поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.10.2018 Җәмгыять

Кокорин һәм Мамаев кыланмышларын, әйтерсең, Зощенко язган

Әле яңа гына 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты шаулап үтеп китте. Белүебезчә, бу чемпионат беренче тапкыр бездә үтте. Гаммәви мәгълүмат чаралары бу чемпионатның бик тә дустанә атмосферада үтүен билгеләде. Алар фикеренчә, чемпионат вакытында куркынычсызлык тәэмин итү дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәм инде менә, чемпионат тәмамлануга ике ай булды дигәндә, безнең атаклы футболчыларыбыз тагын бер тапкыр бар дөньяны шаккаттырып алды.

Алар бу юлы бар илнең ушын алган җинаять эше буенча фигурант буларак шөһрәт казанды. Россия футбол җыелма командасы футболчылары Александр Кокорин һәм Павел Мамаевны җинаять эше фигурантлары буларак 8 декабрьгә кадәр Бутырка тикшерү изоляторына яптылар. Аларның кылган “геройлык”лары атналар буе бар телеэкраннарны, бар интернет дөньясын шаулатты. “Данлы спортсменнарыбыз”ның бу юлы кылган гамәлләре беркемне дә, бернәрсәне санга сукмаулары, чамасыз әрсезлекләре белән аерылып тора иде. Әлбәттә инде, Рәсәй хәтле Рәсәйнең җыелмасы уенчыларына канун язылмаган, төкереп бирә алар синең законыңа да, җәмәгатьчелек фикеренә дә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә дә.
 
 Журналистларыбыз илебездә булып торган төрле юньсезлекләр, әшәкелекләр, бозыклыклар турында көн саен язып тора. Ләкин, минем фикерем буенча, күңелсез, чирканчык бу вакыйгага тиешенчә бәя бирү өчен мәшһүр язучы, сатирик, драматург, сценарист һәм тәрҗемәче Михаил Зощенконың язу стиленнән дә кулайрак башка берни дә табу мөмкин түгел. 
 
Күпләр: “Ни булган соң шул чаклы? Эчкәннәр инде бераз егетләр, кирәкмәгәнне күреп, кирәкмәгәнгә борынын тыгып тәртипкә чакырып йөргән алты-җиде гражданны бераз тукмап, имгәтеп алганнар инде, шуннан ни булган соң? Алар бит – данлы футболчылар, илебезнең җыелма такымы уенчылары, безнең горурлыгыбыз”, - дип әйтергә дә мөмкин. Чынлап та, дан, шөһрәт – исерткеч эчемлек кебек, ул теләсә кемнең дә башын әйләндерә, теләсә кемне дә исертә ала.  Зощенко чынлап та хаклы: “Никто в России не может выдержать своего величия”. Гәрчә бу “величие” – кайвакыт бик тә шикле шөһрәт булса да. Әйтергә кирәк, безнең бу ике футболчыбыз чынлап та халык арасында киң популяр спортчылар, киң танылу алган уенчылар.
 
Башта тәртип буенча ни булганын бәян итеп алыйк. “Недавно в нашей коммунальной квартире драка произошла. И не то что драка, а целый бой… Дрались, конечно, от чистого сердца”. Бу юллар Михаил Зощенконың “Нервные люди” хикәясеннән. 
 
