|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2018 Шоу-бизнес
Тәүге концертына әзерләнүче Резеда Ганиуллина: “Җырлама диючеләр күп булды” (ВИДЕО)
Биш кызлы танылган гаиләдән Резеда Ганиуллина үзенең беренче концертын куярга ниятли. Тамаша 8 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Казандагы Павлюхин урамы, 57 адресындагы Халыклар Дуслыгы йортында узачак. Ни кызык, Резеда сәхнәгә биюче буларак кына түгел, ә җырчы буларак та чыгачак. Гомумән, ул күбрәк җырчымы, әллә биючеме? “Матбугат.ру”га үзенчә аңлатты: - Тормышымда тәүге сольный концертым «Жырлыйм! Биим! Шаккатырам!» дип атала. Күпләр мине биюче буларак кына белә. Әмма җыр һәм бию минем балачактан ук параллель рәвештә барды. Икесенең берсен сайлыйсым килмәде. Әмма күбрәк биюгә кереп кителде. Җырлый башлагач, “нинди җырчы инде син?”, “кирәк түгел җырларга” дип әйтүчеләр булды. Ләкин син икесен дә бер югарылыкта сыйфатлы итеп башкара аласың икән, димәк тәвәккәлләргә кирәк, кеше сүзен тыңламаска. Күпсанлы музыкаль бәйгеләр лауреаты, татарча “Йолдызлар фабрикасы”, “Ягымлы яз” фестивальләре катнашучысы Резеда Ганиуллина тәүге концертына бик җитди әзерләнгән. Күп еллык бию тәҗрибәсен һәм җыр тәҗрибәсен 8 декабрь көнне тамашачыга тәкъдим итәчәк ул.
“Бу минем артистлык юлымда мөһим бер баскыч, - ди Резеда, - Үземне күп халәтләрдә күрсәтәчәкмен. Костюмлы шоу булачак. Шулай ук 10 ел дәверендә бергә иҗат юлында атлаган иҗатташ дусларым катнашыр дип көтелә. Үземнең концертым белән тамашачыга нәрсә әйтәсем килә соң? Үзегезнең хыялыгызга беркайчан хыянәт итмәгез! Хыялыгыз бар икән - сез аңа ирешергә тиешсез!”
Җырчы Резеда Ганиуллинаны күпләр Сәрвиназ псевдонимы аша беләдер. Аның кайбер җырлары “Мәйдан” каналында әйләнә. Сезгә дә тәкъдим итәбез:
--- |
Иң күп укылган
|