поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2018 Матбугат

Октябрьнең соңгы көне иде...

28 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин 75 яшендә бакыйлыкка күчте.

...Аның мәкаләләре гел шундый, күпнокталы баш астында чыга иде. Кайчакта без бу турыда бәхәсләшә дә идек. “Кистеребрәк әйтергә иде, ник андый кыюсыз күпнокта куясыз соң?” - дигән чакларым да булды. “Чөнки хакыйкать урталыкта ул. Кистереп әйтү өчен суд ике якны да тыңлап, хөкем чыгара. Без бит газета гына, суд түгел. Хакыйкатьне газета укучылары үзләре тапсын”, - дип әйтә иде. Ә бу мәкалә башындагы күпноктаны укучы мәңгелекнең чиксезлеге дип аңласын инде.
 
Әйе, Рәфгать абыебыз мәңгелек кочагына кереп иңде. Инфаркт алганнан соң, ул башта кардиоцентрда, аннан санаторийда дәваланганда, көн саен редакциягә шалтыратып хәлләребезне белә, чыккан һәр яңа газетаны аңа китереп бирүне таләп итә иде. Укып чыккач, тагын шалтыратып, кимчелекләребезне күрсәтә, хаталар өчен шелтәли, бик сирәк кенә мактап та ала иде.
 
Менә вафатына бер көн калып барганда да шалтыратып, 2000 елда вафат булган шагыйрь, заманында “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Фаикъ Давыдовның һәм аның әнисе Наһәр апаның каберенә рәшәткә кую һәм исемнәре язылган такта элү эшен үзе төгәлли алмавын әйтте һәм моны безгә эшләп бетерергә кушты.
 
Без, өлкә татар автономиясе әгъзасы, тарихчы Шамил Галимов һәм мин, Эльмира Шәвәлиева, 31 октябрь иртәсендә шул эш белән чыгып китәргә тиеш идек. Ләкин иртәнге сәгать алтыда Әһлиуллиның вафаты турында билгеле булды. Елаштык, кайгырыштык, ә шоктан бераз айныгач, редакторның соңгы боерыгын үтәмичә калырга ярамый дип, Самараның 6нчы тупиктагы иске татар зиратына киттек. Анда агач кискән тавыш ишетелә иде. Якынрак килсәк, Рәфгать Нәбиулла улының әнисе Гыйльменур апа һәм апасы Зәйнәп апа каберләре янында аның өчен дә урын әзерлиләр иде инде... Аркам чемердәп китте. Кичә генә ул Фаикъ Давыдовның исемен саклау белән шөгыльләнде, ә бүген инде аның үзенә дә урын әзер...
 
Фаикъ Давыдов белән бәйле хатирәләрем мине ерак 1991 елга алып китте. “Бердәмлек” әле бик яшь газета иде ул чакта. СССР таркалган, ә яңа Россия законнары әле булмаган мут заманда Фрунзе урамындагы кечкенә генә редакциябезгә бер кеше килеп керде. Ул гаиләсен Үзбәкстаннан туган якларына алып кайтып урнашырга тели икән. Моның өчен закон бармы, республикадан куылган мигрантлар өчен акча, җир биреләме, дип хокукларын даулый башлады. Без аларны белми идек әле. Ә Рәфгать Нәбиуллович бу кешене үз кабинетына чакырып алды да, кирәкле кешеләргә шалтыратып, барысын да белешеп, тынычландырып җибәрде. Ә бер-ике көннән Үзбәкстаннан кайтучыны фатирга керткән кеше шалтыратып, кунагының йөрәк өянкесеннән вафат булуы турында хәбәр итте. Нишләргә? Безнең редакциягә ярдәм сорап килгән икән, димәк без аны гаиләсенә илтеп тапшырырга да тиеш дип, редакторыбыз эшкә кереште. Зур авырлыклар белән мәетне туңдырып, махсус документлар булдырып, тимер табут ясаттырып һәм шунда салып, поездга куеп, туган якларына җибәрү өчен күпме көч, күпме акча түкте ул! Башка кеше булса, кул гына селтәр иде. Ә Рәфгать Нәбиулла улы башлаган эшен ташлый торганнардан түгел.
 
Нишләтәсең бит, чуваш үлгәч тә, өч көнлек эше калган, диләр. Соңгы вакытта Рәфгать Нәбиулла улы һәм “Прогресс-В” төзү фирмасы җитәкчесе Вазыйх Мөхәммәтшин шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның музеен булдыру эше белән ныклап шөгыльләнәләр иде. Бу эстафетаны да редакция хезмәткәрләре кабул итеп, көчләреннән килгән кадәр башкарып чыгарга тырышырлар.
 
Дөресен генә әйткәндә, без, редакциядә эшләүче биш хатын-кыз, үксез калдык. Башлыча хатын-кызлар гына эшләгән коллективның ныклы терәге булган икән ул. Газетада хата табып, ачуланып шалтыратучылар булганда да, безне киң аркасы артына яшереп, бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала иде. Туксанынчы елларда, акча булмаганлыктан, газета ябылу чигенә барып җиткәч тә, түбәтәен салып, байлардан акча сорарга кыенсынмады.
 
“Бердәмлек” аның яраткан баласы иде. Соңгы вакытларда, хәле начарлана башлагач, “Бердәмлек”не саклагыз, дип ешрак әйтә башлады.
 
Октябрьнең соңгы көне газетабызның да соңгы көне булмасын өчен, бөтен өметебезне әбүнәчеләребезгә баглыйбыз. Тик хөрмәтле газета укучыларыбыз гына безгә арты белән борылмасын, даими рәвештә язылсын, аңа туганнарын, хезмәттәшләрен дә яздырып, тиражыбызны арттырсын иде. “Бердәмлек” булса, милләтебез дә бердәм булачак. Шуны аңласак иде...
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»