поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2010 Мәгариф

УКЫТУЧЫ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Соңгы елларда мәктәп, укытучылар никтер еш кына тискәре яктан телгә алына башлады. Берәүләр мәктәптә тәртип йомшак булудан, икенчеләр исә укытучыларның төпле белем бирмәүләреннән зарлана. Бүген укытучының дәрәҗәсе нигә түбән? Моның сәбәпләрен ТР Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Әхмәтҗанова ачыкларга тырышалар.

Разил Вәлиев:

 

– Мәгарифтән башка җәмгыятебезне дә, илебезне дә алга җибәреп булмаячагын без әле яңа аңлый башладык бугай. Бездә бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә аңлау юк. Мәгарифтә тискәре фактлар, тискәре гамәлләр соңгы вакытларда шактый күбәйде. Совет чорын күпме генә тәнкыйтьләсәк тә, ул вакытта мәгариф системасы дөньяда иң камил системаларның берсе булды. Шул чордагы укытучыларның аң-белем дәрәҗәсе дә бүгенгеләр белән чагыштырганда күпкә югарырак иде. Укытучыны хөрмәт итәргә кирәк дип кенә аны хөрмәт иттереп булмый. Моның өчен укытучыны шул җәмгыятьтә югары пьедесталга менгерергә кирәк. Бүген халыкның аң-белем дәрәҗәсе арткан чорда укытучыга гомуми халыктан бер башка югарырак булу бик авыр.

 

Күптән түгел укытучыларның һәм укучыларның география белән химиядән белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәдә укучыларның белем дәрәҗәсе югарырак булуы ачыкланды. Чөнки укучыларның мөмкинлекләре зуррак.

 

Камәрия Хәмидуллина:

 

– Кешелеклелек сыйфатларын, үзенең асылын саклап калган кеше буларак, укытучы бүгенге көндә барыбер намус ягыннан да, әхлак ягыннан да чиста. Хезмәт хакының түбән булуы һәрдаим сөйләнүгә карамастан, ул, сайлаган һөнәргә хыянәт итмичә, намусын акчага сатмыйча, үзен саклап кала алган шәхес. Аның кулыннан меңләгән бала язмышы үтә. Шулай булгач, ничек аның дәрәҗәсе юк дип әйтеп була. Үзем дә укытучы буларак, мин моның белән килешмим.

 

Нәсимә Әхмәтҗанова:

 

– Укытучы – борынгыдан килгән, иң авыр хезмәтне җилкәсенә салган изге һөнәр иясе. Бүген танышлар белән сөйләшкәндә дә укытучыларның үзләреннән дә күңелләрне рәнҗетә торган бәяләрне ишетергә туры килә. Миңа, белеме буенча укытучы булган кешегә, мондый түбәнсетү сүзләре бик авыр тәэсир итә. Кем соң ул укытучы, аның белән хәтта үз укучылары да исәпләшми бит, дигән сүзләр мактаулар гына яварга тиешле елда әйтелсен әле.

 

– Хезмәт хакының түбән булуы дәрәҗә төшүгә сәбәп була аламы?

 

Разил Вәлиев:

 

– Яңа укытырга килгән яшь белгечнең хезмәт хакы, бөтен өстәмә түләүләрне, ташламаларны да кушканнан соң, 5800 сум тәшкил итә. Бу акчага яшь кеше ничек яши алсын? Банкта идән юучы да аңа караганда 3-4 мәртәбә күбрәк ала. Югыйсә җәмгыятьтәге бу тигезсезлекне безгә күптән бетерергә вакыт инде. Бүгенге көндә Татарстанда мәгарифне үстерү буенча дәүләт программасы эшләнә. Шул уңайдан 1,5 мең укытучыдан сораштыру үткәргәннәр һәм «Сезне күпме хезмәт хакы канәгатьләндерә алыр иде?» дигән сорау биргәннәр. Уртача исәпләгәннән соң, 20-25 мең чыккан. Бүген укытучы шуның кадәр хезмәт хакы алса һәм яшьләр мәктәптә укыганда ук моны белеп торсалар, укытучының дәрәҗәсе һичшиксез күтәрелер иде. Хезмәт хакы укытучының осталыгына, белем дәрәҗәсенә карап түләнергә тиеш. Бөтен кешегә дә тигез түләргә ярамый, ул дөрес түгел.