 
Ишетми калганнар өчен: быелның 8 октябрендә эчеп, кызып алган Кокорин белән Мамаев “Пекин” кунакханәсе янындагы автомашиналарны типкәли башлыйлар. Алар белән бергә шешәдәш дуслары да була. Ул автомобильләр арасында Виталий Соловчук атлы бер кешенең дә автомашинасы була. Бәхетсезлегенә каршы, бу вакытта ул, як-ягына каранып, шул автомобиле эчендә утырган була. Алга таба Зощенкодан тагын бер өзек китереп китик: “На публику глядеть, конечно, мало интереса. Обидятся ещё. “Чего, скажут, — смотришь? Не узнал?”. Соловчук исә “данлы бу спортсменнарны” танымаган гына да түгел, ә “Нишләп машиналарны типкәлисез?”, дип, аларга кисәтү дә ясаган. Ә Кокорин белән Мамаев кебек футболистларга һәрвакыт нәрсәне дә булса типкәләп торырга кирәк, һичьюгы кемне булса да. Алар шунсыз тора алмыйлар, шулай күнеккәннәр. Соловчук исә шундый гади бер хакыйкатьне дә белмичә, атаклы футболчыларны яраткан шул шөгыльләреннән аерган.  Бу кадәр дә әрсезлек, инде аңлашылуынча, безнең “шәрәфле спортсменнарга” ошап бетмәгән, алар инде, гаделлек урнаштыру өчен бишәүләп мескен бу автомашина хуҗасына ташланганнар. Мондый хәлләр командалы уеннарда еш була, шул командалы уеннар спортчысы булу касәфәте инде бусы. Болай да эләктергәннәр автомобиль хуҗасына яхшы гына, сугып егып та типкәләгәннәр. Анысы инде футболистлар гадәте буенча типкәләү була. Машинага тибүгә караганда, кешене типкәләү җиңелрәк бит, йомшак – аякны авырттырмый. Барысыннан да ныграк Кокорин тырышлык күрсәтә, ни дисәң дә араларында нәкъ менә ул иң тәҗрибәлесе һәм иң перспекктивалысы. 
 
Барысы да нәкъ менә Зощенко язгандагы кебек: “Инвалиду Гаврилову последнюю башку чуть не оттяпали”, безнең очракта, бичара машина хуҗасын турыдан-туры реанимациягә алып китәләр. Хәзер исә ул хастаханәдә “боегып реанимациядә ята”. 
 
Бу әле барысы да түгел, хикәянең башы гына. Соловчукны “реанимациягә боегып ятарга” озаткач, безнең шат күңелле компания Мәскәүнең үзәгендәге “Кофемания” кафесына юл ала. Анысы инде бик тә юньсез урын булып чыга. Зощенконың үткен теле белән әйткәндә: “куда ни плюнь – интеллигенты!”. Ул интеллегентлардан юньле эш көтеп буламы, шундук кисәтүләр башлана, нигә кычкырасыз да нигә бакырасыз, нигә үзегезне тупас тотасыз һ.б. Ә иң күңелне рәнҗеткәне шул: җанга тигән мондый сүзләрне әйткән кеше “интеллигент” кына да түгел, ә йөзе белән русларга гел ошамаган бер бәндә. Моны инде безнең егетләр кыйнаш башланганчы ук күреп алалар, баштан ук аңа әйтеп тә куялар: “Нишләп әле син, рус булмаган кеше, монда утырасың безнең рус кәһвәсен эчеп?”, - дип. Шуннан инде сүз арты сүз китеп, иң сәләтле, иң перспективалы Кокорин рус булмаган бу Денис Пакның башына урындык белән тондыра. Тегесе: “Сез нишлисез?”, - дип кычкыра башлый, шуннан инде китә ыгы-зыгы, шау-шу, сугыш, тукмаш, кыйнаш.
 
Тагын нәкъ менә “Нервные люди” хикәясендәге кебек: “подтвердилась драка. Началось. А кухонька, знаете, узкая. Драться неспособно. Тесно. Кругом кастрюли и примуса. Повернуться негде. А тут двенадцать человек впёрлось. Хочешь, например, одного по харе смазать – троих кроешь”.
 
Нәкъ менә өстенә баскан бөек рус классигы. Бу вакыйгаларның буласын алдан күргән кебек итеп язган үз хикәясендә. “Кофемания” кафесында да коммунал фатирлар кухнясындагы кебек үк: кизәнеп сугыйм дисәң, кизәнеп булмый – урын юк, иркенләп сугыша да алмыйсың – бүлмәләре кысынкы. Иркенрәк булганда ул Денис Пакның рәхәтләнеп кирәген бирергә була иде дә, аннары аның иптәше Сергей Гайсинны да тиешенчә тәпәләп алырга. Кирәк бит инде гаделлек урнаштырырга. Бу тукмашта инде Кокоринның энесе өлге күрсәтә, ни дисәң дә лаеклы алмаш үсә өлкән буынга.
 
