поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2010 Җәмгыять

ҮТКӘННӘРДӘН КАЧЫП БАРЫШЛЫЙ

(Бәян)

Мине Һаҗәр әбием тәрбияләде. Әле дә исемдә, гел аңа ияреп йөри идем. Авыл кибетенә барабыз, ә анда шоколад бар – мин үлеп яраткан тәмле әйбер. Әбидән алдыртмакчы булам, җавап гел бер үк:

 

– Әндри казнасы бар дип беләсеңме әллә? Гали байлар да алмаган аны…

 

Ул чакта миңа биш яшьләр булгандыр, нибары унике сум пенсия алучы әбиемнең шоколадлык акчасы югын каян белим инде. Әндри дигәне дә, Гали байлары да минем өчен нәмәгълүм затлар. Ничек инде – үзләренең казналары бар, үзләре байлар, ә шоколад алмыйлар?

 

2004 ел. Кукмара районының туган якны өйрәнү музее. Музей хезмәткәре Ләбүдә ханым миңа, Казаннан килгән журналистка, экскурсия уздыра. Шул чак колакка бик таныш сүз чалынды – Гали бай. Кем? Гали бай – Кукмара районының Мәчкәрә авылында яшәгән Үтәмешевләр нәселеннән. Нәкъ аның чорында бу нәсел бик нык баеп киткән, “Гали байлар” дигән сүз татарга таралган. Гали байлар чын милләт хәдимнәре булган, якын-тирә авылларда егермеләп мәчет-мәдрәсә төзеткән һәм үз акчасына асраган. Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның бабасы алар тоткан Кышкар мәдрәсәсендә (Арча районы) укыган. Чыңгыз Айтматовның әнисе дә алар нәселеннән. Гали байның улы Исмәгыйльне революциядән соң сөргенгә озаталар. Исмәгыйльнең улы Үзбәк, исемен Рөстәмгә үзгәртеп, Урта Азиядә белем алып, СССРның иң зур галимнәренең берсе, академик була. Ул “Звездный городок”та яши, космоска очкан этләр Белка белән Стрелка шимбә-ял көннәрендә аның өенә кайта. Чөнки нәкъ менә Рөстәм Үтәмешев уйлап тапкан җиһазлар ярдәмендә оча алар. Шулай ук Юрий Гагаринның космоска очуында да аның өлеше зур…

 

Ләбүдә ханым сөйли дә сөйли, мин мәгълүматларны язгалап барам. Бу нәселнең язмышында бөтен татар зыялыларының чәчелү символын күрәм.

 

Нәтиҗәдә укучы хөкеменә тәкъдим ителәчәк бәян туды. Сөйләнәсе вакыйгалар, ни дәрәҗәдә фаҗигале тоелмасын, чынлыкта булган. Әлбәттә, бәяндә автор фантазиясенә дә урын бирелде.

 

Автор

 

 

 

I бүлек

 

Гарәфи чаң тавышына уянып китте. Янабыз! Өстенә ябынып яткан толыбын җилкәсенә элде дә, кулына килеп эләккән ястыгын кочаклап, урамга атылды. Ул капка төбенә чыкканда, кемнәрдер түбән очка таба чаба иде.

 

– Нәрсә бетле мендәреңне кочаклап катып калдың, Исмәгыйль байлар яна!

 

Бу сүзләр ирне йокысыннан айнытып җибәрде. Күптән күгәненнән каерылып чыккан җимерек капкадан ястыгын ишек алдына гына томырды да, иске толып чабуларына урала-сөрлегә, ул да башкаларга иярде. Ходаем, бай янса нишләрбез, кем безгә икмәк биреп торыр…

 

Ут бөтен өйне, каралты-кураны чорнап алган. Ялкын телләре тәрәзәләрдән ургылып-ургылып чыга. Никадәр дәүләт әрәм була, ник берәү дә сүндерми?! Әнә аягына читек, өстенә чапан гына элгән Исмәгыйль бай үзе дә монда, ник тик тора?! Гарәфинең кычкырасы, барысын эт итеп сүгеп ташлыйсы килде. Тик җикеренү сүзләре бугазында тыгылып калгандай булды – байның як-ягына ике кызылармеец баскан икән бит. Зөбәйдә бикә кызы Төрфәндәне кочаклап елый, бәләкәй Үзбәк атасының чапан чабуына чытырдатып ябышкан да, сихерләнгәндәй йотлыгып утка карап тора. Исмәгыйль генә борын, колак очларын чеметеп-чеметеп алучы суыкны да сизми, дөрләп янып яткан байлыгын да, янындагы кешеләрне дә күрми бугай. Аның карашы каядыр еракка, югары очка төбәлгән. Әйтерсең, котылу шуннан киләчәк.

 

Гарәфи дә бай караган якка текәлде. Югары очта мәчет манарасы артыннан, кыюсыз гына зәңгәрләнеп, төтен баганасы күтәрелеп килә. Бары төтен кара-кучкыл булып күтәрелә башлагач кына җиңел сулап куйды Исмәгыйль. Габдулла хәзрәт сүзендә торган, йортына ут төрткән, байлыгын имансыз талаучылар кулына калдырмаган... Үз ташпулаты инде янып бетеп килә. Бабасы салып калдырган йортны жәлләп, Исмәгыйльнең миен бер мәлгә үкенүгә охшаш тойгы телеп үтте. Юк, яндырмый ярамый иде шул – ата-баба васыяте шундый…

 

Казан ханлыгы чорыннан ук морза бабаларыннан килгән риваять яши нәселдә. Имеш, Үтәмеш нәселеннән булган бер морза ташпулат салып чыккан көнне шул мәхәлләнең имамы яңа нигезгә Коръән укып кайтып кергән дә бусагадан ук абыстаена кычкырган:

 

– Карчык, тәрәзәгә бак әле, кемне күрәсең?

 

– Берәү дә юк, бер эт кенә йөри.

 

– Алайса этләргә каласы мал икән бу.

 

Имамның сүзе рас килә – күп тә үтми Казанны урыслар басып ала. Бар мөлкәтен югалткан морза менә шушы җиргә качып килеп нигез сала. Үлгәндә бөтен нәсел-нәсәбенә васыятен әйтеп калдыра:

 

– Мал-мөлкәтегезне утка салсагыз салыгыз – этләргә генә калдырмагыз!

 

Менә ата-баба кисәтеп калдырган “этләр” тагын килеп җитте. Кулларында кылычлары, өсләрендә көбәләре генә юк.

