|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2018 Мәдәният
Шәфәгать Салиховны бүген туган вылында җирлиләр
Танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Таштуган авылында җирләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. “Мамадыштагы моргтан Чаллыга “Тәүбә” мәчетенә алып кайттылар. Чаллы халкы белән озаттык. Азнакай районы Татшуганга алып кайтып җирлибез”, - дип сөйләде ул.
“Тәүбә” мәчетендә мәрхүмне юганнар һәм шунда ук аның рухына җеназа укылган, дип яза агентлык.
Ринас Әхмәтов ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә таянып сөйләгәнчә, кичә 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә. “Тормоз юлы 15 метрлап булган дип әйтәләр”, - ди җырчы.
“Сәхнәдә дә, гаиләдә дә кешелекле, көләч йөзле кеше иде. Гаилә, балалар дип тырышты. Ул Казанда бер мәҗлестән Чаллыга тагын бер банкетка кайтып җитәсе булган”, - ди Ринас Әхмәтов.
Шәфәгать Салихов – җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы. 2018 елның 13 августында 60 яшьлек юбилеен үткәргән булган.
--- |
Иң күп укылган
|