поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2018 Җәмгыять

Ульянга барып кайттык

Өлкə татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов оештыручанлыгында һəм Түбəн Новгород башлыгы Владимир Панов телəктəшлегендə бер төркем нижгарлылар узган атна азагында Ульян каласына барып кайтты. Бу визитның төп максаты – андагы “Дуслык йорты”ның эшчəнлеге белəн танышу иде.

Татарстан президенты Рөстəм Миңнеханов Нижгар татарларына бүлəк иткəн микроавтобус безне 4-5 сəгать эчендə алдан килешенгəн ноктага – Ульян татар мəдəни үзəге бинасы каршына китереп төшерде. Ульян өлкə татар милли- мəдəни автономиясе вəкиллəре һəм шушы иҗтимагый оешманың башкарма комитеты рəисе Рəмис Сафин ерак юлны якын итеп килгəн кунакларны җылы каршыладылар, чəк-чəк белəн сыйладылар.
 
Ə нижгарлылар, үз чиратларында, татар мəдəни үзəге алдында басып торган Кол Гали һəйкəленə чəчəклəр куйдылар һəм Рəмис Фарук улына ияреп, үзəк белəн танышып чыктылар. Шунда ук корылган төшке аш өстəле артында бу бинаның татарлар ихтыяҗына бирелү та- рихы белəн таныштылар, аның эшчəнлеге белəн кызыксындылар. Урындагы Азəрбайҗан диаспорасы җитəкчесе Ислам Гусейнов үз миллəттəшлəренең бу төбəктəге тормышы турында сөйлəде, татарлар оешмасының эшчəнлегенəюгары бəя бирде һəм “йөз тирəсендəге миллəт вəкиллəре бездə үзара бик тату яшилəр, бер- берлəренең мəдəни чараларын һəм бəйрəмнəрен күркəм итүгə үз өлешлəрен кертəлəр”, дип ассызыклады ул үз чыгышында. Шуннан соң безнең делегация- не Ульян өлкəсенең сəнгать һəм мəдəният министры Евгения Сидорова кабул итте. Ул күбрəк өлкə бюджетыннан һəм җирле түрəлəр тарафыннан “Дуслык йорты” берлəштергəн милли оешмаларга ни чама финанс ярдəм һəм чаралар оештыруга нинди булышлык күрсəтелеп килгəне турында сөйлəде, закон кануннарыннан чыгып, үз киңəшлəрен һəм аңлатмаларын бирде, əлеге ниятебезне тормышка ашыруда уңышлар телəде. Түгəрəк өстəл артында фикер алышу тəмамланганнан соң, Түбəн Новгород администрациясенең социаль проектлар һəм коммуникациялəр департаменты директоры Руслан Бəдретдинов һəм министр ханым символик бүлəклəр белəн ал- маштылар.
 
Монда шуны əйтергə кирəк, биредəге “Дуслык йорты” тулаем өлкə хөкүмəтенең культура министрлыгы балансында һəм карамагында, аның кул астында 17 миллəтара иҗади коллектив үз мəдəниятен алга сөрə. Шунысы да игътибарга лаек - мəдəният министрлыгы бу төбəктəге һəр миллəтнең Яңа елны каршы алу йоласын торгызмакчы, шул исəптə татарларның нардуганын да. Ульян шəһəре башлыгының беренче урынбасары Вадим Ан- дреев безне чəй табыны артында кабул итте, бүлəклəр тапшырды, аннары озата чыгып кунаклар белəн истəлеккə фотога төште. Аның сүзлəреннəн аңлаганыбызча, айга бер тапкыр нəкъ без утырган өстəл артына милли оешмалар җитəкчелəрен җыеп, ул аларның хəллəрен сораша, проблемаларын тыңлый, планнары белəн таныша икəн. Иң мөһиме – безнекенə охшаш күп миллəтле бу төбəктə халыкара дуслыкны саклап ныгыту эшенə төрле дəрəҗəдəге хакимият органнары тарафыннан зур игътибар бирелə, конкрет ярдəм коралсыз күз белəн дə күренə. Мəсəлəн, быел ураза аенда шəһəрнең туп белəн хоккей уйный торган иң зур боз сараенда 1100 кешегə ифтар мəҗлесе уздырганнар. Милли оешмаларга булышу нияте белəн өлкə хөкүмəте шактый грантлар да гамəлгə куйган. Ə “Дуслык йорты” 22 кешегə эш урыны биргəн.
 
“Дуслык йорты” бинасы, аның та- рихы, эшчəнлеге һəм бүгенге хəле белəн безне милли мəдəниятне торгызу һəм үстерү үзəге филиалы мөдире Нурия ханым Туркова таныштырды,
 
туган сорауларыбызга тулы җаваплар бирде. Күргəннəребез һəм ишеткəн- нəребездəн чыгып нəтиҗə ясасак, Ульян өлкəсендə бар миллəт вəкиллəренə дə үз теллəрен, мəдəниятлəрен сакларга тигез шартлар тудырылган, хөкүмəт һəм хакимият тарафыннан ярыйсы гына ярдəм күрсəтелеп килə. Иң мөһиме – алар үзара да аралашып һəм ярдəмлəшеп яшилəр, уртак бəйрəмнəр һəм күмəк чара- лар уздырып, халыкара дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертəлəр. Безнең делегация Түбəн Новгородта да шундый “Дуслык йорты” булдыру хыяллары белəн канат- ланып кайтты, шул өлкəдə шактый мəгълүмат белəн коралланды, ə Т.Новгород администрациясенең миллəтара сораулар буенча иҗтимагый коммуникациялəр һəм социаль проектлар департаменты секторы җитəкчесе Илья Барсков “Дуслык йорты”на караган хокукый документларның күчермəлəрен электрон почта аша җибəрүлəрен үтенде. Шулай ук делегация составында азəрбайҗан автономиясе рəисе Могамет Ахмедов, иран телле халык конгрессы җитəкчесе Эрадҗ Боев, “Туган як” өлкə татар газетасы редакторы Олег Əндəрҗанов, Сергачтагы милли татар үзəге һəм “Татар радиосы” директоры Фəрит Аймалетдинов иде. Шул көннəрдə генə əлеге делегация вəкиллəре һəм бу мəсьəлə белəн тагын берничə кызыксы- нучы Ивановодагы “Дуслык йорты” белəн барып таныштылар. Безнең татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Əхмəтович белдерүенчə, якын арада Казандагы «Дуслык йорты» эшчəнлеге, аның структурасы, төрле миллəт вəкиллəренə хезмəт күрсəтү дəрəҗəсе белəн танышу да нижгарлыларның планнарында бар икəн. Һəрхəлдə, шушы өметле сəфəрлəрнең уңышлы нəтиҗəсенə нык ышанасы килə. «Югары оештыру сəлəтенə ия булган Рəмис Фарукович кебек шəхес безнең төбəктə дə булса, милли эшлəр күпкə уңышлырак чишелер иде», - ди Могамет Исмəтович.
 

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 02.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»