|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2008 Ир белән хатын
"В КОНТАКТЕ"ДА ТАБЫЛГАН МӘХӘББӘТ«Вконтакте», «Одноклассники» сайтлары гаиләләрне җимерә, ялгызларны кавыштыра дигән нәрсәләр хакында соңгы арада еш язалар. Күптән түгел, шәхсәм үземә дә, мондый хәлнең шаһиты булырга туры килде. Минем иптәш кызым (исеме Алинә булсын) 8 елга якын бер егет белән очрашып йөрде. Араларында мәхәббәт хисе көчле иде, ләкин ни өчендер алар өйләнешергә ашыкмады. Йә кыз аспирантурага укыра керә, йә егетнең бизнеста проблемалар була, йә тагын берәр эшләре килеп чыга. Егет, иптәш кызыма тәкъдим ясаганнан соң да туй көне гел кичектерелә торды. Әллә язмыш әллә башка нәрсә, бу елның март аенда Алинәгә «Вконтакте» сайтында бер егет : “Привет! Как дела?”, дип яза. Бу егет (Айдар булсын) белән иптәш кызым университетта бергә укыган булган, ләкин алар беркайчан да аралашмаган. Берничә көннән алар инде очраша башлый... һәм апрель аенда Айдар Алинәгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Күптән түгел егет, Алинәнең әти-әнисенә килеп, аның кулын сорарга килә. Июнь аенда аларның никахлары булачак. Туй көне дә инде билгеләнгән. Бүген генә иптәш кызымнан “Туемда шаһит буласыңмы?”, дигән смс килде. Чынлап кына әйткәндә, бу хәлләр мине башта шок хәлегдә калдырды. Чөнки Алинә бик акыллы, җитди кыз. 2 ай очрашып, кияүгә чыгу аның өчен бик сәер. Ләкин аларны бергә күргәч, бу уйлар юкка чыкты, беренчедән алар бик матур пар, икенчедән, элек гел моңсу булып йөргән Алинәнең йөзеннән хәзер елмаю төшми, бик бәхетле күренә ул.
Мораль шундый: 1) озак очрашып йөрергә ярамый. 2) «Вконтакте» сайтына зур рәхмәт!
P.S Алинәнең “бывший” егете инде башка кыз белән. Ул аны “Одноклассники”ларда тапкан ди бугай. Иптәш кызыма шалтыратканы юк. Менә сиңа супер мәхәббәт!
Ләйлә ЗОТОВА |
Иң күп укылган
|