 

Исмәгыйль як-ягында басып торган, күкрәкләренә кызыл чүпрәктән ясалган бантлар таккан, погоннары йолкынган, кыршылып беткән шинельләр кигән кызылармеецларга күз ташлап елмаеп куйды. Шул ук, өч йөз җитмеш ел әүвәлге кебек үк чабаталы йолкышлар, шул ук урыска ияргән татарлар… Тукта, тукта, бусының йөзе таныш түгелме соң? Утка карап авылдашларга аркан торганы шул бит – Гарәфетдин агайның калага укырга киткән малае Зарифулла. Габдулла хәзрәт бик зиһенле малай дигәч, Исмәгыйль аны үзе мәдрәсәгә илтеп куйды бит. Әле атасы артыннан гел акчасын да җибәреп торды. Менә нинди сабак алып яткан икән бу акыллы бала…

 

Шунда гына Исмәгыйль бай авылдашларының йөзләрен күздән кичерде. Монда бик азларның гына аңа әҗәте юк. Һәммәсе дә икмәкләтә алды да бурычын кайтарып тормады – бай зәкәт вакыты җиткән саен кичереп килде. Юк, авыл халкының Исмәгыйльгә үпкәләрлеге юк! Әнә авыл өйләренең биш дистәдән артыгы әле дә зур янгыннан соң атасы Гали бай төзеп биргән килеш тора. Ул да ата-баба васыятен үтәде – халкыңны ташлама! Бер дә ташламас иде Исмәгыйль, ташлаталар. Бу инде талаучылар гына түгел, аны алып ук китәргә килгән кешеләр. Талыйсы кибетләрен, мал амбарларын күптән пыран-заран китереп бетерделәр, менә чират үзенә дә җиткән… Нишләр бу ярдәмсез калган авыл халкы? Ичмасам, язы да суык килде, кычыткан, балтырган чыкканчы җан асрый алырмы? Алданрак уйламады Исмәгыйль, алданрак. Келәттәге икмәкне өләшәсе булган да бит, өлгермәде – бигрәк көтмәгәндә килеп төштеләр...

 

Исмәгыйльне уйларыннан кыңгырау тавышы бүлдерде. Кем бу болгавыр заманнарда кыңгыраулар чыңлатып йөрергә җөрьәт итә? Чаттан Габдулла хәзрәтнең кара айгыры күренде. Афәрин кияү-хәзрәт, афәрин, баш бирми. Үзен әллә кая алып китеп барганда да кадерен белеп кенә юлга чыккан – Коръән ашына бара диярсең. Бүре толыбын киеп алган. Камәрия сеңел төлке туннан, өч айлык Әсмабикәсен матур юрганнарга төреп күкрәгенә кыскан. Тиктормас Мөхәммәт белән Мостафа да бик затлы малайларга әйләнеп куйган. Чана үрәчәсендә йолкыш кызылармеец дилбегә тотып утырмаса, кайнагасына кунакка гына төшәләр диярсең...

 

Габдулла киявенең бүре толыбын күргәч, Исмәгыйль үзенең түбәтәй-чапаннан гына басып торуын шәйләп алды. Көн кояшлы булса да, урамда шактый суык әле. Быел язы да әллә нинди, салкын килде. Ярый әле Зөбәйдә бикәсе алданмаган, уллары Үзбәкне дә, кызлары Төрфәндәне дә җылы киендергән. Шактый ук күшеккән бай баскан урынында тыпырдап куйды. Моны кызылармеец Зарифулла да күреп алды:

 

– Нәрсә, бай, хәзер берәр сусар туныңны алып калмаганыңа үкенәсеңме инде?

 

Бай дәшмәде, бары тик җелегенә үк үтә башлаган суыктан куырылып кына куйды. Шунда бер дә көтмәгән хәл булды: җыелган халыкны урталай аерып, алга Гарәфи килеп чыкты, өстендәге кырык ясаулы толыбын иңеннән җилпеп кенә төшерде дә, Исмәгыйльнең җилкәсенә каплады.

 

– Гаеп итмә инде, Исмәгыйль, шушы иске генә...

 

Гаеплиме соң инде! Бай игелекне онытмаган авылдашын кочып алды, хисләрен сүз белән генә һич әйтеп бетерердәй түгел иде. Шуны гына көткәндәй, кемдер мескен бүреген салып байның башына киертте, кемдер тире бияләен сузды, берәү өеннән калын олтанлы иске киез итекләр алып чыгып алдына китереп куйды. Ихтыярсыздан күзләрен яшь элпәсе каплаган Исмәгыйль Зарифка карады: атаңнан үрнәк алыр идең ичмасам! Карады да, имәнеп китте – талаучының йөзендә усаллыктан гайре бер генә тойгы да күрмәде. Ул атасының, авылдашларының кылган гамәлен хупламый. Ярый, вакыты гына җитсен, күрсәтер әле ул аларга авылга кем хуҗа икәнен! Моны башкалар да күрәме, әллә Исмәгыйль генәме? Авылдашларының йөзләрен күздән уздыра – ирләр башын түбән игән, хатын-кызлар шәл-яулыклары почмагына күз яшьләрен сөртеп елый. Юк, барысы да Зариф кебек түгел, әйбәт кешеләр алар. Тик менә Исмәгыйльсез калгач нишләрләр, кем аларга ач чакларында икмәк бирер?

 

Күз яшен тыеп торып булмый, ихтыярсыздан ага да ага. Авылдашларын жәлләп елыймы, әллә соң бу яшьләр үзенең шушы көнгә калуына гарьләнүдән саркыймы? Моны ул үзе дә тәгаен генә аңлап бетерә алмады. Бите, чал куна башлаган сакалы буйлап агып төшкән ачы тамчылар атасының чабуына ябышып торган бәләкәй Үзбәкнең битенә, кулларына тама. Малай әткәсенең елавын шунда беренче һәм соңгы кат күрде. Зурлар да елый микәнни?

 

* * *

 

Талаучыларның бүген юллары уңмады, буш кул белән кайтып китәләр. Шуңа да, Габдулла хәзрәтне гаиләсе китереп җиткерелгәч, кабалана башладылар. Исмәгыйль байны үзенең үк юртагы җигелгән чанага утырткач, авыл халкы бер гөжләп алды. Болар бит гади талаучылар гына түгел, мулла белән байны алып ук китәсе кешеләр икән! Ходаем, моннан ары кем ач вакытта икмәген биреп торыр, кем ясин-җеназа укып соңгы юлга озатыр, кем балаларыбызга сабак бирер? Тик берәү дә яклап сүз әйтмәде. Яңа влачныкын белмәссең, үзеңне дә алып китүләре бар. Бу мылтыклыларда бер дә иман әсәре күренми.