Зощенко хикәясендәге өзекләр белән аваздаш итеп язам. Һәм ачынып бер нәрсәне аңлыйм: коммуналкалар бездә бетте диярлек, тик анда яшәүчеләр шул килеш калдылар, үзгәрмәделәр. Зощенконың “нервные люди” геройларына бар “сылулыклары” белән үзләрен күрсәтү өчен бүген дә бездә күп кирәкми, юк кына сәбәп тә җитә. 
 
Бу вакыйгагага карата киң җәмәгатьчелекнең фикерен белү дә кызыклы, аеруча Россия футбол берлеге чиновниклары фикерен. 
 
Россия футбол берлеге этика Комитетының бу инцидентка карата рәсми реакциясе үзенчәлекле. Ул көтеп тору карашыннан эшләнгән. РФБ әгъзасы Игорь Лебедев твиттердагы сәхифәсендә шулай дип яза: “бу вакыйганың Комитетка кагылышы юк. Кайбер кешеләр үзләрен күрсәтү өчен язарга яраталар инде”. Бу җәһәттән Зощенко бик яхшы әйткән, аны монда кабатлап торырга кирәкми. Шуны гына өстәп әйтәсем килә: минем мондый кешеләргә карата мөнәсәбәтем менә ничек – (минем соңгы мәкаләмнәрнең берсен карагыз: Исмагил Шангареев. Синдром Гамовой: https://oren.ru/ismagil-shangareev-sindrom-gamovoj/ ). Бу юллар авторы фикеренчә, әхлак, этика, спортсменның абруе кебек төшенчәләр Кокорин белән Мамаев очрагына кагылмый калмый һәм һичкенә дә. 
 
Хәрби самбо буенча дүрт тапкыр дөнья, җиде тапкыр Россия чемпионы Федор Емельяненко үзенең бер интервьюсында шулай дигән иде: “Мин дзюдо һәм самбога өйрәнә башлаганда безнең мәктәптә ирекле көрәш буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, атаклы спортсмен Александр Медведьның ун кагыйдәсе эленеп тора иде. Алар безнең өчен намус кодексы булып хезмәт иттеләр. Бар балалар да шул кагыйдәләр буенча тәрбия алып үстеләр. Ә ул кагыйдәләрдә: җиңүгә омтылу, хезмәт сөю, өлкәннәрне хөрмәт итү турында язылган иде”.
 
Бу җәһәттән Мәскәүнең “Локомотив” командасы тренеры Юрий Семинның  Кокорин белән Мамаев вакыйгасына бик төгәл бәя бирүен әйтеп китәргә кирәк. Ә ул: минем фикерем буенча, бу футболчылар үзләренең спорт төренә хыянәт иттеләр, - диде.
 
“Зенит” футбол клубының рәсми сайтында башта бу вакыйгага карата үз карашларын белдереп яздыла, һәм дә ачуларын бер дә яшермичә:
 
“Хәзерге вакытта “Зенит” җитәкчелеге һәм аның җанатарлары илнең иң сәләтле футболчыларының берсе үзен бик тә килешсез тотуы уңаеннан кәнәгатьсезлек һәм күңел кайту хисләреннән тыш башка бернинди дә хис тоймыйлар”. Ләкин соңыннан Питербург клубында Кокоринның бу гамәлен аклау ягына күчтеләр, алар бу вакыйганы аның интенсив тренировкалары нәтиҗәсе дип дәлилләргә тырышты. “Зенит”та шундый нәтиҗәгә килделәр: “травмадан соң яңадан аякка басканда спортсмен кичергән стресс спиртлы эчемлекләр куллану белән бергә футболчының организмына һич тә көтелмәгән йогынты ясарга мөмкин”.  Бу уңайдан Зощенкодан бер өзек китерми китә алмыйм: “Цивилизация, город, трамвай, баня – вот в чем причина возникновения нервных заболеваний. Наши предки в каменном веке и выпивали, и пятое – десятое, и никаких нервов не понимали”. 
 