 

Камәрия Хәмидуллина:

 

– Юк, дисәм, мине күп кеше аңламас. Шулай да укытучының дәрәҗәсе беренче чиратта акчага гына бәйле түгел дияр идем. Ата-аналар кайсы мәктәптә, нинди фәннән яхшы укытучы барлыгын белеп торалар. Улы яки кызы түбән сыйныфта укыганда ук инде алар кайсы мәктәптә балага кешечә караш, кайда төпле белем бирәләр һәм нинди яхшы укытучы булуын барлый башлыйлар. Һәм балаларын шул мәктәпкә бирәләр. Күрәсез, һөнәренә мөкиббән киткән укытучының беренче урында барыбер хезмәт хакы түгел, ә аның профессиональлеге һәм шәхси сыйфаты тора. Әгәр ул балага төпле белем бирә икән, аның исеме дә, дәрәҗәсе дә була. Шуңа мин хезмәт хакы дәрәҗәгә хәлиткеч йогынты ясый дип әйтмәс идем.

 

Нәсимә Әхмәтҗанова:

 

– Укытучының дәрәҗәсе төшүне күпләр акча аз түләнүдән дип аңлатмакчы булалар. Акча белән укытучы абруе арасында нинди уртаклык булсын?! Болар бит бер-берсен юкка чыгара торган капма-каршы әхлактан. Укытучы дәрәҗәсенең күтәрелүе яки төшүе аның шәхси сыйфатлары белән бәйле. Белеме, үз фәнен яратып укытуы, эрудициясе, педагогик осталыгы, һәр укучысын тигез күреп, риясыз ярдәм итәргә әзер торуы, һәркайсына тигез ихтирам күрсәтә белүе кебек кешелек сыйфатлары аның дәрәҗәсен һәрвакыт югары тотачак. Укытучының дәрәҗәсе төшүнең башка җитди сәбәпләре дә бар. Шуларның берсе – мәктәпләр эшчәнлегендә укучыларга уңай йогынты ясау өлкәсенең тараюы белән бәйле дип уйлыйм.

 

– Ни өчен бүген укытучы белән укучы арасында бер-берсен аңлау юк?

 

Разил Вәлиев:

 

– Ул элек тә шулай булган. Хәзер исә кискенләште. Бүгенге укытучыларның күбесе социализм режимы чорында тәрбияләнгән, башка төрле идеология белән үскән кешеләр. Ә укучылар бөтенләй башка шартларда тәрбияләнгән балалар. Минемчә, төп каршылык шуннан килеп чыга. Бүгенге яшьләр бик прагматик. Аларның күбесе, мин моны эшләсәм, нинди файдасы булыр, дип фикер йөртә. Социализм чорында үскән кешеләрнең исә уйлары башка төрлерәк. Алар, яхшымы-яманмы, милләт язмышы, ил, халык турында да уйлыйлар яисә уйларга тырышалар. Ә бүгенге яшьләр күбрәк үзләрен кайгырта төшә.

 

Камәрия Хәмидуллина:

 

– Бу хәл күбрәк балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаган яшь укытучыларда күзәтелә. Беренчедән, тәҗрибә җитмәү комачаулый, икенчедән, балалар холкына яраклаша белү юк. Һәм яраклашырга тырышу да юк. Әле яңа гына югары уку йортын тәмамлап килгән яшь белгеч белән өлкән сыйныф укучылары арасында яшь аермасы зур булмаганлыктан, икенчеләре укытучыларга якынаерга тырышса да, кичәге студент алардан өстен булырга омтыла. Заманның үзенчәлекле булуы да бер сәбәп монда. Кызу заманда яшибез, ашыгабыз, вакыт җиткерә алмый аптырыйбыз. Бар нәрсәгә өлгерәсе, тиз-тиз эшлисе килә. Нәрсәнедер аңлату, аңлашу өчен вакыт кирәк. Ә ул юк. Зурдан алып сөйләшкәндә яшь укытучы белән укучы арасында әллә ни зур конфликт юк та инде ул.

 

Нәсимә Әхмәтҗанова:

 

– Җәмгыятебезнең баштанаяк акча, байлык туплау авыруына дучар булуы һәрберебезгә мәгълүм. Шуның нәтиҗәсендә бездә акчалы, ягъни дәрәҗәле һәм очын очка көчкә ялгап баручы хәерчеләр катлавы барлыкка килде. Бу хәлдән мәктәп, мәгърифәт дөньясы да читтә кала алмады. Мәктәпләрдә балалар бергә укый. Алар өлкәннәрдән акчаның бар нәрсәне дә хәл иткәнен ишетеп, күреп торалар. Укытучыларның акчалы балаларга уңай карашын да тоеп яшиләр. Бай ата-аналардан мәктәпкә мая килеп торуы да мөмкин. Дәүләт мәгърифәтне шулай кыерсыта икән, нигә бу мөмкинлектән файдаланмаска?!

 

– Мәгарифтә барган реформаларга ничек карыйсыз һәм алар укытучының дәрәҗәсенә нинди йогынты ясый?