 

Ирләр олауларны басу капкасын чыкканчы озата барды. Аерылганда саубуллашып беркем бер кәлимә сүз әйтмәде, еламады. Кешеләрнең күңелен курку биләп алган – ничек яшәрбез, ничек көн итәрбез? Кайтыр юлга чыккач та берәү дә сүз катмады. Һәркайсы үзенең куркаклыгыннан ояла иде бугай. Их, бирәсе генә түгел иде бит Исмәгыйль белән Габдулла хәзрәтне, сәнәк тотып каршы чыгасы иде бит...

 

Ятим калган авылга кайтасы килми, аяк тартмый. Бүгеннән анда ризык биргән кулны тешләүче эт – булдыксыз, ялкау Гарәфи малае хуҗа булып алды. Гарәфи юл буе авылдашларының кырын күз карашын тоеп, үзе җинаять кылгандай уңайсызланып кайтты. Хы, карале, нишләп бай белән мулланы алып киткәнгә кайгыра соң әле, хәзер бит авылга ул – Гарәфи хуҗа. Вәт эттән туган малай актыгы ә, белгән бит кемнәргә юлдаш буласын! Юк, Габдулла хәзрәт зиһенле бала дигәндә ялгышмаган. Әнә бит, көнлекче Гарәфи малае авылның хуҗасы булып кайтты! Хәтта бай җилкәсенә элгән иске толыбы да жәл булып китте Гарәфигә. Ярый, малаена иртәгә үк барып әйтер – Габдулла хәзрәтнең теге бүре толыбын кайтарып бирсен... Күгәненнән суырылып чыккан җимерек капкасыннан кергәндә кәефе күтәренке иде инде Гарәфинең. Батрак булып чыгып китте – хуҗа булып кайтып керде. Ул хуҗа авылга, ул!

 

* * *

 

Хатын-кызлар төялгән ат алданрак бара, аларның үзара тыелып кына сөйләшкән сүзләрен каршыга искән җил ирләргә китереп җиткерә. Исмәгыйль белән Габдулла гына, бер сүз дәшми, чана табаннарының сызгыруын тыңлап баралар, күзләре туып үскән, ата-баба нигезе калган авыл ягында. Тагын кайтып күреп булырмы?

 

Балаларга рәхәт, алар башларына килгән казадан да кызык табалар. Әнә, Үзбәк, Мөхәммәт белән Мостафа алар чанасына утыру белән яңалыгын әйтергә ашыкты.

 

– Күрдегезме, безнең өй ничек янды?

 

Тавышында тантана да, мактану да бар – шәп янды аларның өе, имеш. Мөхәммәт тә төшеп калганнардан түгел шул, сүзгә кесәгә керми.

 

– Әй, син безнекен күрмәдең әле. Уты мәчет манарасыннан да биек күтәрелде. Шулай бит, энекәш?!

 

Малай, ялганы тотылмасын өчен шаһит эзләп, атасының алдына башын салып хуш исле печән өстендә изрәп киткән энесенең кабыргасына төртеп алды. Тик көне буе чабып арыган Мостафаның үз хәле хәл – үтереп йокысы килә, чананың көйле генә чайкалып баруыннан күзләрен йокы баса.

 

Җавап бирмичә йоклап булмаячагын чамалаган бала, сүзнең ни хакында баруын аңламаса да абыйсын җөпләми булдыра алмады.

 

– Ыхы, абый, күтәрелде...

 

Ике ата ду килеп бәхәсләшкән улларына карап бара. Уйлар бер – ни көтә аларны? Раббым, үзең сакла бу гөнаһсыз нарасыйларны, ярдәмеңнән ташлама, иманлы юлларга күндер...

 

II бүлек

 

Сак астында тимер юл станциясенә алып килделәр. Халык байтак җыелган. Кызыллармеецлар хатын-кыз, бала-чаганы ирләрдән аерып алалар. Һәр тарафта кычкырыш-елаш. Камәрия абыстай белән Зөбәйдә күпме генә аяк очларына баса-баса карамасыннар, Габдулла хәзрәт тә, Исмәгыйль бай да күренмәде. Кукмарага килеп җиткәч тә аларны аерып алып киткәннәр иде, атна буе ниндидер кибеткә бикләп тоттылар, бер хәбәр-хәтерләре булмады. Ходаем, исән-сау гына булсыннар инде. Сакчыларның аты-юлы белән акыруыннан шуны гына аңлады Зөбәйдә – ирләр аерым вагоннарда барачак икән. Исмәгыйле дә мондадыр әле, Аллаһы боерса, барып җиткәч очрашырлар...

 

Мал вагоннары таккан паровоз төтен-парларын пуфылдатып килеп җитүгә, барысы да авыр шыгырдап ачылган ишекләргә ыргылды: һәркемнең яхшырак урын алып каласы килә. Зөбәйдә күз кырые белән генә Әсмабикәсен күкрәгенә кыскан, итәгенә ике улы ябышкан Камәрия абыстайның башка вагонга кереп баруын күреп калды. Их, ялгышты, абыстай, ялгышты – бергәрәк булырга иде бит...

 

Зөбәйдә, инде тулы диярлек вагон эченә узды да, кая чүмәшергә белмичә як-ягына каранып басып торуында булды. Аны беркем дә үз янына чакырмады, читкәрәк кысылып урын тәкъдим итмәде. Бары тик идәнгә түшәлгән салам өстенә аякларын сузып утырган карчык кына сукранып алды.

 

– Нәрсә терәлеп каттың, ишекләр ябылганчы урын табып урнаш. Аннары караңгыда аякларны таптап син йөрерсең...

 

Шуны гына көткән Үзбәк, елан кебек бөтерелә-бөтерелә, кешеләр арасыннан түргәрәк шуышты. Ул сәндерә астындагы бер почмакны үз итеп өлгергән иде.

 

– Әнкәй, апам, монда килегез, әйбәт урын таптым!

