|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2018 Криминал
53 яшьлек ир, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын үтергәнБашкортстанда яшәүче 53 яшьлек ир-ат, көнләшеп, хатынын һәм абыйсын атып үтергән. 3 ноябрьдә ир-ат, бүлмәдә 44 яшьлек хатыны белән 65 яшьлек абыйсының бергә булуларын күреп, карабиннан башта - хатынына, ә аннары качарга тырышкан абыйсына аткан. Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Ике зыян күрүче дә һәлакәт урынында ук үлгән.
Гаепле ир-ат үзе полициягә шалтыраткан һәм кылган гамәлен таныган, дип яза Татар-информ. Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркеме килгән. Җинаять эше кузгатылган.
Һәлакәт урыны тикшерелгән, җинаять кылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган, аңа карата ике кешене үтерүдә гаепләү белдерелгән. Җинаять кылу нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: Салават Камалетдинов, ТИ
--- |
Иң күп укылган
|