|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2018 Җәмгыять
Нурихан Фәттахның тууына 90 ел - "Матбугат.ру" язучының моңарчы беркайда да басылмаган ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОларын тәкъдим итә"Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар" кебек тарихи әсәрләре белән һәр татар кешесе өчен мәктәп елларыннан ук таныш язучыбыз Нурихан Фәттахның тууына бу көннәрдә 90 ел. Төгәл көне билгеле түгел. Интернетта эзләп карасагыз, 25, 27, 28, 29 октябрь дигән көннәр күрсәтелә. "Төгәл туган көнен белмәдек, паспорты буенча 25 октябрь. Үзе ноябрьдә туганмын ди иде. Паспорт алганда бер елга кечерәйтеп язганнар. Вакытында язарга мөмкинлек булмаган, күрәсең", - дип аңлатты "Матбугат.ру"га язучының кызы Чулпан Фәттахова. Һәм әтисенең фотолары белән бүлеште. Бу фотоларның күбесе интернетта да, басма матбугатта да беркайчан да чыкмаган. Бүген беренче тапкыр күрә алабыз. Рәхмәт, Чулпан! 1. Бала вакытлар. Иң уртада, астына зәңгәр белән сызылган. Елы билгеле түгел.
2. Кырымда, язучыларның иҗат йортында. Сулдан: Мөхәммәт Мәһдиев хатыны Лилия ханым белән, Әмирхан Еники хатыны Мөршидә ханым белән, Нурихан Фәтах хатыны Руфина ханым белән. 1984 ел.
3. Хатыны Руфина ханым белән. 1965 ел.
4. Фольклор экспедициясе. Актаныш яклары булырга тиеш. 1948 ел.
5. “Яшь ленинчы” редакциясендә. 1957 ел.
6. Уллары Алмас тугач. 1963 ел.
7. Хатыны Руфина, улы Алмас, кызы Чулпан, оныклары Шамил һәм Зөләйха белән. 1995 ел.
8. “Яшь ленинчы” редакциясендә. 1968 ел.
9. Өй янындагы бакчада. Нагорный бистәсе, 1996 ел.
10. Хәрби җыенда. 1958 ел.
11. Нурихан Фәтах бик озак еллар, (хәтерем ялгышмаса 1990 елларга кадәр) шушы кара савытына кара салым, каләм белән белән язды.
12. 1974 елда чит илгә чыгу өчен бирелгән белешмә.
13. Хатыны Руфина ханым белән Сочида. 1964 ел.
14. Улы Алмас, кызы Чулпан, оныклары Шамил һәм Зөләйха белән. 1995 еллар.
15. Яшь чаклар. 1948 ел.
16. Камал театры артистлары Язучылар союзының Тукай клубында кунакта (Бауман урамындагы Матбугат йорты), 1977 ел.
17. Яшьлек. Елы билгеле түгел. Н. Фаттах сулдан икенче.
18. Уллары Алмас белән. 1969 ел.
19. Өй янында бакчада. 1989 ел.
20. Илдар Юзиев белән. Елы билгеле түгел.
21. Үзе ясаган автопортрет. 1947 ел.
22. Өйдә. 1999 ел.
--- |
Иң күп укылган
|