 

 Ул арада авыр ишекне шыгырдатып ябып та куйдылар. Тәрәзәсез вагон эче дөм-караңгыга чумды. Яңа керүчеләргә сигнал бирделәр диярсең, барысы да үзләренә урын эзли. Карчыкның юраганы юш килде, Зөбәйдә аның сузылган аякларына иң беренче булып басты да, улы Үзбәкнең тавышы килгән якка таба китте. Артыннан карчыкның карганып калганын гына ишетте.

 

– Башың муен астыңа килгере, әйттем бит аякка басасың дип!

 

Улы янына барып җитеп урнашкач та бу тавыш байтак вакыт ишетелеп торды әле, сөялләрен таптаучы бер ул гына булмады ахры. Урнашып бетеп, бераз караңгыга күзләр ияләшә төшкәч, Зөбәйдә үзләре утырган почмакны күздән кичерде. Вагон стенасындагы ярыклардан җил өреп тора. Менә ни өчен аларны шулай җиңел генә түргә уздырганнар икән...

 

Поезд тәгәрмәчләре тук-тук килеп күңелле генә җырлап бара. Зөбәйдә башыннан кичкәннәрне уйлап ята. Кая алып баралар аларны? Китәр алдыннан ниндидер бер күн тужуркалы, комиссар диме шунда, әллә ниткән карар укып китте. Имеш, аларның барысын да каядыр социалистик төзелешкә – якты киләчәк төзелешенә озатасылар икән. Кайда ул якты киләчәк, озак барырлармы икән? Юл озын булса, балаларга ашарга җитмәячәк, аларны ничек алып барып җиткерер?.. Әнкәсенең уйларын ишеткәндәй, бәләкәй Үзбәк кымшанып куйды.

 

– Әнкәй, тамагым ачты.

 

Әнисенең төенчектә актарынганын күргән Төрфәндә дә аваз салды.

 

– Әнкәй, миңа да бир.

 

Икмәк аз калган. Ярый, балалар ашасын, үзе ничек тә түзәр әле. Каткан икмәкне тәмләп кытырдаткан тавышны ишетеп, башка балалар да әнкәләреннән ашарга таптыра башлады. Озаграк килүчеләрнең ризыгы инде беткән, вагонда елаш башланды. Ашарга сорап балалар, аларны жәлләп аналар елый. Зөбәйдә, бу кешеләргә бик ярдәм итәсе килсә дә, бер кыерчык ипиен дә чыгармады – үз балаларын исән-сау алып барып җиткерәсе бар.

 

* * *

 

Поезд бара да бара. Инде вагондагы бар халыкның ризыгы бетте, ачлыктан хәлсезләнгән балалар да елаудан туктады. Бу михнәтнең очы-кырыен күрүдән өметен өзгән Зөбәйдә ныклы карарга килде – качарга кирәк. Революция, сугыш елларында юньле-рәтле сипләү күрмәгән вагонның стеналары шактый тузган, ничек тә бер-ике тактаны кешегә сиздерми генә ватарга иде... Ярый әле ашык-пошык кына җыенганда төенчеккә шушы кечкенә генә пычак тыгылган, ул да булмаса, нишләр иде. Зөбәйдә чиләнеп беткән кулларының авыртуын онытып тору өчен үз-үзен юата-юата вагон тактасын чокый. Инде берсе әзер – төртеп җибәрсәң сынып чыгарга гына тора. Аллаһы боерса, тагын икене шулай юкарта алса, качып булачак. Поезд туктаган арада ул да эшеннән туктап тора – сакчылар ишетүе бар. Вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокы дөбердәп баруы тычкан кетердәткән кебек кенә тавышны якында ятучылардан да яшерә...

 

Качар юл әзер. Инде балаларны өйрәтеп куясы гына калды.

 

– Кызым, Төрфәндә, тыңла. Мин хәзер, поезд тизлеген әкренәйткәч, Үзбәкне ташлап калдырам. Юл буенда кар тирән, Алла саклар әле. Аннан соң сине дә ташлармын. Син шунда ук тимер юл буйлап кире барып энеңне табып алырсың, аңладыңмы?

 

– Ә син, әнием...

 

– Кызым, курыкма, мин дә сикереп калырмын. Сез юл буйлап кире якка барыгыз, беренче очраган авылга керегез. Мин сезне шунда эзләп табармын.

 

Поезд, тизлеген акрынайтып, ниндидер авыл яныннан үтеп бара. Зөбәйдә бар көченә алдан чокып куйган такталарны этеп җибәрде, тынчу вагон эченә саф яз һавасы бәреп керде. Ул да булмады, йокылы-уяулы Үзбәк юл буендагы кар көртенә очты. Раббым, үзең сакла! Ана кеше кызын да тишек янына китерде.

 

– Кызым, барысы да исеңдәме?

 

Бала җавап биреп өлгермәде, поездның яңадан тизлеген арттыра башлавыннан курыккан ана аны тышка атты. Паровоз кара кучкылт төтен пошкырып сызгыртып алды да, тизлеген арттыра башлады, ярты гәүдәсе белән тышка асылынган ана, Аллага тапшырып, аяк-куллары белән этенеп читкә атылды...

 

Зөбәйдә күзләрен ачканда, поезд күренми иде инде. Тынчу, кеше күплектән кымшанып та булмас вагонда оеган тәнгә менә шушылай, йомшак кар өстенә яту шундый рәхәт, торасы да килми. Күктә агылган болытларга карап ятасы да, ятасы иде... Балаларым! Бу уй саф яз һавасыннан изрәп йомшак көрт өстендә яткан ананы сикереп торырга мәҗбүр итте, шпалларга абына-сөртенә кире якка чабарга әйдәде.

 

* * *

 

Төрфәндә әллә уңайсызрак килеп төште, әллә кар астында ниндидер каты әйбер булды – аңына килгәндә кулы бик нык сызлый иде. Көч-хәл белән торып басып, шпаллар өстенә чыкты. Хәлсез аяклары тыңламый, утырып кына торасы килә, кулы үтереп сызлый. Юк, утырырга ярамый – әнкәсе Үзбәкне эзләп табарга кушты. Ул кайдадыр шушы тирәдә генә булырга тиеш, караңгы төшкәнче табарга кирәк.

 

Апасы килүенә Үзбәкнең әллә ни исе китмәде, карга чалкан яткан көе күктә агылучы болытларны күзәтүе шундый күңелле...

 

– Апам, әнә теге болытлар артында нәрсә бар икән?

 

– Йолдызлар, Ай, Кояш бар.

 

– Аннан да ераграк нәрсә?

 

– Алла бабай бар. Әйдә, тор, киттек, әнкәй әнә теге авылга барырга кушты.

