи урамнарына таралган иде. Кукмарадан диюгә, безне туп-туры фабрикага уздырдылар. Биредә Кукмараны беләләр икән! Мөдир Ольга Васильевна Дедовец (рәсемдә) фабрика эшчәнлеге белән таныштырды. Дөнья киң дисәң дә, тар инде: Ольга ханым Казанда туып-үскән! Ул: “Сезне күргәч, туганнарымны кочкандай булдым. Туган якка 5-6 елга бер генә кайтып киләм. Ирем – мөселман, Смиловичи кешесе. Итек фабрикасында 30 ел эшлим. “Артель Красная Звезда” исемле итек фабрикабызга март аенда 82 ел булды. Биредә 120 кеше хезмәт куя. Елына 180 мең пар итек җитештерәбез. Итекләрне Русия, Украина, Франция, Австриядән килеп алалар. Бер елны Африкага да алып киттеләр әле! Итектән тыш, киездән юрганнар, мендәрләр ясыйбыз. Сарык йонын Урта Азиядән кайтартабыз. Быел итекчеләр бәхетеннән кыш суык килде – итекләребез сатылып бетте”, – диде.

 

Вакыт аз булу сәбәпле, итек басканны карап тормадык. Фабрикадан чыгуга ук итек кибетенә юнәлдек. Сату киштәләрендә – резин галошлы итекләр: агы, карасы, чуары, балаларныкы, өлкәннәрнеке... Балалар итегенең бәясе – 396 сум, олыларныкы – 498 сум.

 

Гродно, Ивье, Дубровно...

 

Гродно шәһәре Польша һәм Литва белән чиктәш. Польша белән Гродно арасы – 15 чакрым, аларны Неман елгасы аерып тора.

 

Гродно Казан белән бер яшьтә. Аның турындагы беренче истәлекләр 1005 елга карый. Европадагы иң борынгы манара сәгате дә монда. Уникаль сәгать XV гасырда ясалган. Ул Изге Франциско Ксаверий манарасында эленеп тора. Мондый сәгатьләр дөньяда икәү генә: берсе – Лондонда, икенчесе – Гроднода!

 

Гроднода 72 эре сәнәгать предприятиеләре эшли. Ә бездә җүнле-рәтле эшли торган бер завод-фабрика да юк, барысы да ябыла бара...

 

338 мең 200 кеше яшәгән Гроднода үз телләрен саклап калган татарлар шактый. Шәһәрдә 1992 елдан татар җәмгыяте эшләп килә. Әдәби кичәләр, татар милли бәйрәмнәрен үткәрү урыны – Гродно китапханәсе. Әлеге китапханәдә Казанда чыга торган газета-журналлар, Г.Тукай, М.Җәлил китаплары саклана. Татар җәмгыятенең “Күбәләк” вокал төркеменең сәнгать җитәкчесе Сәлахова Зәвия Сәлимовна әйтүенчә, Гродно шәһәрендә ике елга бер мәртәбә милли мәдәниятләр бәйрәме уза. Бәйрәм июнь аенда 3 көн дәвам итә, төрле темаларга багышлана. “Узганында без башка милләт кешеләренә татар туен күрсәттек һәм беренче урынны яуладык. Быел бала туу, балага исем кушу йоласын күрсәтәчәкбез”, – диде Зәвия ханым. Сабантуйларына Гродно татарлары һәр елны Минск шәһәрендә яисә Польшада җыела икән.

 

Ивье шәһәрендә яшәүче татарларның да хәлен белеп, яшәешен күреп кайттык. Монда күпчелек татарлар үз йортлары белән яши. Шуңа игътибар иттек: татар өйләре яшел яки сары төскә буялган. Казаннан килгәнебезне ишетеп, Әминә Якубовская безне өенә чәйгә дәште. Чәй дигәне зур мәҗлескә әверелде. Монда кунаклар өчен аерым тәртип: өй эчендә аяк киемен салырга ярамый. Өйдә кыенсынып кына аяк киемнәрендә йөрергә мәҗбүр булдык. Үзгә монда татарлар: гадәтләре дә, өйләре дә, ризыклары да... Табында чәкчәк, бавырсак, өчпочмак урынына – прәннек, зефир, мармелад, токмачлы аш урынына – белорус мичендә пешкән бәрәңге белән ит, драники урын алды.

 

“Ивьеда өйләргә газ кермәгән. Мичкә утын ягып тормыш итәбез. Белоруссиядә агач бик кыйммәт тора, сездәге кебек очсыз димәс идем. Элек шушы белорус мичләрен ягып, шунда ук “мунча керә” идек. Хәзер шәһәргә бер уртак мунча салдылар. Барлык халык шунда юынабыз”, – диде хуҗабикә.

 

Ивьеда татарлар яши торган бердәнбер урам – “Татар урамы”. Шул ук урамда яшел төстәге борынгы мәчет урнашкан. Мәчет имамы Рафалович Сөләйман Гамбәр улы: “Мәчет 1882 елда поляк графинясы Эльвира Замойская акчасына төзелгән. 2008 елда иман йортыбызга ремонт ясадык. Бу изге эштә татар җәмгыяте ярдәм итте”, – диде. Сөләйман Рафалович – Белоруссиягә 600 ел элек күчеп килгән татарларның дәвамчысы. Балачагы шушы Ивье шәһәрендә узган.

 

Татарлар яшәгән шәһәрләр Ак Русиядә хәттин ашкан! Дубровно шәһәрендә Г.Тукай поэмасы буенча беренче татар балеты “Шүрәле”не иҗат итүче Фәрит Яруллин күмелгән икән. Ул якларга башка вакыт сәяхәт кылырбыз, насыйп булса...

 

* * *

 

“Без – татарлар”, – дип күкрәк кагып торсалар да, белоруслашкан фамилияле Якубовская, Гамбәрович, Хәсәнович, Сәфәровичларны кызганып кайттык. “Телебез күптән онытылды. Эх, татар телендә бер утырып җырлыйсы иде!” – диләр бит. Бер мизгелгә үзебезне алар урынына куеп карадык: әгәр дә без Ак Русиядә туып-үскән булсак... Анда туган булсак, беренче чиратта, беребез – Рая Газизуллович, икенчебез Галя Галимзянович булыр иде...

 

Казан – Орша – Минск – Смиловичи – Ивье – Гродно – Казан.


Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА, Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 41 | 03.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»