|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2018 Мәдәният
Даргин музыкаль-драма театры "Гуглахай" спектаклен тәкъдим итте (ФОТО)Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең дүртенче көнендә - 2 нче ноябрь - О.Батырай исемендәге Даргин музыкаль-драма театры – "Гуглахай" спектаклен тәкъдим итте. О.Батырай исемендәге Даргин музыкаль-драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Даргин әкиятләренә нигезләнеп язылган "Гуглахай" спектакле нәни дусларыбызның күңеленә хуш килде. Бәйрәм көннәрендә аларга менә дигән бүләк булды.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышты.
--- |
Иң күп укылган
|