 

Кичке салкын төшә башлады, көне буе кояшта кар суына чыланып яткан шпалларны әллә каян гына чыккан җил, җәяүле буран боз элпәсе белән каплый. Зөбәйдә егыла-тора алга чаба. Башында бер генә уй – балаларым! Әллә кар өстендә изрәп озаграк ятылган, әллә сикерергә куркып ераграк кителгән – кичке эңгер-меңгерне никадәр күзләре белән айкаса да, күренми сабыйлар. Инде байтак юл үткәч, шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды: әнә бит алар! Нишләп тик яталар соң, әллә бер-бер хәл булганмы? Бу уй Зөбәйдәгә куәт өстәде. Ул килеп җиткәндә Төрфәндә юл буенда ята, Үзбәк аны селкетә, торгызмакчы була. Әнкәсенең кулын йөзендә тойган кызчык күзләрен ачты.

 

– Әнкәй, мин бүтән бара алмыйм.

 

Ут кебек янган кызын хәлсез кулларына күтәреп, ана кеше авылга атлады. Куркып, сакланып торулар юк, тотсалар тотсыннар, баласына гына ярдәм итсеннәр. Авыл башындагы иң беренче йортның карындык тарттырылган бердәнбер тәрәзәсендә сүрән генә яктылык сирпелә. Зөбәйдә шуның капкасын какты.

 

– Кем йөри анда төн ката?

 

Урыс авылы икән. Казанда, хатын-кызлар гимназиясендә укыган Зөбәйдәнең урысчасы әйбәт кенә.

 

– Юлчылар бу, дәдәй. Зинһар ачыгыз, балам авырып егылды.

 

* * *

 

Төрфәндә кулы сызлауга уянып китте. Озак кына күзләрен ачалмыйча, ят исләрне иснәп, үзенең кайдалыгын чамалый алмый ятты. Аларның өендә мондый исләр юк. Күз кабаклары кургаштан коелгандай авырайган, ачасы да килми. Янында ниндидер ят телдә сөйләшәләр. Чү, әнкәсенең тавышы бит. Кызыксыну җиңде, кызчык күзләрен ачты да, өстенә иелгән мич чаклы ниндидер хатынны күреп, коты алынып кычкырып җибәрде.

 

– Әнкәй!

 

– Чү, кызым, монда мин, курыкма.

 

Янындагы хатын тагын үзенең аңлаешсыз телендә сөйләнә башлады.

 

– Кулы чыккан булган, утырттым. Мине безнең авылда имче карчык дип йөртәләр. Син бер дә курыкма, балаң савыгыр. Бик каты суык та тидергән, юлыгызны тиз генә дәвам итә алмассыз.

 

– Түти, сез бер дә курыкмагыз, без сезгә түләрбез.

 

Кара, әнкәсе дә теге аңлаешсыз телдә теттерә генә. Төрфәндә сасы исләр чыгарып төтәп өй эчен сүрән генә яктыртучы шәм яктысында әнкәсен күзәтә. Әнә ул яулыгы астыннан толымын тартып чыгарды, үрелгән көмеш тәңкәләре күңелле генә чыңлап куйдылар. Марҗа әби әнкәсенең кулыннан тотты.

 

– Син нәрсә инде, кызым. Мохтаҗ кешедән акча алырга безне кем дип белдең. Ә ул толымнарыңны бик күрсәтмә, дөньяның кеме юк... Башың белән кисеп алып китәрләр. Акчаң юлыңда да кирәк булыр әле.

 

– Мин бит кая баруымны үзем дә белмим, кем түти...

 

– Настя мин, бабагыз Степан дәдәй була. Әйдә, кызым, мондый болганчык заманда ике бала ияртеп кая барганыңны сөйләп бир инде.

 

Никтер Зөбәйдәгә бу марҗа карчык белән урыс карты яхшы кешеләр булып тоелды. Алар бит аның кызын дәвалады. Әнә мәтрүшкәле чәй эчкәч, тынычлап йоклап та китте сабый. Юлчы хатынны бүлдерми тыңладылар. Бары сүзе төгәлләнгәч кенә зарланышып алдылар.

 

– Нинди заманалар килде, нинди заманалар! Алладан да курыкмыйлар. Безнең дә батюшканы алып киттеләр, чиркәүдә хәзер әллә ниткән клуб диләр. Гөнаһларыбызны ярлыкау сорап гыйбадәт кылыр урыныбыз да калмады.

 

Карт белән карчык почмактагы каршына шәм яндырып куелган иконага карап чукынышып алдылар. Шунда гына Зөбәйдә имән такталардан корыштырып куйган нык өстәл артында мәҗлес корып утыручы улын шәйләп алды. Үзбәк кабыгы белән пешкән бәрәңгене чуеннан ала да, өстәлдәге юка гына итеп турап куелган моңарчы күренмәгән ак әйбер белән кушып чәйнәп җибәрә, артыннан ипи кисәге кабып куя – дөнья рәхәте. Бигрәк тә теге ак нәмәрсә тәмле.

 

Зөбәйдә чак кына кычкырып җибәрмәде – улы тәмләп дуңгыз мае белән бәрәңге ашап утыра! Ничә көннәр буе газаплаган ачлык аны балага дәшүдән тыеп калды – ашасын әйдә, Алла ярлыкар.

 

Авылга чит-ят кешеләр килеп керүе Совет властеның колагына барып җиткән икән, төн уртасында кемдер хуҗаларча капканы дөбердәтте. Степан дәдәйгә ияреп, өйгә күн тужуркасының буш җиңен кесәсенә тыгып куйган, маузер аскан адәм килеп керде.

 

– Әйдүк, Ваня, түрдән уз.

 

Ваня дигәннәре Настя түтәйнең үзенә күрсәткән якты чыраен күрмәде дә, хуҗаларча түргә узып карашын Зөбәйдәгә төбәде.

 

– Кайсы яктан, кая барасыз?

 

– Кукмарадан, ачлыктан качып бәхет эзләп барабыз.

 

Зөбәйдәнең әкияте инде әзер иде – Идел буенда ачлык.

 

– Какой такой Кукмара? Ник белмим? Документларыгыз бармы?

 

– Юк шул, юлда әйберләребезне урладылар.

 

– Алайса җыеныгыз, авыл советына киттек. Иртәгә үзәккә хәбәр салырбыз, тикшерерләр. Ачлыктан качасызмы, әллә халык үченнән качып баручы контралармы... Ә сез кемне асрап ятканыгызны беләсезме? Әгәр контралар булса, сезне дә башыгыздан сыйпамабыз.

