поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2018 Җәмгыять

"Өлкәннәр көне дигән ясалма бәйрәм моңсулыгы таралырга да өлгерми, Инвалидлар ункөнлеге дип шаулаша башлыйлар"

Октябрь ае елдагыча Өлкәннәр көне белән башланып китте. Атыла-бәрелә, абына-сөртенә алга чапкан дөнья беркавем тизләнешен акрынайткан сыман булып, кинәт кенә исенә төшкәндәй, өлкәннәргә ябырылды.

Сөйләгән булдылар, иң арзанлы ризыклар тутырылган пакетлар өләштеләр, концерты-фәләне... Ике-өч көн үттеме-юкмы... һәм вәссәлам. Безнең илдә өлкәннәр дигән катлам булмаган да кебек – заман үз күчәрендә элеккечә әйләнүен дәвам итте. Ә, юк икән шул, бөтенләй үк онытып бетереп булмый икән. Пенсия яшен арттыру, карт-корылар хисабына ил казнасын баету турында кайгырта лабаса дәүләт! Никадәр табигый байлыклары, җир-су ресурслары булган илне пенсионерлар коткарырга калгач соң инде...
 
Әнә шуңа да әлеге бәйрәмне яратмыйм мин. Ясалмалыкка корылган, илебездәге өлкәннәрне тагын да түбәнсетә торган чаралар җыелмасы итеп кабул итәм. Чын-чынлап кешене хөрмәт иткән, кадерләгән дәүләттә аның карты да, яше дә, бала-чагасы да, авыру-сырхавы да лаеклы яшәргә, хөкүмәтнең игътибарын һәрдаим тоеп яшәргә тиеш. Гомере буе авыр хезмәттә бил бөккән, сугыштан соңгы ачлык-ялангычлыктан исән калган, болгавыр чорларда никадәр күңел тетрәнүләре кичергән өлкәннәрнең пенсиясе күпме хәзер? Ул акчаларга теләгәнен ашап, теләгәнен киеп, теләгән җиренә барып, сәяхәт итеп, бер борчу-хәсрәтсез яши аламы алар? Әллә коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң ипигә-сөткә дә калмыймы? Пенсионерның бүген дәүләт тарафыннан бирелгән нинди социаль гарантияләре бар? Нигә Европа картлары 2000-3000 доллар пенсия алганда, безнекеләр тиеннәр санарга мәҗбүр? Русиядә яшәүче бабай немец картыннан кай җире белән ким? Нәрсә, ул азрак эшләгәнме? Илне күтәрәм дип начаррак тырышканмы? Ватанында кадере булмаганга ул үзе гаеплеме? Менә шуларны уйлыйм да, өлкәннәр көне дип аталган бәйрәм чыннан да бәйрәмме соң дип уйга калам.
 
Әлеге моңсулык таралырга да өлгерми, декабрь башында Инвалидлар ункөнлеге дип шаулаша башлыйлар. Фәлән җирдә фәлән чара узды, төгән җирдә төгән чара узды дип отчет бирүләр китә. Ул чараларга чын инвалидларның ничәсе килә? Урын өстендә ятарга мәҗбүр авыруларның иң тәҗел ихтыяҗларын канәгатьләндерер мөмкинлеге бармы? Пандуслар, ортопедик җайланмалар инвалид өчен эшләнеләме, булдымы булдыга, кәгазьдәге тамга өчен генәме? Сирәк очрый торган, куркыныч чир белән авыручы баланың ата-анасы нигә мескенләнеп халыктан акча теләнергә тиеш? Нигә җитди диагноз очрагында дәвалау чыгымнарын дәүләт үз өстенә алмый? Монда бит сүз бармакка шырпы кадалу, яисә баналь томау турында бармый! Инвалидларга тиешле ел әйләнәсе игътибар нигә шул ункөнлеккә генә кайтып кала соң?
 
Ә бит сөйләргә, мактанырга, лаф орырга яратабыз! Демография дип юха теллеләнгәндә нигә бала белән өйдә, декрет ялында утыручы әниләрнең нинди акчага яшәүләре хакында кызыксынмыйбыз? Баласына яшь ярым тулганчы әни кешегә азмы-күпме пособие түләнә инде анысы, ә балалар бакчаларына сабыен 3 яшьсез дә урнаштыра алмаган бүгенге заманда калган ел ярымын ул ничек яшәргә тиеш? Ире акчасына дип әйтер акыллы башлар. Яшь гаиләләрнең барысы да диярлек ничарадан-бичара ипотека чоңгылына кереп чумарга дучар булуын, гаилә башлыгы – ирнең икешәр-өчәр җирдә эшләргә мәҗбүр икәнен беләме ул “белгечләр”? Хәер, бу сорауларга җавап булды бит инде. Республикада социаль сәясәт белән шөгыльләнүче депутат ханымнан балага 3 яшь тулганчы түләүле декрет ялын хәл итүне сорап мөрәҗәгать итеп карады бит әниләр. Бюджетта аңа каралган акча юк дип акланырга тырышты халык ышанычлысы. Әлбәттә, миллион сумнарга хоккей-футбол командалары тоткан, дөньякүләм чемпионатлар үткәргән республиканың пособие түләргә тиеннәре булмау табигый инде ул. Менә шулай, җәмәгать, күз буар өчен бәйрәмнәр уйлап тапкан юхалар, беркатлыларны адаштырып харап итүче албастылар, адәм балаларының канын эчүдән тәм тапкан убырлар хакимлек иткән илдә яшибез. Ә сез бәйрәм дисез.
 
Гөлүсә БАТТАЛОВА. Әтнә районы, Күәм авылы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.10.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»