|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Фаҗига
Татарстанда өч балалы гаилә һәлак булган фаҗиганең ФОТО һәм ВИДЕОсы чыкты
Татарстанда «КАМАЗ» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Авариядә Удмуртия кешеләре һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 28 октябрьдә Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында – Удмуртия чигендә 14нче модельле «Лада»ның «КАМАЗ» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Җиңел автомобиль шоферы, аның 30 яшьлек хатыны һәм кечкенә балалар (10 яшьлек кыз һәм ике яшьлек игезәкләр) һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Авария мизгеле видеога эләккән. Кадрлардан күренгәнчә, карлы юлдан баручы «КАМАЗ» машинасы каршына килүче «Лада» автомобиле белән бәрелешмәс өчен тормозга басса да, аварияне булдырмый кала алмаган.
Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|