 

Разил Вәлиев:

 

– Мәгариф бик консерватив өлкә. Анда алай ордым-бәрдем реформалар белән шөгыльләнергә ярамый. Безнең бик атаклы шәхесебез – Мәхмүт Гәрәев дигән армия генералыбыз бар. Ул хәрби югары уку йортының президенты да. Бервакыт, әле РФ Президенты булганда, Владимир Путин аннан: «Сезнең уку йортында ничек барысы да тәртиптә?» – дип сорый. Мәхмүт ага да аптырап тормый: «Бездә бит реформалар булганы юк», – ди. Мәгариф өлкәсендә артык реформалар үткәрү, минемчә, зыянга гына ул. Чөнки аларның ничек тәмамланасы да билгеле түгел бит.

 

Камәрия Хәмидуллина:

 

– Реформалар, бер караганда, яхшы ният белән үткәрелсә дә, алар, укытучының дәрәҗәсенә караганда, күбрәк аның табигатенә суга. Күпме үзгәртеп корырга мөмкин ул мәгарифне? Хәзер минем күз алдымда өченче буын укытучылар килде мәктәпкә. Минем буынга туры килгән, тормышка ашырылмау нәтиҗәсендә юкка чыгарылган реформаларны хәзер яңадан кертеп азапланалар. Мәктәптә ике-өч кенә сыйныф укыган параллельләрдә дә профиль буенча укыту планнары төзү акламады үзен, барып чыкмады ул. Күп сыйныфлар булган мәктәпләрдә ул, бәлки, үзен аклыйдыр. Әмма аз комплектлы мәктәпләрдә алай эшләп булмый. Универсаль яхшы укыту планы булырга һәм бала ныклы белем алырга тиеш. Башлангычта 3 ел укып, 5нчегә күчү системасын да үттек, укырга 6 яшьтән керүне да кичердек. Шушы системаны керткән түрә хатасын танырга, без ул вакытта ялгышканбыз, дип әйтергә мәҗбүр булды. Милли компонентны да алып ташладылар, БДИне хәзер бөтен фәннәрдән бары тик рус телендә генә бирү кертелде. Барлык реформаларның нигезендә ниндидер сәясәт ята. Мәгариф системасы андый реформаларны күтәрә алмый. Ул тотрыклы система булырга тиеш.

 

Нәсимә Әхмәтҗанова:

 

– Мәктәп илендә яшәешне дәвам иттерердәй шәхесләр тәрбияләү бурычы хәл ителә, кешелекнең язмышы языла. Мәгариф өлкәсенә әледән-әле кертелеп торган реформалар да вакыт белән чикләнмичә, даими рәвештә җәмгыятькә нәкъ менә шушы изге бурычны үтәргә ярдәм итсен иде. Ул реформалар сәяси максатлардан өстен һәм бәйсез булырга тиеш. Ике ел буена диярлек без мәгарифтән милли компонентны алып ташлауның ялгыш гамәл, зарарлы чара булуы турында сүз куертабыз. Һәркемнең үз телендә сөйләшергә, белем алуга хакы бар. Кешене аннан мәхрүм итү милләтләрне бетерүгә юл тоту ул.

 

– Укытучылар елында аларга нинди теләкләрегез бар?

 

Разил Вәлиев:

 

– Иң беренче без үзебез аларга карата миһербанлырак булсак иде. Укытучы күпме генә тырышса да, әгәр аңа дәүләт тарафыннан ярдәм, терәк булмаса, ул бер вакытта да үзенең дәрәҗәсен күтәрә алмаячак. Укытучы үзе дә укучысыннан аң-белем ягыннан да, тәрбия һәм культура ягыннан да бер баш өстен булырга тиеш. Һәм аларның шулай булуын телим.

 

Камәрия Хәмидуллина:

 

– Җирне өч кит тота дигән риваятьне кешеләр, ихтимал, хезмәт, белем һәм әхлак берлеген күздә тотып уйлап тапканнардыр. Мәктәп алдына менә шул бөтенлекне саклау бурычы куелган. Һәм барысының да үзәгендә галиҗәнап укытучы тора. Ул хезмәткә өйрәтә, гыйлем дөньясына алып керә. Укытучы балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләп, әхлакый кыйммәтләр хәзинәсен баета. Шушы хезмәт дәүләт тарафыннан лаеклы бәяләнсен иде.

 

Нәсимә Әхмәтҗанова:

 

– Кешелек бүген җәмгыятьне сәламәтләндерү кебек гаять авыр һәм катлаулы проблема алдында тора. Бу эш һәр чордагыча, беренче чиратта, укытучы-тәрбияче җилкәсенә төшә. Быелгы ел Укытучы елы дип аталган икән, шулай булсын. Тик ул укытучы халкына һөнәренең төп нигезе булган фидакарьлеген кайтарырга, чын мәгънәсендә җәмгыять тәрбиячесе булып калырга ярдәм итсен иде.


Роза РӘХМӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»