 

Ваня дигәннәре картларга да янап алды.

 

– Син, Ваня, алай бик җикеренмә әле. Баласы авырый аның, егылып кулын имгәткән, тәне кызыша. Хәзер аларны беркая да алып китмә, иртәгә үзең килерсеңме, без килербезме, күз күрер. Үзәгеңә хәбәр ит, тикшерсеннәр, әлегә монда калып торсыннар. Аларны бит ашатырга, дәваларга кирәк. Синең сельсоветыңда ризыгың бармы соң?

 

Степан дәдәйнең дәлилләре саллы булдымы, әллә мәшәкатеннән курыктымы, күн тужуркалы кеше ризалашты.

 

– Кара аны, әгәр дә качсалар, башың белән җавап бирәсең!

 

Ваня иптәш ишекне шапылдатып ябып чыгып китүгә, карт белән карчык тыз-быз чабыша башлады. Карчык кичтән пешкән бәрәңгене бер төенчеккә төйнәде, Степан дәдәй, келәткә чыгып, зур гына кисәк дуңгыз мае алып керде, йортта булган бөтен икмәкне җыештырып, сәкедә аптырап утырган Зөбәйдәгә тоттырдылар.

 

– Син, кызым, тиз генә китәргә тиеш. Бу Савелий малае бер дә юньле кеше түгел. Аклар белән сугышып йөреп бер кулын өздереп кайтканнан бирле бик күп авылдашларның башына җитте. Элек авылда алардан да булдыксыз, хәерсез нәсел юк иде, хәзер шулар баш булып йөри. Хәерче баемасын, исерек айнымасын дип, белми әйтмәгән халык, тәмам котырынды, тыеп торып булмый, – дип сөйләнә-сөйләнә, Степан карт Зөбәйдәнең мич артына киптерергә элеп куйган киемнәрен алып килеп тоттырды. – Әйдә, кызым, утырма, тизрәк киен, таң атканчы авылдан ераграк китеп кал.

 

– Бу бала белән кая барам инде мин?

 

Зөбәйдә Төрфәндә ягына ымлады. Карт белән карчык барысын да үзләренчә хәл иткән иде инде, сәкенең икесе ике ягына чүмәштеләр.

 

– Син, кызым, чирле балаң белән ерак китә алмассың, ул бездә генә калып торсын. Алла җан биргәнгә юнь бирер, ничек тә үзебез карарбыз. Безгә дә күңеллерәк булыр, балаларыбыз барысы да гүр иясе булды. Заманалар рәтләнгәч, килеп алып китәрсең, ул синең балаң. Болай ул юлда үләчәк.

 

Зөбәйдә, батып баручы саламга ябышкандай, кызын чит-ят кешеләрдә, чит-ят кавем арасында калдырмаска сәбәп эзли.

 

– Мин качсам, сезне теге Ваня нишләтер соң?

 

– Син безнең өчен кайгырма. Бер аяклары белән кабер якасына баскан картларны нишләтә ала ул. Тыңламады, чыгып качты, баласын алырга килми калмас, килүгә хәбәр итәрбез, диярбез. Ә син улың өчен качарга тиеш. Алар кулына эләксәгез, сезне нәрсә көтәсе әле билгеле түгел. Кызыңның тамагы тук, урыны җылыда икәнен белеп торасың...

 

Уйланып утырырга вакыт юк, дөнья күргән карт белән карчык хаклы, качарга кирәк. Зөбәйдә тиз-тиз генә әле уянып та җитмәгән Үзбәкне киендерә башлады.

 

Төн уртасында бала җитәкләп басу капкасыннан чыгып баручы хатынны авыл халык күрми калды. Зөбәйдә инде кая барасын белә, Степан карт аңа юлны өйрәтеп җибәрде. Ул хәзер Урал таулары эргәсендә. Шушы таулар буенча юлы аны Уфа якларына, аннан Ырымбур далалары аша казах җиренә алып барып җиткерергә тиеш. Казанда хатын-кызлар гимназиясендә белем алган хатын анда югалмас, балалар укытып булса да көн күрер, улын укытып кеше итәр. Кирәк икән исемен алмаштырыр, әмма кызылларга тоттырмас. Ханлык чорында казан морзаларыннан тамырланган, Мәрҗаниләр каны кушылган нәсел җебе өзелмәс. Степан дәдәй аңа казах далаларына күченеп китүче мөһаҗирләр күп очрар, диде, юлын шулар белән дәвам итәр.

 

Зөбәйдә соңгы тапкыр каерылып килгән юлына, кызы Төрфәндәне калдырып киткән, болганчык елларны бар дип тә белмәгәндәй тыныч кына йоклап ятучы урыс авылына карады. Заманалар җайлангач кайтыр ул, кызын алып китәр, Аллаһы боерса, китәр...

 

III бүлек

 

Камәрия абыстай эчке күлмәгенең итәген ертып алды да, телгәләп, куенына тыгып куйды: баланың астын алмаштырырга җылынып торсын. Ягылмаган вагонда бер чишеп, бер биләп Әсмабикәгә суык тиде – тәне кызыша, туктаусыз елый. Чүпрәкләрен киптерер урыны да юк бит аның! Сырган юрган дымланып бетте, бер җылысы калмады. Раббым, ник бер гөнаһсыз баламны җәзалыйсың!

 

– Туктатасыңмы син ул балаңны, юкмы?! Ичмасам тыгылмады да бит!..

 

Ана читкәрәк борылып кызына күкрәген каптырды. Ач бала комсызланып, кабаланып кабып алды да, сөтсез имине авызыннан кире чыгарды. Ник алдыйсың инде мине, дигәндәй, гарьләнеп тагын да ныграк еларга тотынды. Тизрәк, тизрәк барып җитәргә... Берәр чынаяк җылы чәй белән бер генә кисәк икмәк ашап куйса да, күкрәгенә сөт төшәр, ичмасам, Әсмабикәсе тук булыр иде... Ана баласын тирбәтә, яшьле күзләре улларында. Баштарак әнкәләреннән ашарга даулап караган Мөхәммәт белән Мостафа елап эш чыкмасын аңладылар, хәзер инде тын гына яталар.

