поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.11.2018 Мәдәният

Әнигә багышланган мордва җыры «Амадины» конкурсында Гран-при отты

Казанда Россия территориясендә яшәүче төп халыклар өчен туган телдә җыр башкару буенча «Амадины» төбәк конкурсының финалы узды. Конкурс Татарстан гына түгел, ә Россия өчен дә уникаль булды.

«Дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышкан оештыручыларның зур һәм тату командасына чакыру өчен рәхмәтемне белдерәм, — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министырның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. – Һәркем әлеге конкурсны бик тиз үз итте. Татарстанның Халыклар дуслыгы турында аерым әйтеп үтәсем килә. Әлеге оешма шәһәребез, республикабыз һәм тулаем алганда безнең Идел буе федераль округын асылда дуслык урынына әверелдерә. Чөнки нәкъ менә монда, әлеге сәхнәдә мәдәни күптөрлелегебезне күрәбез».
 
«Амадины» — Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның җыр һәм музыка сәнгатен популярлаштурга юнәлдерелгән яшьләр арасындагы авторлык һәм популяр җырлар конкурсы. Конкурста барлык җырлар да туган телдә башкарыла.
 
Оештыручылар әйтүенчә, конкурсның төп максаты – милли-мәдәни гореф-гадәтләр һәм музыкаль иҗатны исәпкә алып, Россия халыклары телләрендә җыр сәнгатен презентацияләү өчен яшьләр музыкаль мәйданын барлыкка китерү.
 
Исегезгә төшерәбез, «Амадины» конкурсы берничә этапта узды. 15 октябрьгә кадәр конкурсантлардан гаризалар кабул ителде. Нәтиҗәдә, Идел буе федераль окгругының 14 төбәгеннән 140ка якын гариза җыелды. Алар Интернет челтәрендә конкурс хэштегы белән эленделәр. Болай эшләү аудиторияне киңәйтергә һәм Россия яшьләрендә туган телләрен саклауга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирде.
 
Сайлап алу биш номинациядә барды: «Халык җырын заманча башкару» (соло, дуэт, ансамбль), «Туган телдә авторлык җыры», «Туган телдә популяр җыр», «Халык җырын заманча итеп музыкаль инструментлар белән бергә башкару» һәм «Ерак һәм якын чит ил вәкилләре башкаруында Россия халыклары телләрендә җыр».
 
Компетентлы жюри киңәшкәннән соң, финалга 17 катнашучы, шул исәптән 4 коллетив үтте. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә чыгыш ясаган финалистлар арасында Татарстан Республикасы, Чиләбе, Тыва Республикасы, Чувашия Республикасы, Башкортостан Республикасы вәкилләре бар иде. Концертка килгән тамашачылар милли тел байлылыгын (татар, рус, украин, керәшен, чуаш, француз, казах, башкорт, тува, нагайбәк һәм мордва) күзәтә алдылар.
 
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, читтән торып сайлап турлары финалистлары ике көн дәвамында концертның гомуми компетенциясе шартларында үз-үзләрен тәкъдим итү, шулай ук конкурстларның профессиональ күнекмәләрен арттыру буенча мастер-классларда катнаштылар. Мисалга, Марсель Нуриев финалистларга үз-үзләрен кулга алырга һәм буй-сыннарын йомшартырга, Искәндәр Нуризянов стереотиплардан арынырга һәм хис-кичерешләргә ирек бирергә булышты, ә этник җырларның бөтен матурлыгын күрсәтә алу өчен Эльмира Кәлимуллина катнашучыларны дөрес сулыш алырга өйрәтте.
 
Проект остазлары ролендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова; Россия эстрадасы җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» конкурсы финалисты Эльмира Кәлимуллина; «Мураками» Россия рок-группасы солисты Диләрә Ваһапова иделәр.
 
Конкурсны «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарстан Рсепубликасы Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы белән Казан дәүләт энергетика университеты белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе берлектә оештырды. Остазлардан кала жюрида Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, КДЭУ ректоры вазыйфаларын башкаручы беренче проректор Александр Леонтьев һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров та булды.
 
Номинациядә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
 
Гран-при — Юлия Рахманюк («Авай» («Әни») мордва телендә авторлык җыры).
 
Халык җыры заманча башкаруда – «Зәкәрия» фольклор-инструменталь коллектив (татар халык җыры «Кәрия-Зәкәрия»).
 
Авторлык җыры – Саломау Джеурисиу Бонде («Казан» җыры рус телендә).
 
Туган телдә популяр җыр – «Бәйрәм» фольклор ансамбле (татар халык җыры «Әнгери-гери»).
 
Халык җырын заманча итеп музыкаль инструментлар белән бергә башкару – Вероника Барышникова һәм Алинә Әхмәтшина (нагайбәк халыке җыры «Сөйгән җир»).
 
Ерак һәм якын чит ил вәкилләре башкаруында Россия халыклары телләрендә җыр – Аркади Погосян (Арно Бабаджанян «Благодарю тебя»).

---
Addnt.ru
№ --- | 31.10.2018
Addnt.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»