|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2018 Мәдәният
Камал театры спектакле "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгәнКамал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле "Алтын битлек" премиясе номинанты. Татар театры тарихында беренче мәртәбә татар спектакле зур формада номинацияга үтте. Камал театры драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон "Алтын битлек" номинацияләрендә катнашучы Татарстанның бердән-бер театры. Спектакль илнең төп театраль премиясенә 6 номинациядә җиңүгә дәгъвә итә:
«Зур формадагы иң яхшы спектакль»
«Иң яхшы режиссер эше" - Айдар Җаббаров.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" - Ләйсән Рәхимова, Хәлимнең әнисе Мәрзия.
«Иң яхшы ир-ат роле» - Искәндәр Хәйруллин, Хәлим
«Рәссам эше» - Булат Ибраһимов
«Ут буенча рәссам эше» - Ольга Окулова
Спектакльнең иҗат төркемен чын күңелдән котлыйбыз!!!
"Тормышмы бу?" спектаклен якын арада 21 ноябрьдә карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|