поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2018 Шоу-бизнес

"Элвин Грейны иң зарыгып көтүчеләр идән юуучы апалар булгандыр"

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей үз исеме белән бәйле музыкаль лейбл ачылуга багышланган матбугат очрашуы җыйды. Җырчы һәм аның командасы киләчәккә планнары турында сөйләде һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

Без сезнең өчен пресс-конференциядә сөйләнелгәң иң кызыклы әйберләрне бер урында җыйдык.
 
1. Элвин Грей һәм аның командасы 19 минутка соңга калып килде. Җырчының продюсеры конференцияне соңрак башларга туры килгәне өчен  гафу үтенде. Соңга калуларын ул бүген генә «Пошел на лево» исемле җырга Мәскәүдә клип төшеп кайтуы белән бәйләде. Димәк бик тиздән җырчының башкалада төшерелгән клибы дөнья күрәчәк.
 
2. 1 декабрь көнне Казанда «Татнефть-Арена»да җырчының зур концерты булачак. Әлеге концертта Элвин Грей һәм аның лейблы белән иҗат итүче берничә яңа җырчы чыгыш ясаячак. Шуларның берсе VILLI  (Вилдан Шәмсетдинов) булачак. Калган җырчылар сюрприз булып калсын, диде оештыручылар.
 
3. Киләсе елга Элвин Грей лейблы белән яңа парфюмерия продукциясе, кием-салып һәм ресторан ачарга планлаштырала. «Блек стар»дан аермасы нидә дигән сорауга, Радик шаяртып:  «Безнеке милли булачак, чәкчәк сатачакбыз!», дип җавап бирде.
 
4. Элвин Грейның командасы Гүзәл Уразова белән конфликт шәхесләр арасында түгел, иҗади исемнәр арасындагы конфликт дип саный. «Бу конфликтны интернетка чыгарганда безнең җыр хокуклары, иҗат хокуклары проблемасына игътибарны арттырасы килде», — дип аңлатты җырчының юристы Анна Попова. Аның сүзләренчә хәзер мәсьәлә белән адвокатлар шөгельләнә. Эш әле бетмәде To be continued (дәвамы алда)» дип шаяртты җырчы. 
 
5. Элвин Грей гаиләсе белән бары тик башкортча гына сөйләшүе турында әйтте. Ул үзен башкорт дип саный һәм халык санын алу вакытында үзен башкорт дип язачак. Хәзер татар сәхнәсендә яхшырак чыгыш ясар өчен ул татар телен дә өйрәнә.
 
6. Элвин Грейны тыңлаучыларның 30 % татар яки башкорт телен белми. Аларга җырчының җырлау, киенү стиле ошый. Җырчы мондый тыңлаучылар милли телләр белән дә кызыксыныр дип өметләнә.
 
7. Соңгы ел эчендә җырчы 300 концерт белән чыгыш ясаган. Концертларга барлыгы 320 мең кеше килгән.
 
8. Элвин Грей «Мин татарча сөйләшәм»  акциясендә катнашырга каршы булмас иде, ләкин аны анда чакыручы юк (Әгәр чакырырга теләгәннәр булса, бер ел алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк).
 
9. Элвин Грей «Үзгәреш җиле» турында бик үк яхшы фикердә булмавын белдерде. Ләкин кискен комментарий бирергә теләмәде. 
 
10. Элвин Грей бер ай чамасы ишетү белән бәйле авырудан дәвалануы аркасында концертлар бирми торган. «Колак хәзер башка төрле ишетә. Ләкин мондый колак белән яшәп була һәм концертлар да куеп була», — ди җырчы көлеп.
 
11. Элвин Грейның Станислав Барецкий белән сугышуы постановка булып чыкты. Әлеге постановканың инициаторы Станислав Борецкий үзе булган.
 
12. Җырчы кечерәк авылларга да концерт белән чыгыш ясаячак. Ләкин җәй көне генә. Мөгаен, Сабан туйларга бай спонсорлардан чакыру алгач, дип уйлап куйдык.
 
13. Матбугат конференциясенә Татмедианың журналист булмаган хезмәткәрләре дә төште.
 
14. Элвин Грей исеменнән чәй, өчпочмак, чәк-чәк һәм башка төрле тәм-томнар да куелган иде.
 
15. Элвин Грейны иң зарыгып көтүчеләр, мөгаен, идән юуучы апалар булгандыр. Кызганыч, Радик арткы ишектән керде һәм чыкты.
 
Фото: Султан Исхаков, Татар-информ

 


---
Идел
№ --- | 03.11.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»