|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2018 Шоу-бизнес
Халык санын алуда Элвин Грей үзен башкорт дип яздырачагын әйтте
Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин "Элвин Грей" исеме астында музыкаль лейбл ача. Бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында җырчы һәм аның командасы журналистлар сорауларына җавап бирде. "Татар тудей" сайты журналисты Рөстәм Исхакый Элвин Грейга: "Киләсе халык санын исәпкә алу кампаниясендә үзегезне кем дип яздырачаксыз - татармы яки башкортмы?" дигән сорау бирде. Артист бу сорауга: "Үземне башкорт дип яздырачакмын, чөнки мин Башкортстанда тудым. Телем һәм рухым буенча башкорт мин," - дип җавап бирде.
Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко әйтүенчә, Башкортстанда кайбер җирдә балаларга башкорт телен Элвин Грей җырлары аша өйрәтә башлаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|