 

Абыстай эченнән генә Коръән сүрәләрен укый, туктаусыз елаган кызын өшкерә. Юк, өшкереп-төкеренеп кенә булмый – сөт кирәк балага, сөт! Сабый тирбәнеп барудан бераз изрәп китә, Камәрия, җиңел сулап, черем итеп алырга күзләрен генә йома, бала тагын шыңшый башлый. Ачлыктан, билгесезлектән йончыган, явызланган кешеләр тагын ләгънәт яудырырга тотына...

 

Көн артыннан көн уза, сәфәрнең очы-кырые күренми. Кай чагында туктап, каршыга килгән поездларны уздырып торалар. Әллә тагын туктаганнар инде? Камәрия күзләрен ачты, бераз тыңланып ятты. Әллә нәрсә җитми кебек. Тик нәрсә? Вагон тәгәрмәчләренең күңелле генә җырлап баруымы? Чү, баласы шыңшымый, тын гына ятып тора лабаса. Ана бәбекәчен күкрәгенә ныграк кысты, салам өстендә атналар буе аунап шактый йолкышланган төлке туны белән яхшылабрак каплады... Каплады да ниндидер бер ят нәрсә тоткандай имәнеп китте, һәр ана баласын күкрәгенә кысканда гына була торган ләззәтне, якынлыкны тоймады ул. Нәрсә булганын күңеле белән сизсә дә, ана ялгышуына өметләнеп, кызының йөзен каплаган юрган читен ачты – юк, ялгышмаган... Кычкырып, чәчләрен йолкый-йолкый елыйсы килсә дә, түзде Камәрия: я баланың үлгәнен белеп ташлап калдырырлар. Ул, бу дөньяда өч кенә ай яшәп калган кызчыгын, барып җиткәч, үзе җирләр. Ичмасам каберенең кайдалыгын белер.

 

* * *

 

Поезды да нигәдер озак тора, кешеләрнең эче поша башлады, һәр тавышка колак салалар. Вагон янында кемнәрдер бәхәсләшә, кемдер берәүне сүгә, калырга куша. Камәрия абыстай барлы-юклы урысчасы белән тыштагы сөйләшүне аңларга тырыша. Әнә кемдер бер-ике көннән барып җитәбез диме шунда... Әллә ирләр утыртмакчы булалар инде?

 

Вагонның күптән майлау күрмәгән авыр ишеге шыгырдап, әллә нинди сүгенүгә охшаш тавышлар чыгарып ачылып китте. Камәрия, яткан җиреннән күтәрелә төшеп, ишек ягына күз салды. Мәһабәт гәүдәле, чал сакал-мыеклы урыс картының кемлеген бер карауда таныды абыстай – ким дигәндә генерал.

 

Паровоз моңсу итеп сызгырып куйды: кузгалырга вакыт. Генералны кызылармеецлар төрткәләп вагонга кертеп җибәрделәр. Авыр ишек сүгенә-сүгенә шыгырдап ябылды, яктылыкка ияләнеп өлгергән күзләр беравык сукыраеп калгандай булды. Поезд кузгалып китте. Кискен тартылудан, генерал Камәрия янына ауды.

 

– Пардон, ханым...

 

Күзләре караңгыга ияләшә башлаган карт бары шунда гына үзенең хатын-кызлар вагонында икәнен чамалап алды булса кирәк.

 

– Гафу итегез, мин кайда?

 

Төрле яктан тынык кына көлешкән тавышлар ишетелде. Озын юлдан, ачлыктан усалланган кайбер марҗалар шаярып алырга да җай тапты.

 

– Кызлар вагонында, ваше высокоблагородие.

 

– Бер вагон тулы саф туташлар синдәй егетне көтеп ятабыз. Я, кайсыбыздан башлыйсың?

 

Хатын-кызлардан мондый ук дорфалык көтмәгән карт аксөяк гаҗизлектән як-ягына каранып алды. Бер мәлгә карашы баласының үле гәүдәсен алдына салып утырган Камәриянең күзләре белән очрашты. Дөнья күргән карт барысын да аңлады, беркайчан да иелмәгән горур чал баш аска иелде. Әйтерсең Камәриянең, башкаларның шушы көнгә калуына шәхсән үзе гаепле. Ул, гомерен яу кырында уздырган карт солдат, илдә тынычлыкны саклап кала алмады, җиңелде...

 

– Нинди хурлык, нинди хурлык...

 

Карт генерал әле шактый вакыт шушы сүзләрне борын астыннан гына кабатлап барды. Аның уйларын Камәрия ниндидер бер эчке сиземләү белән тойды. Горур аксөякнең нишләргә җыенуын карашыннан аңлады: күзләре караңгылыкка тәмам ияләшеп җиткән, түшәмне күзәтә.

 

Әле кайчан гына парадларда, затлы, сарайларда генералның кителен бизәп торган ефәк аксельбантларның элмәккә әверелүен күзен йомарга да куркып күзәтеп утырды абыстай. Әнә вагонның теге башында түшәмдә аркылы тимер бар. Сәндерәгә менеп басса, буе җитәчәк, сикереп төшәсе генә кала... Камәрия генералның горурлыгын югалтмый гына бу дөньядан китү юлын шундый гадәти итеп күз алдына китереп ята торгач, үз уйларыннан үзе куркып китте. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла...

 

...Вагон тартылып киткән саен генералның да мәете чайкала башлый, күкрәгендәге орденнары бер-берсенә бәрелеп чыңлап ала. Әле генә шаяртышып карт кешене уңайсызландырган марҗалар чукынып куя – Господи помилуй. Бары Камәрия генә карт солдатның соңгы батырлыгына сокланып бара. Горур яшәгән, горурлыгын саклап китеп тә барган бу аксөяк аңа котылу әмәлен күрсәтте. Ана кулындагы баласының үле гәүдәсенә, ачлыктан хәлсезләнгән улларына карый да, тагын генералны уйлый, үз уйларыннан үзе куркып китә... Ичмасам, элмәктән салдырмыйлар да шуны!

 

* * *

 

Әллә нинди, кызык власть бу – кешене чүпкә дә санамый. Вагоннардан бар халыкны бушатуга көрәк, кәйлә, балталар өләшеп чыктылар. Үзегезгә яшәр куыш әзерләгез, имеш. Хәләл көчегез белән салынган йортта яшәп карагыз диләрме? Хәләлен тартып алдыгыз инде, хәшәрәтләр! Алар синең газиз балаларыңны үтерсен, ачлыктан газапласын, син аларның ниндидер күз күрмәгән, колак ишетмәгән социализм төзелешендә эшләргә тиеш икән, оятсызлар...