“Краснодар” футбол клубы Мамаев буенча катгый белдерү белән чыкты, клуб җитәкчелеге Мамаев белән контрактларын өзү турында карар кабул итүләре турында хәбәр итте: “Клуб футболчысы белән бәйле инцидентка карата җинаять эше ачылу кебек мондый катлаулы хәл белән без беренче тапкыр очрашабыз. Видеода без күргәннәр ачуны китерми кала алмыйлар. Моны берничек тә аклап булмый”. Клуб җитәкчелегенең фикере аңлашыла, ләкин бар кешегә дә түгел.
 
Футболчының әтисе Константин Мамаев та улының бу гамәленә аклау таба алды. Ул: “Кеше – отпускада. Сезгә оят түгелме, шайтан кыргырлары! Сезнең барыгызга да тәмуг уты көтә. Сез минем фикерне аңладыгызмы?” (бу – Зощенкодан өзек түгел, ә чынлап та Мамаевның әтисе әйткән сүзләр – И.Ш. искәрмәсе). Бу ата кешенең хисләре миңа яхшы аңлашыла. Ләкин мине башка нәрсә борчый. Ул – бу кешенең әхлак дәрәҗәсе. Мондый сүзләрдән соң, бар илнең күз алдында Кокорин белән Мамаев шундый әшәкелек эшләгәнннәр түгел, ә совет чоры коммуналкасының тынчу даирәсе, ул вакытлардагы “безнеке булмаган” бар нәрсәгә карата күрәлмаучанлык хисе вакыт һәи пространствоны кире үтеп безгә кире кайткан кебек, Зощенко персонажлары терелеп йөри башлаган кебек тоела башлый. 
 
Бездә мондый чакларда интернетта төрле сораштырулар үткәрергә яраталар. Бу юлы да безнекеләр “Кокорин белән Мамаевка нинди җәза бирер идегез?” дигән сораштыру үткәрделәр. Сораштыру нәтиҗәләре шулай булды: катнашучыларның 58.6%-ы “бу кешеләр тиешле срокларын алып төрмәдә утырырга тиешләр” дип җавап бирделәр, респондентларның 16.1%-ы “күпмедер бер вакытка дисквалификация һәм  шартлы срок җитә” диде, 14.5% катнашучы гомерлек дисквалификация  һәм штраф түләтү ягында булуларын белдерде, 5.3%-ы бер-ике елга  дисквалификация һәм штраф салу бик тә җиткән инде” диде, ә  5.4%-ы исә – бернинди дә җәза бирмәскә (егетләр кызып китткәннәр дә сугышып алганнар, кем белән булмый андый хәл!) дигән фикердә иде.
 
Бүген бу саннарда кайбер үзгәрешләр дә бардыр, ләкин бу мөһим түгел. Чөнки төп тенденция шул килеш кала бирә. Ягъни, җәмәгатьчелек фикере диаграммасы сызыкларында үзгәрешләр юк. Сез: “Монда нәрсә алай түгел, тиешенчә түгел соң?” дип тә сорарсыз. РФБ президенты Александр Алаев күңелсез бу вакыйгада гаепләнүчеләрне, илнең теләсә кайсы гражданнары кебек үк, тиешле җәзага тартырга чакырып бу хәлгә катгый карашын белдерде бит инде, - диярсез. Берлек президенты: “Иң башта шуны әйтәсем килә: закон бар кешеләргә дә дә бер үк, гаеплеләр тиешле җәзасын алачак”, - диде. Шулаен ул шулай да, тик барыбер – шулай ук түгел.  
 
