|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2018 Әдәбият
Тарихыбыз киләчәккә барырЧаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Рәсәй халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның «Литература народов Поволжья и Приуралья» («Идел-Урал халыклары әдәбияты») дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Күптән түгел генә дөнья күргән бу искиткеч саллы хезмәтне бәяләргә, авторга рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерергә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, һәм, билгеле инде, студентлар килгән иде.
Әлеге чараны оештыручы һәм матур итеп алып баручы филология фәннәре кандидаты, университет мөгаллимәсе Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова беренче булып сүзне уку йортының проректоры, профессор Азат Мөхәммәтшинга бирде. Ул университет залына җыелган кунакларны, студентларны кайнар сәламләде һәм Әнвәр Шәриповка галим буларак та, шәхес буларак та югары бәя бирде. «Китапның әле дәвамы – икенче томы да булачак. Анысын да кулга алып сөенергә язсын», – диде ул, чыгышын тәмамлап. Аннан соң сүз алган университетның фәнни эшләр буенча проректоры Искәндәр Шакиров, Алабуга дәүләр педагогика университеты доценты Гомәр Даутов, китапның төп рецензентларының берсе, филология фәннәре докторы Венера Макарова да – әлеге хезмәт тарихыбызны киләчәккә алып бару өчен, татар әдәбиятының үсеш юлын күрсәтү өчен, культуралар диалогына ихтыяҗ арткан заманда, культуралы кеше, шәхес тәрбияләү өчен кирәк дигән фикерне ассызыкладылар.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин да тирән белемле галим, принципиаль кеше, лирик шагыйрь Әнвәр Шәрипов тарафыннан зур эш эшләнүен билгеләп үтте. «Бу басмага каләм ияләре турында шактый мәгълүмат тупланган. Китапта Чаллы язучылары да бар!» – диде ул, горурлануын яшермичә. Күренекле әдип Айдар Хәлим, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлзада Рзаева һәм Рубис Зарипов, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, шагыйрь, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитовның да чыгышлары ихласлык, соклану һәм рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.
Кичәгә ямь биреп, Әнвәр Шәриповның «Мин дөньяны үзем иҗат итәм», «Туган телем», «Казан өстендә азан» һәм башка күп кенә шигырьләре яңгырады. Студент кызлар исә Әнвәр Шәрипов сүзләренә Мәсгут Имашев иҗат иткән «Сабантуйлы Татарстан» җырын башкардылар. Алар:
Сөлгеләрне сөлгеләргә бәйләп,
Их, урарга иде Җир шарын!
Күрсен иде дөнья Сабантуйлы
Татарстан дигән ил барын! –
дип дәртле җыр сузганда, залда утыручы һәркемнең милләтем дип типкән йөрәге, чыннан да, Җир шары тирәли очып әйләнгәндәй булгандыр. Билгеле инде, киләчәккә өмет һәм чиксез ышаныч хисләре белән.
С. Якупова
--- |
Иң күп укылган
|