 

Камәрия абыстай вагоннан төшеп, кулына көрәк, кәйлә, балта тоттыруга, Әсмабикәсен җирләү әмәленә кереште. Туң җир бирешми, сабыннан очып чыгып киткән кәйлә әледән-әле карга чума. Хатын аны эзләп табып тагын саплый. Юньле эш кораллары да юк бит үзләренең! Мондыйлар белән ничек тимер юл хәтле тимер юл салып булсын?! Имеш, социализм юлы салалар. Башта кешеләрне ашатырга-эчертергә, яшәр куыш бирергә кирәк. Балалар ачтан үлә...

 

Ана үзенең юлда килә-килә шактый таушалган төлке туны өстендә ятучы улларына карый. Балаларның күзендә әрнү генә. Әйтерсең, үзләренең шушы хәлгә төшүенә әнкәләрен гаеплиләр. Камәрия абыстай шушы мөлдерәмә күзләрне күрмәс өчен әллә ниләр бирер иде...

 

Хатын шашып-шашып кәйләсе белән җирне чокый. Хәлсезләнгән куллары кабарып чыккан, әрниләр. Ул авыртуны тоймый, бары тик балаларының күзләренә генә карамаска иде...

 

Менә, дөньяда нибары өч кенә ай яшәп калган бәләкәченең кабере әзер. Әсмабикәне җир куенына салды да абыстай уйга калды: Коръәнсез, җеназасыз гына җирлисе килмәде аның нарасыен. Кемнән ярдәм сорарга? Бар ир-атларның үз кайгылары кайгы – яшәр куыш корыштырасылары бар. Тирә-якта балта тавышы. Кемдер урман кисә, кемдер землянка казый... Улларым! Мулла балалары бит алар, Мостафа Коръән сүрәләрен су кебек эчә. Камәрия ике улын ике яклап алдына утыртты. Тик кабер өстендә ана көткән изге сүрәләр яңгырамады, яңгырамады... Балалар күзләрен тутырып әнкәләренә карап торуларында булды – ник җәзалыйсың безне, әнкәй? Җитте, бүтән күтәрә алмый ул бу карашны! Камәрия улларын йөзләре белән күкрәгенә каплады. Ачлыктан, чирдән хәлсезләнгән балаларның карышыр көче калмаган шул...

 

Кайгыдан, гаҗизлектән акылдан шашкан ананың күз алдына бары тик карт генерал гына... Камәрия балаларын да, үзен дә бу газаплардан коткарыр. Кешеләр, үз мәшәкатьләреннән бераз арынгач, табарлар әле: мордар киткән ананы, гөнаһсыз сабыйларны җирләми калдырмаслар...

 

Эпилог

 

Учак яктысы, төн караңгылыгын ертып, җимерелә башлаган иске чардуган рәшәткәләрендә ниндидер тылсымлы бию башкара. Ялкын телләренең комсызланып коры агач ботакларын ялмавы чал академикны моннан җитмеш ел элек булып узган вакыйгаларга алып кайтып китә. Ул чакта да алты яшьлек бәләкәй Үзбәк үз өйләренең тәрәзәләреннән ургылып-ургылып чыккан ялкын телләренә сихерләнгәндәй карап торган иде. Шул ут телләре аның бөтен тормышын җимерде дә атты, туганнарыннан, атасыннан аерды, үткәннәрнең шомлы ядкаре булып шушы иксез-чиксез Себер урманнары эченә кереп югалган татар авылы янындагы ялгыз кабер генә торып калды. Анысын да зиратка кертмәгәннәр – арада мордарлар бар. Камәрия абыстай, Мөхәммәд, Мостафа, Әсмабикә... Кызык, әгәр дә шул болганчык елларны исән-имин уза алсалар, кемнәр булыр иде икән алар? Әгәр әнкәсе поезддан ташлап калдырмаса, бәләкәй Үзбәк үзе кем булыр иде икән?

 

Учак күңелле генә чертләп, як-якка очкыннар чәчрәтеп яна да яна. Ялкын телләре карт академикны һәрчак шулай хатирәләргә алып кереп китәләр. Әнкәсе белән, ерак бер урыс авылында Төрфәндә апасын калдырып качуларын әле дә бүгенгедәй хәтерли ул. Әнкәсе шул чакта үз-үзенә биргән сүзендә торды – улын исән-сау Урта Азиягә алып барып җиткерде, исемен алмаштырып, укытып кеше итте. Инде менә ул, бәләкәй Үзбәктән академик Рөстәм Исмәгыйлевичка әйләнеп, үлем түшәгендә яткан әнкәсенә биргән сүзен ахырынача үтәп бетерергә килде. Аның васыяте әле дә колагында яңгырап киткәндәй була:

 

– Атаңның, апаңның, туганнарыңның каберләрен булса да эзләп тап!

 

Исмәгыйль байның каберен табу авыр булмады. Ул өч ел урман кискән дә, туган авылына кайтып егылган. Габдулла хәзрәтнең үлем хәбәрен дә ул алып кайткан. Кайчандыр бай, көчле, морзалар нәселеннән булган әткәсе үзенең каралты-курасыннан бердәнбер исән калган мунчасында, ачлыктан җан тәслим кылган. Каберләр табылды, Төрфәндә апасы гына суга төшкәндәй гаип булды. Әллә ачлык елларда гүр иясе булган, әллә чит кавемгә күченеп Тосяга әверелгән, билгесез. Аңа бит ул чакта сигез яшь иде булса кирәк. Әнкәсе гомере буе эзләтеп тә таба алмады. Таралды нәсел, таркалды, болганчык еллар үзләрен генә түгел, каберләрен дә чит-ят җирләргә чәчеп ташлады... Менә булдыра алганча әнкәсенең васыятен үтәде, каберләрне эзләп тапты, иртәгә үк аны төзәтерләр, таш куярлар... Инде Рөстәм Исмәгыйлевичны бу илдә берни дә тотып тормый, бөтен алыш-биреше өзелде. Шушы көннәрдә ул да Америка дигән серле, кайчандыр дошмани булган илгә, улы Илдар, американ булып туган оныгы янына китәр... Озакламас инде, көттермәс, дөньяның бөтенләй башка кыйтгасында тагын бер татар кабере пәйда булыр... Таратты язмыш, таркатты, йомычка урынына дөнья буйлап чәчте...

 

Казан,

2006 ел, апрель


Искәндәр СИРАҖИ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»