Тагын барысы да Зощенкодагы кебек: җәмәгатьчелек фикере – бер-ике сүздә: “Ах, вон ты какой фрукт! Ну, нам теперь твоя характеристика видна”. Әйтелгән – эшләнгән. Тикшерү барышында Александр Кокорин һәм Павел Мамаевларга карата РФ Җинаять кодексының 213 маддәсенең (“Хулиганлык”) 2 пунктында каралган билгеләр буенча җинаять эше ачылу һәм аны аерым эшкә бүлү буенча карар кабул ителде. Бу маддә буенча иң югары җәза – җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү. 
 
Барысы да дөрес кебек, “Яхшыдан тыш башка бернинди дә начарлык булмас кебек”. Явызлык үз җәзасын алды. Футболчыларны ике айга “Бутырка” төрмәсенә озаткач, гаделлек, законның тантана итүен таләп итүчеләр дәррәү кул чаптылар. Соңыннан ачыклануынча, тикшерүче дә бу футболчыларга үз карашын белдерми калмаган: “Кабәхатләр сез. Шул гына”. 
 
Станислав Черчесов һәм Александр Кокорин
 
Россия җыелма такымының баш тренеры Станислав Черчесов та бу җәһәттән катгый фикерен җиткерде: “Тормыш бар, спорт бар. Уенчының футбол кырыннан тыш кылган гамәлләре – аның үз шәхси эше. Әгәр дә кеше футбол кырында кызыл карточка ала икән, бу – футболга кагыла. Ә футбол кырыннан тыш булганнарының барысы да аның шәхси эшләре. Бу вакытта алар илнең калган бар гражданнары кебек үк җавап бирергә тиешләр, футболчылар буларак түгел”.
 
Әйе, чынлап та шулай. Тагын нәрсә алай түгел, тагын нәрсә тиешенчә түгел дип сорарсыз сез. Ә мин әйтәм: барысы да алай түгел, барысы да тиешенчә түгел! Хикмәт безнең барыбызда да. Безнең яшәешкә, тормышка карата, яшь буынга тәрбия бирүгә карата булган мөнәсәбәтләребез тиешенчә түгел. Ничек итеп инде спортны тормыштан аерып карарга була? Урамнарда үз-үзеңне тоту культурасы буенча элементар тәртип булмаган бер вакытта, милләтчелек тормыш рәвешенең нормасына әйләнеп барган бер вакытта законның тантана итүенә ничек итеп кул чабарга була? 
 
Кокорин һәм Мамаев – кәкре көзге кебек безнең барлыкны, безнең яшәебезне барыбыз алдында ачып күрсәттеләр. Күп кенә россияннар бу көзгедә үзләрен күрделәр дә җирәнеп йөзләрен читкә бордылар. Михаил Зощенкодан өзек китерү бу вакытта ничек урынлы булмасын: “Автор рассказал эту историйку всего лишь для того, чтобы показать, как работает здоровый мозг, не искушенный культурой, привычками и предрассудками”.
 
Фигурантлары Россия җыелма такымы уенчылары Кокорин һәм Мамаев булган җинаять эшендә сораулар юк. Алар фәкать гаиләдә һәм футбол җәмәгатьчелегендә урнашкан тәрбия системасының җимешләре генә. Спорт тормыштан аерылган, спортсмен өчен алар аерым төшенчәләр, спортсменнарга барысы да кичерелә дигән ялгыш фикер урнашуга китерүче тәрбия системасы җимешләре алар. Бүгенге көндә аларны гаепләүче, аларны хөкем итүче җәмәгатьчелеккә (күпчелеге аларны гаепли, азчылык өлеше – аларны аклый) бер сорау бар һәм дә бик тә урынлы сорау. Заманында бер классигыбыз бар ил каршында куйган бу сорау шулай яңгырый: 
 
“Ә хөкемдарлар үзләре кемнәр соң?”.
 

Исмәгыйль ШӘҢГӘРӘЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.10.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»