|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2018 Әдәбият
Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган чара булачак (ФОТО)2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган «Җаннарны чайкар чак» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләй, Дания Нурлы, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Закиров; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин; Люция Мусина, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Зимфира Гыйльметдинова, Рафаил Сафин, юбилярның каләмдәшләре катнаша. Алып баручы – язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов.
Әлегә игътибарыгызга Вакыйф Нуриев архивыннан фотолар тәкъдим итәбез. Фотоларда язучы күбрәк туган ягында, очрашулар вакытында сурәтләнгән. Арада иң-иң кадерлесе – әнисе белән төшкән фото да бар. Вакыйф Нуриевның әнисе – күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевның сабакташы.
--- |
Иң күп укылган
|